Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Сүтеп җыю

Адәмнең кабыргасыннан яралтылган таифә вәкиле, техника белән вакланып тормыйча, ире Камил Кәримовны... сүтеп җыйган...

Техника җене кагылганмы? Тимер нәрсәләр күрсәм, кулым кычыта башлый. Бала чакта иске сәпитне, бераз үсә төшкәч, «Ковровец» мотоциклын сүтеп җыйдым. Армиядә рота командирының техника буенча урынбасары булып хезмәт иткәндә, хәтта танк кадәр танкны бөтенләй таркатып ташларга батырчылык иттем. Нигә,

монда вакыт күп, хезмәт хакы бара... Гадәттә, боларны яңадан кирәгенчә оештырып бетергәч, берничә деталь артып кала иде. Шуңарга карамастан, һәркайсы элеккечә җанлана. Минем теге «учебный танк» та, моторын кабызганда төчкергәләп алгач, бик

ипле генә йөреп китте.

Бакчы, безнең Клара ханымда да бар икән мондый гадәт. Дөрес, аныкы бераз үзгәрәк. Адәмнең кабыргасыннан яралтылган таифә вәкиле, техника белән вакланып тормыйча, ире Камил Кәримовны... сүтеп җыйган. Бу хакта «тәҗрибә»дә катнашкан

әдип үзе бер журналист оештырган әңгәмәдә искәртеп үтте. Язманың башына ук «Мине Клара сүтеп җыйды» дигән сүзләр чыгарылган.

Белмим, бахырның берәр әйберсе артып калды микән?! Һәрхәлдә, ул сукыр эчәген шактый элек алдырып ыргыткан, цемент измәсенә бисмиллалап сибәрлек ташлары да юк. Сабыйлыкта сөннәткә дә биргәннәр – киселәсе инде киселеп ташланган...

Шөкер, Клара ханымның сүтеп җыярга тәвәккәлләве язучыбыз өчен файдага гына булды. Моны беркем инкяр кылмас. Күреп торабыз ласа: шуннан соң Камил Әдһәмович өенә вакытында кайта башлады, берсеннән-берсе шәбрәк хикәя, повесть, романнар иҗат итте, сәхнәдә үзенең сүзләрен сөйләүче юмор остасы сыйфатында танылды, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга иреште,

Татцик бистәсендә оныклар чыр-чуы белән тулган йорт торгызды... Яхшы бит инде!

Ә менә сүтеп җыю җәһәтеннән Камил Кәримов Клара ханымның бердәнбер уңышлы «эше» булып кала. Ул гомерлеккә тукталды, бүтәнен теләми дә. Аны аңларга мөмкин. Үзенә кирәген башкарды бит. Шәхсән үземә килгәндә, кул астындагы техниканы сүтеп җыюым һаман да дәвам итә әле. Яшьли йоккан чир тиз генә үтми.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев