Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

"Ялт-йолт" идарәсеннән сөальләр"

Муса әфәнде Бигиев таягының озынлыгы меңнәрчә чакрымдыр, диләр. Чөнки, шулай булмаганда, ул меңләр чакрым үзеннән ерактагы ялкау муллаларны корсакларына төртеп уята алмас иде...

Мәскәү губернасы Олугъ Мәңгәр волостеның Шилметдин Җонлыбияләев яза:

– Иске китапларда Муса галәйһиссәламнең таягы кырык аршын озынлыкта булган, шул

таяк җылан да булган, агач булып хөрмә дә биргән, коедан су алырга җеп белән бау да булган,

имеш, дип язалар. Бу булган эшме? Заманымызда да шундый могҗизалар була аламы?

Җавап:

– Була ала. Менә, мәсәлән, Муса әфәнде Бигиев таягының озынлыгы меңнәрчә

чакрымдыр, диләр. Чөнки, шулай булмаганда, ул меңләр чакрым үзеннән ерактагы

ялкау муллаларны корсакларына төртеп уята алмас иде. Андин соң, аның таягы ислахе

дин1 мәсьәләсен кирәгенчә аңлаганга – җимешле агач вә аңламаганга – җылан булып

күренәдер.

Таягының җеп белән чиләк булуы, әлбәттә, Муса әфәнденең Коръән вә хәдистән

файдалы мәгънәләр чыгаруыдыр. Димәк ки, шәҗәрәи ислам2 (ислам агачы – дәрәхте

ислам) безнең заманда да могҗиза була булып чыга инде.

(«Ялт-йолт» идарәсеннән сөальләр»)

 

1 Ислахе дин – динне яңарту, аңа реформа ясау.
2 Шәҗәрәи ислам – мөселманнарның нәсел агачы.

"КУ" 4, 2020

Фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев