Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

"Күпмесен кире бирим?"

«Биш татар»ның гөрләгән чагы: Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Рәшит Сабиров, Хәлим Җәләй, Алмаз Хәмзин шәһәрләрдә, районнарда бик еш гастрольләрдә йөри.

«Биш татар»ның гөрләгән чагы: Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Рәшит Сабиров, Хәлим Җәләй, Алмаз Хәмзин шәһәрләрдә, районнарда бик еш гастрольләрдә йөри.

Гонорарны көнендә үк бирмиләр. Бригаданың җитәкчесе Хәмзин акчаны бераз соңрак, егетләрнең эш урынына – Камал театрына алып килә. 90нчы еллар – акчаның миллионнар белән исәпләнгән чагы бу.

Килеп керә Хәмзин Шәрәфинең грим бүлмәсенә. Бер төркем артистлар карта уйнап утыра. «О-о-о, шеф килде! Акча килде! Акча килде! Как раз кәрт сугарга акча беткән иде», – дип каршы ала аны Шәрәфи, сөенеп. Хәмзин һәммәсенең күз алдында

кыштырдатып, акча санарга тотына: «Бер мең, ике мең, өч мең, дүрт...» Миллионга якынлашканда, сулышы каба моның, тирләп-пешеп чыга. Тирә-юньдәгеләрнең исә күзе түгәрәкләнә бара. Бер айлык хезмәт хаклары ич бу аларның!

Ниһаять, миллион! Бер төргәк акчаны Шәрәфинең кулына тоттыргач, Хәмзин саубуллашып, ишеккә юнәлә. «Тукта, озатыйм үзеңне», – дип, тегесе дә аның артыннан кузгала. Коридорга чыккач, Шәрәфи пышылдап сорый: «Күпмесен кире бирәсе?» «700 меңен», – ди Хәмзин дә, пышылдап кына.

Шушы ук хәл Хәлим Җәләй бүлмәсендә дә кабатлана. Аңлагансыздыр, чынлыкта гонорар ул кадәр үк зур түгел, Камал артистларын котырту өчен юри шулай эшли инде болар.

Чиратта – Шамкай бүлмәсе. Монда да кәрт сугалар. Тагын теге сценарий. Әлеге тамашадан өнсез калган Әзһәр Шакирның күзләре дымлана: «Алмаз, «Биш татар»да безгә дә берәр эш юкмы соң анда? – ди ул үзенә генә хас тонык тавышы белән. –

Алайса, йөрибез монда өч тиен зарплатага селкенеп...»

Шамкай исә кашларын сикертә-сикертә Хәмзинне озата чыга. Коридорда шул ук пышылдау: «Күпмесен кире бирим?»

 

 

"КУ" 9, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мәрәкә хәл?