Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Такташ песие

Һади Такташ бер пьесасында шундый аңлатма автор сүзе язып куйган була: сәхнә күренешендә, диванга утырып, койрыгын кыйблага каратып, бер песи битен, колак артларын юа.

Һади Такташ бер пьесасында шундый аңлатма автор сүзе язып куйган була: сәхнә күренешендә, диванга утырып, койрыгын кыйблага каратып, бер песи битен, колак артларын юа.

Артистлар песине сызып ташларга кушалар. Такташ песине пьесадан алырга теше-тырнагы белән каршы тора. Шулай озак кына тарткалашканнан соң, режиссёр әйтә:

– Һади, кирәк чакта диванга утырып, битен юа ала торган песи алып килә алсаң, песине сәхнәгә чыгарабыз! – ди.

Такташ бераз уйланып утыра да кинәт шаркылдап көлә башлый һәм песине пьесадан сызып ташлый.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев