Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Самара татарлары пирогы

рецепт

"Ноябрь башларында Яловада яшәүче татар апабыз Самара татарлары пирогын әзерләп күрсәтте. Бу пирог гөбәдиягә охшаган, бик яратылып ашалды, һәм бик күп кеше әле дә рецептын сорый" - Зара Кәбирова.

Рецепты түбәндәгечә:
Камыр:
1 стакан кефир
100 гр эретелгән ак май
1 аш кашыгы чүпрә
1 аш кашыгы шикәр комы
1 йомырка
4 стакан он
Камыр басып, 30 мин көттерәбез.

 

Эчлек:
1 стакан пешерелгән дөге
1 стакан каймак
300 гр эремчек
75 гр шикәр комы
4 йомырка
Барысын бергә яхшылап болгатабыз.

 

Искәрмә. Төркиядә каймак һәм эремчекне табу кыен. Шуңа күрә каймак урынына катык (йогурт - yoğurt), эремчек урынына Лор сыры (Лор пейнир - Lor peynir) кулланылды.
Кабарган камырны кунага төшерәбез һәм ике өлешкә бүләбез: берсе олырак, икенчесе кечерәк. Олырагын җәеп, майланган табага урнаштырабыз һәм эчлекне салабыз. Кечерәген җәеп өстенә ябабыз. 200 град мичтә 50 мин пешерәбез.

 

Тәмле булсын!
 

Рецепт: Гөлнара Сакмар
Фото авторы: Айгөл Зара Кәбирова

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев