Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Мичтә пешкән кабак

рецепт

Уртача кабак алып, юып корытабыз да, өстен капкач итеп кисеп алабыз. Эчендәге төшләрен чистартып, тоз белән ышкыйбыз.
 

Эчлеккә:
Дөгене бүрттерәбез, йөзем, кара җимеш, өрекне яхшылап юабыз да, барысын бергә кушабыз, песок, бераз гына бал өстәп кабакка эчлекне тутырабыз.
Капкачын ябып 180°с кызган мичкә куеп сәгать ярым тирәсе пешерәбез. Мичтән алгач, ачып эретелгән ак май салып яхшылап болгатабыз. Кабакны азрак өстен кискәләп, өстәлгә кайнар килеш бирәбез.


Дуслар эчлекне кабакның зурлыгына карап әзерлибез, шуңа граммлап язмадым.

Хәерле, бәрәкәтле ризыклар булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Раилә Ахунова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев