Логотип Казан Утлары
Татарстан. Тарих. Шәхесләр.

Ошбу җиһанда якты юл...

«Аллаһы Тәгалә – сабырлык итүчеләр белән» «Бәкара», 249 нчы аять

Көл астында калган тарих телгә килсә, ниләр сөйләр иде икән?.. Татар халкының өлешенә тигән көмеш, шул көлләрне аралап, гөл булып баш калкытыр идеме икән? Таҗларына шәфәкъ алсулыгы, йә булмаса кан кызыллыгы ягылган гөл булып... Дәверләр кичкәндә, калалар, салалар җир йөзеннән юкка чыккан, китаплар яндырылган, бәндәләр мәңгелеккә күчкән; мәчет-мәдрәсәләр юк ителгән, зар тулы ыңгырашу авазын яңгыратып, манаралар гөрселдәп ауган; тулы бер халыкның үткәнен һәм киләчәген, шуның белән бергә иң абруйлы, гыйлемле затларын оныттыру өчен берсеннән-берсе кансыз кануннар эшкә җигелгән. Әмма Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән хәтер дә исән, иман да исән... Татар халкының яшәү рәвеше элек-электән шәригать кануннары буенча тәртипкә салынган. Ислам дине гомер бакый аның рухи терәге, көче, таянычы булган. Шуңа күрә дә халыкны тезләндерү, аннан кол ясау өчен гасырлар дәвамында бәгыреннән нәкъ менә иманны кубарып алырга омтылганнар да инде. Еллар каланчасыннан үткәннәргә күз салсаң, җан калтыранып куя. Һәр гасырның үз елъязмасы... Явыз Иван Казанны басып алганнан соң, утларда дөрләп янган Коръән китаплары. Җимерелгән, ташлары чиркәү-монастырьларга нигез булып яткан мәчетләр. Чукындыру афәтенә эләккән авыллар. Иманын саклау бәрабәренә туган төягеннән чыгып качарга мәҗбүр булган ир-егетләр, хатын-кызлар, балалар... XVIII гасыр исә – татар мәчетләрен указлар яза-яза җимерү чоры. «Мөселман муллаларында гаеп табып, аларны кызганмыйча җәзаларга, мөселман санын киметү нисбәтеннән аларны Уфа һәм Казан өязләреннән сөргенгә сөрергә. Мөселман руханиларын мәчет-мәктәпләрдән алып, гарәп-фарсы телләреннән тылмач итеп, халыктан аерсак, тагын да яхшырак булыр». Бу – ХVIII гасырның утызынчы елларында Оренбург комиссиясенең беренче җитәкчесе булган И.К. Кириллов сүзләре... Тарих тәгәрмәче гел бертөсле әйләнә, диярсең... ХХ гасырның кызыл инкыйлабы дин һәм иман төшенчәсенә тагын да аяусызрак кизәнү белән кизәнә: «Дин – әфьюн. Алла – юк». Атеизм чәчәк аткан бу чорда кешенең баш миенә туктаусыз чүкеп торган әлеге гыйбарәләр кемнәрне генә саташтырмаган да кемнәрне генә адаштырмаган... Авызыңны ачып бисмилла дип тел тибрәтергә дә хакың юк заман... Беренче сыйныф укучысы, дәфтәренә ялгыш: «Сара су алла», – дип язгач, укытучының: «Күрсәтермен мин сиңа Алланы!» – дип баланың бармакларын төйгән еллар... Нәсел-нәсәбе белән Себер далаларына, Урал тау итәкләренә сөрелгән, атылган, асылган иманлы затларның рухы мең иңрәү булып күкләр катына ашканда, җирдә калганнарга ярлыкау сорагандыр... Шулай булмаса, инде тәмам өзелә дигән чылбырларны гына түгел, өметләрне өметкә ялгап, XX йөзнең туксанынчы елларында татар илендә манара булып Иман калкыр идеме?.. Бу сүземә, «Татар күңеленнән иманның югалганы да булмады», – дип каршы төшүчеләр дә табылыр. Өлешчә килешәм. Тәрәзә пәрдәләрен көн күзеннән түгел, адәм күзеннән яшереп, сәхәргә торган, караңгы базларга төшеп булса да, биш вакыт намазын укырга омтылган, нарасый балаларның күңеленә мөнәҗәт-бәетләр, «әлеппитиси»ләр белән булса да, иман орлыгы салырга тырышкан әбекәйләр-бабайлар күңелендә барысына да урын табылгандыр.

 

***

«Аллаһы Тәгалә – сабырлык итүчеләр белән»

«Бәкара», 249 нчы аять

 

Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла турында язарга, дип кулыма каләм алдым да уйларым, миңа буйсынмыйча, әллә кая китте дә барды... Аның вәгазьләрен генә түгел, гади генә әңгәмәсен тыңлап утыру да үзе бер җан рәхәте: күңел сафланып кала, үтелгән юлыңа борылып карыйсың. Ул юлларда тормышыңны гына түгел, әллә нинди ерак тарихны да күреп алырга өлгерәсең: халык, милләт язмышын... Егерме ел дәвамында әлеге гаять җаваплы, алай гына да түгел, четерекле, катлаулы вазифаны башкарганда, Аллаһы Тәгалә аңа сабырлыкны өеп бирмәсә, бүген килеп эшләнгән эшләр, якты ниятләр турында сөйләшер идек микән? Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп куйыйм әле: бу язмада «сабырлык» сүзе еш кабатланыр. Әлфәс хәзрәтне якыннан белгәннәр барысы беравыздан иң элек аның нәкъ менә шушы сыйфатын ассызыклый. «Сабыр ул!» Башкаларны сабырлыкка чакырыр, гомумән, аларга киңәш бирер, яхшы гамәлләргә, асыл сыйфатларга өндәр өчен ул гамәлләрне иң беренче чиратта үзең башкару һәм аларны үзеңдә булдыру мөһим. Бер риваять кайберәүләргә яхшы таныштыр. Җомга вәгазеннән соң Әбү Хәнифә янына бер кол килә дә үзенең үтенечен җиткерә: «Әй имам, вәгазьләреңнең берсендә колны азат итүнең фазыйләтләре турында сөйләсәң иде. Шуны тыңлап, хуҗам мине азат итмәсме?» Шул вәгазьне ишетергә теләп, кол икенче атнада да килә, өченче, дүртенче атнада да... Бишенче килүендә генә үзе теләгән вәгазьне ишеткәч, аптырап, Әбү Хәнифәдән сорый: «Әй имам, мин синнән әллә кайчан үтенгән идем бит. Ни сәбәпле шулай көттерергә булдың?» «Син сораганда, минем үземнең колым юк иде. Базардан кол сатып алдым, аны азат иттем – менә шуннан соң гына әлеге вәгазьне сөйләргә булдым. Үзем кылмаган гамәл хакында сөйли алмый идем бит инде мин», – дип җаваплый Әбү Хәнифә.

Әлфәс хәзрәтнең дә вәгазьләрендә үзенең тормыш кыйбласы, тәҗрибәсе, холык-фигыле, балачактан күңелгә сеңеп калган сабаклары.

...Әрәмәлек кул сузымында гына, туп-турыга теркелдисең дә Зәй елгасының сай җиреннән теге якка чыгасың. Шомырт җыясыңмы, бөрлегәнме – анысы синең эш. Тик бүген аяклар сөйрәлебрәк бара әле, ник дисәң, җәй эссесе дип тормыйча, салкын тигән. Апасы маңгайга кул тидереп караса, шундук өйгә кире борып җибәрергә дә күп сорамас анысы. Юк инде, авырыйм дип, җыйнаулашып барган шундый рәхәт сәяхәттән мәхрүм каласы юк Әлфәснең... Алты-җиде яшьтә генә булса да, егет-малайларның сер бирмәскә тиешлеген белмиме әллә?.. Әрәмәдә көннең кызулыгына изрәп йөри торгач, дусты Рафаэль белән ялт кына су коенып килергә булды алар.

– Карагыз аны, елганың кай җиреннән чыктык – шунда гына коеныгыз. Анда сай, – диде апасы, малайларны кат-кат кисәтеп.

Һай, елга да тормыш дәрьясыннан һич ким түгел шул: аның да сине бишектәгедәй генә тибрәткән салмак дулкыннары, күзгә күренгән-күренмәгән ярлары, упкын-чоңгыллары бар. Агымга каршы йөзәсеңме син, агым уңаенамы – кай мәлдә ни рәвешле бөтереп аласын башыңа да китермисең... Йөзә торгач, шактый тирән җиргә тап булганын сизми дә калды малай. Басып карыйм, дисә, бөтен гәүдәне күмәрлек. Агым һаман-һаман эчкә сөйри, үзенә тарта. Болай да иртәдән бирле хәлсезлектән тинтерәгән тән бөтенләй көчсезләнгән шикелле. Йөзә белү онытылды, курку хисеннән гайре берни калмаган, диярсең. Кычкырган шәйгә үзенә таба йөзә башлаган Рафаэльне күргәч, баш миенә аек акыл йөгерде: «Килмә!» – диде ул иптәшенә, икәү бергә харап буласыларын мизгел эчендә күзаллап. Ул мизгел... Әле сабый гына булган малайның уч төбенә сыеп бетәрдәй гомер юлын тулаем күз алдыннан үткәрергә мөмкинлек биргән мизгел... Инде «беттем» дигәндә, кире якка сөйрәгән агымны җиңеп, ниндидер могҗизалы көчнең кодрәтенә буйсынып, ярга аяк баскан мәл... Ул чагында сабый акылы белән әлеге вакыйгадан артык зур мәгънә эзләп маташмагандыр. Ә менә бүген, еллар аша шул көнгә күз салганда, Әлфәс хәзрәт күңел дәфтәренә гомерлеккә язып куйган сабакны кат-кат искә төшерә: кая кергәнеңне чамала! Йөзә беләм, дип масайма! Акыл белән үлчәп кара! Сабыр бул!

...«Сабыр бул!» Монысы – Гөлҗамал әбисенең сабагы. Алты бала үскән йортта аның «дәресләре» ни өчен нәкъ менә Әлфәскә эләккәндер... Күңелендә – иман нурын, телендә – «Аллаһ» сүзен кырык кат йозак астында тотарга мәҗбүр әбекәйләр барыбер, ни рәвешле генә булса да, шул хәзинәне оныклар белән бүлешергә җай тапканнар бит! Рамазан айларында сәхәргә уятып, тәмле кәнфитләр, җимешләр белән кызыктырып булса да... Пәйгамбәрләр тарихын маҗаралы бер әкият итеп сөйләргә тырышып та... Коръән аятьләрен ятлатып, кунакка кергән әбекәйләр алдында сөйләтеп, «менә булдырасың, улым», дип күчтәнәчләр белән юмалап булса да... Гөлҗамал әбине ул чор әбекәйләренең җыелма бер образы итеп күзаллыйм: чәчләрен ияк астыннан бәйләнгән ак яулыгы астына яшереп куяр, сөйләшкәндә, шул яулыгының очы белән авызын каплый төшәр; «бүтән кешегә сөйләмә, үземә генә укып күрсәт», – дип, «раббанә-әәәтинә...» догаларын ятлатыр; «әлеппитиси» сыйфатында булса да, гарәп алфавитын өйрәтеп калдырырга тырышыр. Чормада саклаган китаплары турында: «Алып төшә күрмәгез! Ул китапларга тия күрмәгез!» – дип ут йотар. Йотмас иде дә, андый китапларны учак-учак итеп өеп яндырган еллар кул сузымында гына шул, кайтавазы онытылмаган... Аллаһының кодрәте киң: менә шушы оныклар күңеленә тамчы-тамчы сеңдергәннәр берзаман шытым бирер, гөлбакча булып чәчәк атар. Әлегә сабыр итәргә генә кала.

Иреннәрен селкетер-селкетмәс кенә мөнәҗәт әйткән әбекәйләр дә барысы бер сүз сөйли төсле. Хикмәт белән, матур әдәп-әхлак кагыйдәләре аша алар иңдергән сабаклар – киләчәкнең нигез ташлары булган да инде. Гадел бул! Кешелекле бул! Ярдәмчел бул! Изге гамәлле бул!

 

***

«Кешелекле ул». Әлфәс хәзрәтне гап-гади кеше буларак бәяләүчеләр авызыннан икенче булып әнә шундый билгеләмә яңгырый. Бу сыйфатның да төбе-тамыры Каф тавы артында түгел... дидем дә, үзем үк елмаеп куйдым. Сүз дә юк, чишмә башы – һаман да шул ак күңелле әбекәйләрдә, туган туфракта, туган нигездә. Зәй районының Аксар авылына юлым төшкәне булмаса да, аның һәр урамына, һәр йортына шул аклыкның нуры ягылып калгандыр кебек тоела миңа. Нәбиулла агай белән Кәшфия апаның алты балалы гаиләсендә исеменә үк матурлык сыенган акъәби яшәсен дә, аның кул астында тәрбияләнгән балалар кешелекле булмасын, имеш...

Каф тавы артына килгәндә исә... Армия хезмәтенә алынган Әлфәснең Кавказга барып эләгүе – балачакта әллә уйнап, әллә уйлап теләгән теләкләрнең кабул булуымы? Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килүеме?.. Мәктәптә укыганда, укытучы инша язарга кушкач, хыял болытында йөзепме, күңел таләбе буенчамы, «танкист булам» дип язган иде. Дөрес, «ул бит профессия түгел», – дип, бик тиз җиргә тартып төшерделәр төшерүен. Ә менә армиягә алынгач, Грузиядә ярты ел танкистлар мәктәбендә укып, чыннан да тимер атны иярләргә туры килә бит үзенә. Өйрәнүләрдән соң Әрмәнстанның Ленинакан шәһәрендә хезмәтне дәвам итү – гамәлләр белән сыналу чоры. Чыдамлыкка. Дуслыкка. Тугрылыкка. Кешелекле булуга.... Төркия чигендә булгангамы, таләпләр аеруча кырыс. Тауларда кар өстендә палатка белән кунулар, танклар батып калса, җәяү атлаулар – болар барысы да баштан уза. Беркөнне алда көткән авырлыкларны үлчәп бетермичә, «сәфәргә» кузгалулары аздан гына аянычлы хәл белән төгәлләнми кала. «Таулардан да гүзәл таулар гына була ала», – дисәләр дә, бу минутларда шагыйранә матурлыкка иләсләнеп торырдай түгел: инде икенче төнгә кереп барулары – солдатларның ялга туктаганнары, җылы ризык ашаганнары юк. Тәмам хәлдән таеп, арып-талып, туңып беткәннәр, өстәге киемнәр бозланып каткан, аяк атлар хәлләре калмаган. Ниһаять, ялга туктау бәхете тигәч, барлап карасалар – өч солдат юк. Берәүнең дә селкенәсе килми, шулай да, эзли торгач, ике солдатны, артта калып, ял итеп утырган җирләреннән табып алалар. Өченчесе, су төбенә төшеп югалган балта, диярсең. Бу ЧП турында белеп алсалармы... Командирның: «Эзләргә кемнәр бара?» – дигән соравына тып итеп сикереп чыгучы гына күренми. Нәкъ башкалар кебек үк арыган, нәкъ башкалар кебек үк туңган Әлфәс Гайфуллинның: «Мин!» – дип алга атлавы ул чагында үзе өчен һич кенә дә батырлык булып тоелмагандыр. Югалган солдатны – азәрбайҗан егетен ярыйсы гына яхшы белә, дусларча аралашалар. Бу минутта вакытны сузу аның гомере бәрабәренә булырга мөмкин – карлы таулар гүзәл генә түгел, кирәгеннән артык кырыс та була белә... Шуны аңлау көч биргәнме? Эчке бер сиземләүгә буйсынганмы?.. Каралып күренгән һәр ташны капшап барлый торгач, кар өстендә йоклап яткан солдатка юлыгуы үзе бер могҗизага тиң. Тәнен тәмам суык алган егетнең селкенер чамасы да калмаган – сөйрәп диярлек алып кайтырга туры килә үзен. Әгәр минутлар, сәгатьләр югалган булса, алар белән бергә кеше гомере дә югалыр иде...

Бу вакыйга командирның рәхмәт сүзе белән генә түгел, үз сабагы белән күңел түрендә: авырлыкның күзенә туры карап атла! Кулыңнан килгәнчә ярдәм ит! Кешелекле бул!

 

***

Теләкләрне ишетүче, кабул кылучы, кыл өстендә калган гомерләрне дә үз могҗизасы белән коткаручы барлыгына тормыш үзе ышандырып тора. Күр инде: һаман да шул балачакка гына борылып карасаң да... «Төзүче булачакмын, йортлар төзергә яратам», – дигән уй-хыялларның бик тиздән чынга ашуын ничек аңлатырсың?! Мәктәпне тәмамлап, Түбән Камага электрослесарьлыкка укырга кергәч тә, армиядән кайтып, Зәйнең «Гидромонтаж» оешмасына эшкә

урнашкач та, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз, дигәнне раслагандай, һөнәр өстенә һөнәр өстәлә тора. Норильскида металлургия заводы төзелешенә китәргә җай чыккач, монтажник булып эшләгәндә, анысы да шактый саллы тормыш тәҗрибәсен баета. Чебен-черки явы түгел, Себернең яшьләр күңеленә бер дә хуш килмәгән – спортзалы да булмаган Кайеркан посёлогы романтик ашкынуларга бик тиз чик куйса да, анда эшләү дәвере – рухны тагын да чыныктырган бер баскыч.

Чаллының яшьләр шәһәре, гигант төзелеш ватаны булып халык теленә кергән чагы. Шуңа күрә сукмакларның бирегә алып килүенә гаҗәпләнергә кирәкми. КамАЗда эшләгән елларның, авырлыгы белән бергә, сагынып сөйләрлек үз матурлыгы, үз табышлары бар. Шушы кала Әлфәскә үзенең пар канатын – күрше авыл кызы Рәфисәне очратырга, алай гына да түгел, чәчләрен чәчкә бәйләргә мөмкинлек бирә. Шушы калада, бер-бер артлы ике кызлары туа. Завод системасында эшләгән җиреннән ир-егетнең янгын сүндерү частена китеп баруына иптәшләренең күбесе аптырый: ни өчен, нигә, ни калган... Ә бит һәр адым – Аллаһка якынаю юлы булган... ЗЯБ бистәсендә биш катлы йортның подвалында янгын дигән хәбәрне алып, анда барып җиткәндә, инде башка частьлар килгән, ут белән көрәшәләр. Подвалда газ баллоннары бар, кичекмәстән шуларны эзләп табарга, утны сүндерергә кирәк, дигән боерык бирелгән. Баллонның берсен табып чыгаргач, янә кара төтен эченә кереп китәләр. Беркадәр вакыт узганнан соң, Әлфәс аквалангында кислород бетә башлаганын сизеп, янындагыларга ишарә белән шул хакта хәбәр итмәкче була. Тик анда, үч иткәндәй, һәр ымнан аңлашырга күнеккән үзенекеләр түгел, башка частьтагылар. Күңелгә шом йөгерә. Нәкъ сабый чакта елга чоңгылына эләккән мәлдәге кебек... Ярый әле кулдагы шланга буйлап хәрәкәт итә торгач, кечкенә генә тәрәзә янына килеп җитәргә җай табыла...

Соңыннан, кул яссуыннан аз гына олырак шушы тәрәзә янына килеп, күпме генә уйланмасын – калын кием белән ничек сыйганына, ничек шуышып чыкканына һич кенә дә төшенә алмый ул. Нинди көч, нинди могҗиза аның гомерен саклап калган? Сорауларга җавап табар юлны Аллаһ үзе күрсәтә... Тормышның һәр борылышы – бары тик Аллаһы Тәгаләнең теләге, кодрәте белән генә! Ул белүче, ул ишетүче, ул күрүче, ул хикмәт иясе!.. Шуны аңлый бел, адәм баласы! Гыйлемгә омтыл!

 

***

«Дөреслектә, мин сине (Ибраһимны) адәмнәргә имам итеп кылмакчымын»

«Бәкара», 124 нче аять

 

Туксанынчы еллар – милли күтәрелеш чоры, яңа мөмкинлекләр, сүз иреге, сәүдә иреге туган еллар. Бизнес өлкәсенә кереп киткән ир-егетнең сукмагында Хәлвәтдин хәзрәтнең очравы да очраклы гына түгел. Эшмәкәр егетләрдән мәчет төзелешенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән мәлдә, кем кемнең ярдәменә ныграк мохтаҗ икәнен белүче дә бер Аллаһ кына... Төзелеш материаллары, кирәк-яраклар белән булышкалап йөргән чагында намаз дигән могҗиза, аннан якшәмбе мәктәпләре белән танышу күңелдәге уйны көннәрдән бер көнне какшамаслык итеп ныгытып куя да инде: «Минем урыным монда. Мин укырга тиеш!» Инде ир уртасы булып килгәндә, мәдрәсәдә торып уку, элек әбекәйләрнең тез өстенә куйган китапларыннан чуар бер бизәк булып кына күренгән хәрефләрдән сүзләр, җөмләләр оештырырга өйрәнү, дин гыйлеме алу – энә белән кое казудан да кыенрак буласын чамалый анысы. Тик максат куелган, үҗәтлек бар, дөньяның агын-карасын аеру бар, ахирәтне уйлап, бизмәнгә салып карау бар... Моңа тиклем юлдаш булып килгән дөньяви белем дә, һөнәрләр дә, холыкны формалаштырган сабырлык, кешелеклелек кебек сыйфатлар да менә кайчан ныклап таяну ноктасына әйләнә! 1993 елда Чаллының 48 нче бистәсендә өр-яңа мәчетнең тәүге субайларын кагып, төзелеш башлап җибәргәндә, боларның барысының да ничек кенә кирәге чыга әле! Авыр еллар, буталчык еллар. Җитмәсә, заводта булган зур янгын – шәһәр халкын, оешмаларны, эшмәкәрләрне ярык тагарак янында утыртып калдырган еллар. «Булышырбыз, төзелештә ярдәмнән калдырмабыз», дигәннәрне дә вәгъдәләрен онытырга мәҗбүр иткән еллар...

Күренекле шагыйребез Равил Фәйзуллинның: «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...» дигән шигъри юлларын беренче тапкыр гына мисал итеп китерүем түгел. Алга якты һәм игелекле максатлар куелганда, чорның нинди булуына карамастан, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән беркайчан да ташламый... Үтсен, биек манарасын калкытып, «Нур-Ихлас» мәчете сафка басканчы унбер ел үтсен; халык гает намазын булачак мәчетнең ишегалдында ап-ак карга тезләнеп укысын – күңелдә иман һәм ышаныч булганда, мондый гына авырлыклардан артка чигенмисең инде. Ул авырлыкларны җиңү юлында күпме сабырлык, күпме эзләнү таләп ителгәнен эш башында торганнар үзләре генә белә.

Шәһәрнең бишенче мәхәлләсе оешкач, шунда имам-хатыйб итеп билгеләнгән Әлфәс хәзрәткә 1999 елда, «вакытлыча, бер елга имам-мөхтәсиб булып тор», – дип, тагын да җаваплы вазифа тапшыралар. Ул «бер ел» инде менә егерме елга сузылган. Үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлек, шул ук вакытта һичкемгә беркайчан күтәрелеп бәрелмәү, сабырлык, кешелеклелек, зирәк белем – Әлфәс хәзрәтнең үз абруен гына түгел, Чаллы мөхтәсибәтенең, мөхтәсибәт карамагындагы 14 мәхәлләнең, шәһәр мөселманнарының да дәрәҗәсен күтәрүче төп сыйфатлар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте үзенең эш тәҗрибәсе белән бик күпләргә үрнәк булып тора. Мөхтәсибәт тарафыннан башкарылган эшләрне күз уңыннан уздырган мәлдә, бер уй сызылып үтте: халыкның рухын, милли үзаңын уяту өчен, сәяси мөнбәрләрдән сөйләнгән сүзләргә караганда, менә шундый чын үрнәкләр күпкә отышлырак лабаса... «Ак мәчет» мәдрәсәсендә ел саен никадәр кешегә асыл белем бирелә! Мөхтәсибәт каршында эшләп килүче «Хәзинә» мөселман балалар клубында никадәр сабый күңеле иман нуры белән өртелә! Яшьләр бүлегендәге мөселман егетләренең төрле спорт чараларын гөрләтеп уздырулары күз алдында. «Ихсан» хәйрия фондының эшчәнлеге нәтиҗәсендә никадәр кешегә – ятимнәргә, мохтаҗ гаиләләргә, картларга, балалар йортларына ярдәм күрсәтелә! «Хәят» мөслимәләр оешмасына, «Мәрхәмәтле ярдәм» гаилә кору үзәгенә кемнәр генә мөрәҗәгать итми... Мөселманнар өчен уздырылган татарча көрәш һәм кул көрәше турнирлары егетләргә олуг хаҗга юллама белән бүләкләнү мөмкинлеге бирә. Балалар өчен ел саен уздырылган рәсәйкүләм Коръән уку бәйгесе турында аерым язма әзерләргә мөмкин: 3 яшьтән 15 яшькәчә малайлар һәм кызлар арасында коръәнхафизлар да күреп, күзләрдән яшь килер дәрәҗәдә ихласлык һәм тәкъвалык бәйгесе икәненә инанасың... Дини йолаларны үтәргә булышу, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен башкарылган эшләрне дә берәм-берәм саный башласак... кул бармаклары гына җитмәс. Иң мөһимнәренең берсе – мөхтәсибәт тырышлыгы нәтиҗәсендә шәһәр халкы хәләл ризыкның ни-нәрсә икәненә аек күз белән карый башлады,

хәләл ризык җитештерүче оешмалар барлыкка килде. Бу юнәлешләрнең бер урында таптанмавына, алга китешенә, эшләп торуына ирешер өчен имам-мөхтәсибтән җитәкче генә түгел, оста психолог булу да таләп ителәдер, мөгаен...

– Имамнар психолог булырга тиеш тә. Аның өчен махсус укымасаң да, тәҗрибә белән килә ул. Халык белән сөйләшергә өйрәнү, хикмәт белән чакыру кирәк. Имам – алда торучы, ияртүче бит ул. Мәсәлән, берәр мәҗлескә чакырдылар ди. Кайчагында шулай да була: хәзрәт килә, аның тиз генә укып бетерүен көтеп утыралар, тиз генә дога кылсын да шуның белән шул... Мондый очракларда да ачкыч табыла: «Мин бит сезгә ирештермәсәм, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәкмен. Менә шунда бардың – нишләп аңлатмадың, диячәк бит Аллаһы Тәгалә», – дип, барыбер сөйлисең вәгазеңне. Аннан үзләре үк кызыксынып сорау бирә башлыйлар... Аллаһының тәкъдиреннән узып булмаганны аңлау кирәк, безнең үзебездән генә тормаганны аңлау кирәк. Аллаһтан килдек – Аллаһка кайтачакбыз. Аллаһ безгә хәерлесен тели. Менә шуны аңлау гамәлләребезне дөрес итеп алып барырга, дөрес бәя бирергә ярдәм итә. Мине нәрсә сөендерә, дисезме? – Үтелгән юлларга борылып карагач, нинди зур проблемаларны чишкәнне, нинди авырлыкларны җиңгәнне күрү сөендерә. Бүген дә җиңел түгел, әмма эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп сөенәбез. Күңел төшкән, бик авыр мәлләр дә булган бит – сынмаганбыз, һаман алга барганбыз. Иманлы кешеләр артканны күреп тә, балаларда үз өлешебезне күреп тә сөенәм. Нәрсә көендерә, дигәндә – бик күпләрнең әле намазда булмавын, үзләрен мәңгелек җәннәттән мәхрүм итүләрен белү көендерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән бит: «Үзеңә теләгәнне башкаларга да теләмичә, хакыйкый мөселман булмассың», – дигән. Сөйләп, аңлатып карыйбыз, «ярар, ярар» диюдән узмаучылар бар...

 

***

«Диндә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар»

Коръәни-Кәрим, «Бәкара», 256 нчы аять

 

Аллаһы Тәгалә җир йөзендә халыкларны кавем-кавем итеп яралткан. Аларның ак тәнлеләре бар, кара, сары тәнлеләре... Һәрберсенең үз теле, милләте бар... Ул милләтләрнең бүгенгәчә яшәп килгәне, бөтенләй юкка чыкканы бар... Гаяз Исхакыйның: «Әүвәл әхлак бозыла, икенче – дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», – дигән мәгълүм гыйбарәсе күпләргә таныш. Бай тарихлы халкыбызга мондый инкыйраз янамый, дип кистереп әйтә алабызмы? Гасырлар кичеп, утта-суда сыналып, чыныгып исән калган милләтнең ни өчен бүген килеп туган теле, киләчәге – шул киләчәк дигән сүзгә нисбәттән, үткәне, бүгенгесе, әдәбияты, мәдәнияте кыл өстендә? Бу сорауга гадидән дә гади генә итеп җавап табып булыр иде микән?..

– Балаларыбызны Ислам диненә, әдәп-әхлакка өйрәтергә кирәк – һәр ата-ананың бурычы бу. «Теге ярамый, бу ярамый» дигән тыюлар белән түгел, күркәм гамәлләр белән, яхшы сүз белән өйрәтергә кирәк. Шул рәвешле, путаны көннән-көн ныграк кысыбрак бәйләп куясың инде. Кинәт кенә кыссаң, тының бетәргә мөмкин бит – барысын да җай белән, хикмәт белән эшләү сорала. Туксанынчы еллар башына кадәр яшәп килгән әхлак чыгып бетте шул хәзер. Ярый ла безнең буынга ул кагыйдәләрне биреп калдырырлык әби-бабайлар эләкте. Ә менә без үзебез тиешенчә бирә алдыкмы соң? Хәзер бит яңа буын әби-бабайлар заманы. Гореф-гадәтләр дә, дин белән сугарылган әдәп тә югала бара. Битарафлык аркасында яшьләргә үз вакытында биреп өлгермәгән тәрбиянең җимешләрен күрәбез инде бүген. «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас», – дигән бит Ризаэддин Фәхреддин. Шуңа күрә балаларыбызга иманлы тәрбия бирергә омтылсак иде.

Әлфәс хәзрәтнең бу сүзләрендә – гади, шул ук вакытта гали бер хакыйкать. Без кемнәр, каян килгәнбез, кая китәчәкбез? Җир йөзендә яшәгән гомеребездә үз бурычларыбызны тиешенчә үтәргә өлгерәбезме? Адәм баласына акыл ни өчен бирелгән? Аллаһы Тәгалә бу дөнья тормышын безгә нинди максат белән бирде? «Иманлы тәрбия» дигән гыйбарәнең асылында менә шул сорауларга җавап ярылып ята. Ул җавапны тану өчен күңелдә иман нуры, сабырлык, кешелеклек, гыйлем булу кирәк тә инде...

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: vk.com

Теги: очерк публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев