Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Керим әле урманнарга

Уйга талып, эшкә килдем. Кабинетыма узгач, китте шалтыратулар! «Сезне аңлап булмый, урманнарга кермәскәме, әллә керергәме?» дип сорый сизгер пенсионерга охшаган бер кемсә...

Һәркемгә мәгълүм, җыр безне моңландыра да, рухландыра да, елмайта да, елата да... Кайчак аңа бәйле рәвештә килеп чыккан шактый гыйбрәтле хәлләргә дә тарыгасың икән.

Татарстан радиосында баш редактор булып эшли башлагач, эфирда яңгыраган тапшыруларга игътибарым бермә-бер көчәйде. Беркөнне иртән кухняда хәбәрләр тыңлап утырам. Программаны алып баручы белдерүләр укуга күчте. Диктор һава

температурасының бик югары күтәрелүе турында искәртте, корылыклы вакытта сәйранда учак ягудан тыелып калырга чакырды. Аннары катгый гына «Урманнарга керү тыела» дип тә өстәде. Берничә секунд үткәндерме, концерт игълан ителде. Мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичев кодрәтле аһәңлелектә сузып җибәрде:

Керим әле урманнарга,

Каеннар арасына...

Уйга талып, эшкә килдем. Кабинетыма узгач, китте шалтыратулар! «Сезне аңлап булмый, урманнарга кермәскәме, әллә керергәме?» дип сорый сизгер пенсионерга охшаган бер кемсә. Чү, якын дустым тавышы: «Зиннур, урманга барып, шашлык кыздырмыйкмы?»

Хәерсезрәк башланган ул көндә минем үземне һәйбәтләп кыздырдылар. Тыңлаучыларга тәкъдим ителә торган язмаларны тулаем күзәтчелек астында тотмавым өчен ТР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты җитәкчелеге шелтә

белдерде. Шөкер, елның теләсә кайсы фасылында табигать кочагына ашкынып яшим. Аккош күле янындагы дачамда да куе урман өскә авып тора. Еш кына хаксыз кыерсытылган

фәкыйрегезне туганнарча каршылаган төрледән-төрле агачлар арасына узуга, композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның атаклы җыры искә төшә: «Керим әле урманнарга, Урманның карасына...» Тәнгә сихәт йөгерткән

шушы мизгелдә, шайтан алгыры, теге шелтә дә хәтергә килә.

 

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев