Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Солы печеньесы

рецепт

Рецепт:
120 гр акмай
100 гр коричневый песок (минеке 60 бал+40 гади песок)
1 йомырка
90 гр он
0,5 чәй калагы сода
0,5 чәй калагы корица
0,25 чәй калагы тоз
150 гр солы ярмасы (хлопья) (минем 160 гр булды)
70 гр вакланган шоколад
70 гр вакланган чикләвек
70 гр кипкән җиләк-җимеш
Бер апельсинның цедрасы

Йомшарган акмайны миксер белән күперттем+сыек бал=болгаттым+йомырка=күперттем.

Икенче савытта калган барлык ингридиентларны бергә кушып болгаттым һәм шуны майлы массага кушып яхшылап калак белән болгаттым.
Әвәләп, он сибелгән кәгазьгә (бик сыйфатлы кәгазь булмагач кайчак ябыша, шуңа он сибәм) ара калдырып тезеп чыктым, шарларны әзрәк сытыбрак куйдым.
170°та 15 минут пешерәсе. 
Бу күләмнән минем 14 печенье чыкты.
Олы телдән үтми, кечесенә җитми, кыскасы)


 

Рецепт авторы Резидә Фәйзуллина; vk.com

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев