Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Сәяси югарылык

...бүлмәгә хуҗалык агрономы ярсып килеп керә...

Язгы кыр эшләренең иң кызган чагы. Җитмәсә районга КПСС өлкә комитеты секретареның килүе көтелә. Калинин исемендәге колхоз рәисе Яхъя Абдуллин бүлмәсендә КПСС өлкә комитеты инструкторы эшләрнең барышы белән кызыксынып утыра. Шулчак бүлмәгә хуҗалык агрономы ярсып килеп керә.

– Теге тагын эчкән, чәчүгә чыкмады, – ди агроном.

– Эчмәскә сүз биргән иде бит югыйсә, вәт син агай! – дип өзгәләнә Яхъя Абдуллин. Инструкторга шул гына кирәк бит, ул рәисне тирги башлый:

– Халык белән эшләмисез, кешеләр сәяси вазгыятьне аңламыйлар. Шушындый вакытта ни дип эчеп ятмак кирәк?!

– Хәзер үк барып сөйләшәм үзе белән, – дип, Яхъя Абдуллин сикереп тора.

Инструктор рәистән бер тотам да калмый. Бәлкем, теге механизаторны тәрбияләрлек үтемле сүзләр дә әйтергә ниятләгәндер. Барып керәләр өенә, чыннан да, тракторчы ару гына салган.

– Ник эчтең тагын? – ди рәис, ачуына буылып.

– Бу кайгыга ничек эчми түзмәк кирәк?! – ди өй хуҗасы.

– Ни булды?

– Сез ишетмәдегезмени?

– Юк, ишетмәдек.

– Их! – ди механизатор, еламсырап. – Бүген иртүк радиодан тапшырдылар...

– Нәрсә тапшырдылар?

– Урхо Кекконен үлгән бит! (У.Кекконен – Финляндия Президенты.)

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев