Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тәбикмәк

рецепт

 Кирәк: 
- 1 литр сөт; 
- 2-3 йомырка; 
- 4-5 аш кашыгы сыек май; 
- 2 аш калагы шикәр комы;
- 1 чәй калагы тоз;
- 1 чәй калагы өеп чи чүпрә; 
- он.

Чүпрәне әчетеп алабыз (ярты стакан җылы суда чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы өеп он. Яхшылап богатабыз, күбекләнеп күтәрелеп менә).

Җылытылган сөткә йомырка, тоз, әзер әчене, шикәр комы, сыек май, салып яхшылап болгатабыз, шуңа онны акрынлап кына өстәп куерак кына тәбикмәк камырын әзерләп, җылы урынга 1 сәгатькә кабартырга куябыз. Күбекләнеп күтәрелеп менә. Кызган табага (беренчесендә табаны майлыйм, калганында юк) салып, бисмилланы әйтеп берәм-берәм пешерә башлыйбыз, майлап өеп барабыз.
Гаиләбез белән чөкердәшеп тәмләп чәй эчәбез!

 

Рецепт һәм фото авторы - Г.Фәтхулова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев