Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Ялкауларча күзикмәк

рецепт

Камыр өчен:
~1 ст. җылымса кефир
~1 йомырка
~2 аш кашыгы сыек май
~тоз
~чеметеп кенә чәй содасы
~он

кирәк.


Йомшак кына камыр ясадым да бераз ял иттердем.

Эчлек:
~бәрәңге
~суган
~тоз
~акмай
~сөт
~укроп

Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп куйдым. Юка гына итеп җәйдем дә, яртысына бәрәңге боламыгын салдым. Ярты ягы белән ябып куйдым. Табада кайнар майда кыздырып алдым. Бик тәмле һәм телеңне йотарлык күзикмәкләр килеп чыкты. 


 

Рецепт һәм фото авторы Венера Ибрагимова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев