Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Каймаклы соуста пешкән яшелчәле тавык

рецепт

Гадәттә майонез белән әзерли идем, хәзер майонез куллануны киметергә теләп, каймак (20%лы) белән пешереп карадым. Бик тәмле, аерма сизмәдем.

Бәрәңге, кишерне әрчеп боҗралап турарга. Тавык минем 1,5 кило чамасы. Соуска: 100 г. каймак, тоз, туралган яшеллек (минем-шпинат, нинди яшеллек тә ярый), ваклап туралган 2 бармак сарымсак, 2 ч.к. аджика. Барсын бергә болгатып тавык һәм бәрәңгене дә барысын бергә кушып болгаттым да запекание пакетына салып, 180 градуслы мичтә 45 минут пешердем. Бик тәмле һәм биииик җайлы! 

 

Рецепт авторы Рәфилә Шәмсетдинова @rafilya_tatarcha_receptlar; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев