Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Саный белмәү бәласе

«Кирәкми, ул бит бишкә кадәр дә саный белми», – ди Зиннур Мансуров...

Татарстан Язучылар берлегендә идарә утырышы бара. Яшерен тавыш бирү юлы белән хәл ителәчәк мәсьәләгә җиткәч, өч кешедән генә торган санау комиссиясен төзү ихтыяҗы туа. Кемдер хисап эшенә Равил Фәйзуллинны күрсәтә. Тегесе риза түгеллеген белгертергә ашыга. Чыннан да, ярты гасыр дәвамында идарә әгъзасы булган корифейның мондый вазифага беркайчан да алынганы юк иде. «Кирәкми, ул бит бишкә кадәр дә саный белми», – ди Зиннур Мансуров, каләмдәш дустын өстәмә мәшәкатьтән коткару әмәлен эзләп. Комиссия бүтәнчә тәгаенләнә.

«Бишкә кадәр дә саный белмәү аргументы» тәнәфес вакытында янәдән тәфсилләп искә алына.

Нишләп алай әйттең? – дип сорыйлар Зиннурдан.

Тыңлагыз, төшендерәм. Мәгълүм ки, Равил Фәйзуллин бер-бер артлы дүрт хатынга өйләнде һәм аннары ниндидер киртәгә очрагандай тукталып калды. Нилектән? Чөнки ул 4 тән соң 5 саны килүен белми иде. Югыйсә...

 

"КУ" 7, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев