Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Хаталар төзәтүче стилист

Кемдер эш бүлмәсенең тәрәзәсе каршындагы асфальтка «Матурымка я тебя люблю» дип язган.

Беркөн шагыйрь Зиннур Мансуров көтелмәгән хәлгә тап була. Кемдер эш бүлмәсенең тәрәзәсе каршындагы асфальтка «Матурымка я тебя люблю» дип язган. Мөгаен, әлеге Мәҗнүннең сөйгәне өскерәк катта яшидер. Күзәтүчән иҗатчыга ошбу кайнар мәхәббәт карарын йөзләрчә тапкыр ирексездән укырга туры килә. Кайчак ул чәүчәләкләнә үк карарын. «Эх, шунда кечтеки генә өтер белән өндәү җитешми бит!» ди мөхәррир вазифасында меңнәрчә язманы эшкәрткән каләм әһеле. Төгәлсезлек мондый затны, гадәттә, тәмам чиргә сабыштыра. Түзеп тора алмый сабыр холыклы Зиннур Мансуров, ак буяу һәм пумала тотып, төнге сәгать бердә тиз-тиз урамга чыгып китә... Кулы кычыткан – эшне пыжыткан. «Йокымны качырдың, надан тәре!..» Үзалдына шулай сөйләнеп, «люблю» кәлимәсе артыннан өндәү билгесен куйган мизгелдә кизүлектәге полиция хезмәткәре аның янында туктап кала.

– Югыйсә үзегезнең яшегез дә бар инде, – дип бәйләнә хокук сакчысы. – Җәмәгать урынында шундый сүзләр сызгаларга ярамый. Өзелеп ярату хисләрен бүтәнчә аңлатырга кирәк.

Шулай итеп, атна буе борчылып яшәгән Зиннур Мансуровны якында урнашкан полиция бүлегенә алып китәләр. Аның үз-үзен акларлык дәлилләре юк иде. Хәер, ул башкаларның хатасын төзәтүче стилист кына – тәртип бозучы шундый аргумент китерергә мөмкин.

"КУ" 07, 2019

фото: http://www.pixabay.com

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев