Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Шоколадлы торт

рецепт

Кирәк булачак: камыр өчен – 250 г май яисә маргарин, 200 г шикәр комы, 200 г он, 2 бал кашыгы разрыхлитель, 4 йомырка, 4 аш кашыгы сөт, 3 аш кашыгы какао пудрасы.

Крем өчен: 500 мл сөт, 6 аш кашыгы манный, 200 г май, 200 г шикәр комы, 200 г кокос стружкасы, 200 г шоколад.

Пешерү тәртибе:

1. Майны эретергә һәм, барлык ингредиентларны кушып, болгатырга. Камырны майланган формага салырга. Әлеге бисквит 175 градус кызулыкта 50 минут чамасы пешә. Камыр пешеп чыккач, беразга калдырырга, суытырга һәм ике коржга бүлергә.
2. Сөт белән манныйдан ботка пешерергә. Эреткән майга шикәр комы кушып, миксер ярдәмендә яхшылап тугаларга.
3. Манный боткасына кокос стружкасы, шикәр комы белән майны кушарга һәм яхшылап болгатырга.
4. Коржларны крем белән майларга.
5. Тортның өстенә эретелгән шоколад сыларга.

 

vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев