Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Соравыма күрә җавабы

«Бердәм Россия» партиясендә ТР Дәүләт Советына сайланачак кандидатлар белән беренче очрашулар мәдәни проблемалар хакында иде.

«Бердәм Россия» партиясендә ТР Дәүләт Советына сайланачак кандидатлар белән беренче очрашулар мәдәни проблемалар хакында иде.

И.Р.Метшин чыгышыннан соң, мин батыраеп киттем, шәһәр башлыгы белән күрешү бәхете гел тәтемәс дип, тел очымдагы сорауны бирергә ашыктым. Һәм ике арада диалог булып алды.

– Илсур Рәисович! Сез, Казан мегаполисының мэры буларак, «Эфир» каналында чыгыш ясаганда: «Шәһәрнең 190 ишегалдын төзекләндерү буенча эш башланды», – дигән идегез. Соравым шул: ул программага мин яшәгән Четаев урамының 24 нче йорты да кердеме икән?

– Без глобаль матурлык, шәһәр культурасы хакында сөйләшәбез. Ә сез ниндидер «ямочный ремонт»ка күчтегез.

– Гафу итегез, Илсур әфәнде, ишек төбендәге чокырларда машиналары ватылган водительләр бер дә культурный сүзләр әйтмиләр шул...

Шул көнне үк Илсур Метшин белән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев, «Уютный дом» компаниясе идарәчесе Марат Нуриевлар безнең ишегалдында иде инде. «ДА!..» – дигән хуплаулары мине бигрәк сөендерде...

Һәм тиз арада җимерек ишегалды яңача дизайнлы балалар мәйданчыгына; өч йортны берләштергән ватык сукмак шомырт кара тротуарга; өйгә кайта торган сикәлтәле тыкрыклар шар тәгәрәтерлек тигез юлга әверелде!

Елмаюны тыяр хәл юк. Нинди матур икән бит безнең урам! Кылт итеп кенә Ф.М.Достоевскийның: «Красота спасёт мир» дигәне искә төште. МИР – Метшин Илсур Рәис улына туры килеп тора бит, әй!..

"КУ" 11, 2019

Фото: Камил Кәримов

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев