Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Чын дусларны барлау

Язучылар йортының ишегалдында бер төркем каләмдәшләр сөйләшә. Сүз иярә сүз чыга.

Язучылар йортының ишегалдында бер төркем каләмдәшләр сөйләшә. Сүз иярә сүз чыга. Иҗат берлеге җитәкчесен сайлау мәсьәләсе кузгалгач, көтмәгәндә генә Ркаил Зәйдуллага сорау бирелә:

– Соңгы берничә съездда син үз кандидатураңны рәислеккә күрсәттердең. Мондый мәрәкәдә катнашу гадәтеңә әйләнеп китмәдеме?

– Шәхси ирегемне кысмагыз инде, егетләр! – дип каршы төшмәкче була Ркаил, киң итеп көләргә әзерләнгән кыяфәттә. – Мин бит 4-5 ел үткән саен шул рәвешле якын дусларымны барлап алам.

– Үзеңә генә кагылышлы максат өчен нигә корылтай кадәр корылтайдан файдаланасың?

Җиңелүгә күнеккән «кандидат» төрлечә акланырга керешә:

– Яшерен тавыш бирүдән дә камилрәк ысулны кешелек дөньясы әлегә уйлап тапмаган лабаса. Чын тарафдарлар шунда ачыклана.

– Съездлардагы сайлау нәтиҗәсе күрсәткәнчә, сине хөрмәт итүчеләр егермедән артмый бугай.

– Ихлас якын күргән дуслар ишәеп торырга тиеш түгел, – ди Ркаил Зәйдулла, зирәклеген күрсәтергә теләп. – Киресенчә, аларның кимүгә бармавы яхшы бит инде!..

Кабатланмас яңгырашлы ихахайлап көлү гөрелтесе тирә-юньдәге тәрәзәләрнең пыяласын зеңгелдәткәндәй тоелды.

 

"КУ" 07, 2019

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев