Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Кирәкмәс окраска

Татар театры төрлесен күргән...

Микроавтобуста Арчага барышыбыз. Сүзгә сүзләр ялгана, темалар алышынып тора. Кайбер театрларга артистлар җитешмәү мәсьәләсе дә «юл киңәшмәсен»дә катнашучыларның игътибарыннан читтә калмый. Моңарчы дәшми утырудан

кыенсынып, әңгәмәгә кушылып китәргә ниятләдем.

– Таллиндагы «Агыйдел» башкорт җәмгыяте «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын сәхнәләштергән, – дим, Туфан Миңнуллинга карап. – Үзешчән труппада ир-егетләр аз булу сәбәпле, Әҗәл һәм Газраил рольләрен хатын-кызлар башкара...

– Алай исең китмәсен, – дип ачыкларга ашыкты драма авторы, нәрсә әйтеремне тыңлап бетермичә дә. – Бездә мондый традиция электән үк килә. Төрле очраклар булган. Узган гасыр башында гүзәл затларыбызның образын сәхнәдә ирләр гәүдәләндерү мисаллары да күзәтелгән.

Көтмәгәнрәк юнәлеш алган әлеге сөйләшү башка язучыларны да битараф калдырмады.

– Әстәгъфирулла, кыз-хатынның үлем фәрештәсе роленә керүен һичничек күз алдына китерәсе килми.

– Без инде Равил Шәрәфи кыяфәтендәге Әҗәлгә, аның сурәтләнешенә тәмам күнегеп беткән идек...

Бәхәс шулай кыза барган мәлдә җитди искәрмә ясарга җөрьәт иттем.

– Коръән хәдисләрендә әйтелгәнчә, фәрештәләр җенес буенча аерылмый, – дидем, белдек сатып. – Әлбәттә, кайвакыт чыгармалар күзәтелә. Һарут белән Марутка,

мәсәлән, мондый катгыйлык кагылмый...

Арча районы чигенә җиттек. Драматург Туфан ага Миңнуллин, теманы тизрәк йомгаклау өчен, дилбегәне үз кулына күчерде.

– Бик тирәнгә кермик әле, җәмәгать! – дип тынычландырды ул. – Татар театры төрлесен күргән. Минемчә шунысы мөһим: Хәлил – Галиябану, Таһир – Зөһрә, Мәҗнүн – Ләйлә, Фәрһад – Ширин кебек парларны сәхнәдә бер төрле җенестәге артистлар гына уйный күрмәсен. Югыйсә мондый гыйшыклык, үзегез чамалыйсыз, кирәкмәс окраска алачак.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев