Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кабак салаты

рецепт

Кабактан пешергән гомумән һәр ризык тәмле һәм файдалы. Аеруча үз бакчаңда үскәненнән☝?шулай бит? Әле мин аны күп вакыт бәрәңге белән бергә пешереп төям, ммм?искитмәле килеп чыга... 
Димәк, кабакны шакмаклап турап, берәр тәмләткеч үлән белән бутап, мичтә майлы табада пешереп аласың. Тәлинкәгә бер кат рукола, аның өстенә пешкән кабакны, шакмаклап туралган фета сыры, өстенә тоз белән кыздырылган кабак төше (яисә чикләвек) саласың.
Әзер салатның өстенә бер аш кашыгы бал, зәйтүн мае һәм борыч сибәсең.
Дөрес тукланучылар өчен менә дигән салат, Дуслар!

Ашларыгыз тәмле булсын))

 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев