Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Ит сумсасы

рецепт

1 кг камыр өчен:

600-650 г он
20-25 г чүпрә
30 г шикәр комы
1-1,5 йомырка
50-60 г маргарин
100-120г сөт
150-200 г су
10-15г тоз

1 сумсага:
50 г ачы камыр
35 г ит
кыздырган 6 г май

Сумса өчен ачы камыр изәләр. Моның өчен җылы суга сөт өстәп, чүпрә, шикәр комы салалар һәм яхшылап болгаталар, йомырка, эретелгән маргарин, тоз салып тагын болгаталар.
Башта камыр каймак куелыгында булырга тиеш, аннары аңа иләнгән он өстәп, камырны куерта төшәргә кирәк.
Аны, өстен каплап, җылы урында ачыталар.
Бер күпереп менгәч, өстен ачып, баскалап куярга кирәк, бер-ике тапкыр шулай эшләргә мөмкин.
1,5-2 сәгатьтән камыр кирәгенчә әчи.
Итне сөягеннән аерып, вак кына турап, суган кушып, ит тарткычтан чыгаралар да, тоз белән борыч, бераз су салып, яхшылап болгаталар, аннары майлы кызу табада кыздырып алалар.
Суганны итне кыздырганда салсаң да була.
Камырны, 50 глы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камырның яртысына суынган итне тигезләп салалар. Урталай бөкләп каплыйлар да кырыйларын чеметеп ябыштыралар.
Сумса бераз кабаргач, майда кыздырып пешерәләр.

Эчлек әзерләү.
Иткә, теләгеңә карап, пешкән дөге, бодай ярмасы, кыздырган башлы кәбестә яки тозлы кәбестә, яшел суган, пешкән йомырка кушарга мөмкин.
Итне кузы чикләвеге зурлыгында турагач, тоз, борыч сибәләр, кызган тирән савытка салып болгаталар.
Кызара башлагач, аз гына шулпа яки сөт салып, вак итеп тураган башлы суган өстиләр, аннары томалап пешерәләр.
Пешкәч, суыталар, ите-суганы белән бергә ит тарткыч аша чыгаралар, кирәгенчә тоз, борыч салып болгаталар.
Мондый эчлек бик йомшак, шулпалы була. Ризыкларны югарыда әйтелгәнчә кушып, эчлекне төрләндерергә мөмкин.

vk.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев