Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Рафаэлло" торты

рецепт

2 йомырканы 1 стакан шикәр комы белән туглыйбыз. Шуңа 200 гр эремчек, 1 чәй калагы сода, 1/2 чәй калагы тоз, 1 стакан он салып яхшылап бутыйбыз. Кашык белән бутап торып, янә 1 стакан он өстибез.
Әлеге камырны 8 тигез өлешкә бүлеп, суыткычка 1 сәгатькә калдырабыз.

Кремны болайрак ясыйбыз:
2 йомырканы 1 стакан шикәр комы белән күперткәч, 1,5 аш кашыгы он, 400-500 мл. сөт салып, яхшылап бутаганнан соң, газ плитәсенә куябыз. Куера башланчы бутап торабыз да уттан алып шуңа 200 гр бүлмә температурасындагы сыер мае кушып бутыйбыз.

Духовкада коржикларны пешереп алабыз.
Коржиклар суынганчы крем ягып тортыбызны җыябыз. Өстенә кокос валчыгы (стружкасы) сибеп бизибез.


Чәйләрегез тәмле булсын!

 

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев