Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Кисәтү

Фәнил Гыйләҗев «ТАТМЕДИА»га барырга җыена. Айсылу Имамиеваның андагы бухгалтериягә больничный җибәрәсе бар икән...

Фәнил Гыйләҗев «ТАТМЕДИА»га барырга җыена. Айсылу Имамиеваның андагы бухгалтериягә больничный җибәрәсе бар икән.

– Фәнил, тапшырырга онытмассыңмы?  – дип сорый Айсылу.

– Юк, онытмыйм.

Бераз вакыт үткәч, Айсылу тагын сорый:

– Фәнил, тапшырырга онытмыйсыңмы?

– Онытмыйм, дидем бит инде.

Фәнил курткасын кия башлагач, Айсылу кабат сүз ката:

– Фәнил, тапшырырга онытмассыңмы? Мин бит сиңа үземә ышанмаган кебек ышанмыйм...

 

"КУ" 4, 2019

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев