Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Меңе белән кайтыр! (хикәя)

Кошларның рәнҗеше төшсә, ни булыр? Вакытыгызны изге гамәлләр эшләп үткәрегез. Шул вакытта гына рәнҗеш сездән ерак торыр...

«Авылыгызның иң шук малайлары кемнәр?» – дисәгез,

һич икеләнмичә, Айрат белән Ильяс, дип җаваплар идем мин.

Шуклыклары аркасында аларның башлары ни генә күрмәде! Әти-әниләреннән

дә шактый эләкте, бер-берсенең кулларын да сындырышып туктадылар. Ләкин

үпкәләү дигән нәрсә сизелмәде үзләрендә. Шуклыклары дошманлашырга юл

куймагандыр инде, күрәсең.

Менә авылга яз килде. Кошлар да туган якларына кайтып оя кордылар.

Тик менә Айрат белән Ильяс кына һаман да ниндидер этлек эшләргә йөри.

Түзмәгәннәр бит ташбашлар: кайсыдыр бер кошның оясын җимереп тә

төшергәннәр. Аларны күреп торган Сәлимә әби бик шелтәләгән үзләрен.

– Балалар, бер дә дөрес эшләмисез бит. Табигатебезне, кошларыбызны

сакларга кирәк. Ә сез киресен майтарасыз. Кошларның рәнҗеше төшсә, ни

булыр? Вакытыгызны изге гамәлләр эшләп үткәрегез. Шул вакытта гына

рәнҗеш сездән ерак торыр, – дигән Сәлимә әби.

Айрат белән Ильяс тирән уйга калып китеп барганнар. Чишмә буена төшеп,

бик моңсу гына утыра биргәннәр. Шулвакыт Ильяс Айратны үз янына дәшкән.

– Карале, җир өстенә нинди су бәреп чыккан икән? – дигән ул.

– Чишмәдер бу, әйдә без аны күмеп куябыз. Ятмасын теләсә кайдан чыгып!

– дигән Айрат.

Шулвакыт Ильяс Сәлимә әби әйткән рәнҗеш турында исенә төшергән.

Дустының тәкъдимен хупламаган. Алай гына да түгел, чишмә тирәсен яхшылап

чистартып, югалмаслык итеп билгеләп куярга кирәклеген аңлаткан. Айрат

та, дустының бу сүзләре белән килешеп, аңа булышкан. Шушы гамәлдән

соң аларның күңелләре бераз булса да тынычланган. Тик менә кош оясы

белән булган хәл генә уйларыннан китмәгән. Өйләренә кайтып барганда,

каршыларына Сәлимә әби очраган. Малайлар аңа нинди эш башкарулары, тик

күңелләрен һаман да нидер кимереп торуы хакында сөйләгәннәр. «Теге кош

безгә нык рәнҗер инде...» – дигәннәр алар. Сәлимә әби үзенең акыллы киңәшен

әйткән: «Чишмәгә кылган изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр,

балалар. Ә кош инде яңа урынга оя корды. Ул сезнең чын күңелдән үкенүегезне

сизде, шуңа күрә рәнҗемәс», – дип, малайларны тынычландырган.

Шушы вакыйгадан соң шук малайларыбызны алыштырып куйдылармыни?! Алар

башкаларны да ияртеп агач утыртырга, урманнарны, чишмәләрне чистартырга

йөри башладылар. Ә инде үзләре тапкан чишмәгә «Дуслык» исеме куштылар. Авыл

халкы да хәзер челтерәп аккан чишмә суы эчеп, сихәтләнеп яши.

Инзилә Мәҗитова

 

"КУ" 4, 2014

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев