Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Мин ялгызым, әнкәй. Син дә ерак. Мендәр кочып елыйм төннәрен...

Мин көчсезмен, әнкәй.
Бу тормышның мине кабат
Үтереп сынавы.
Әйтче, зинһар,
Гомер, яшәү
берәр кайчан
җиңел буламы?
Мин ялгызым, әнкәй.
Син дә ерак.
Мендәр кочып
елыйм төннәрен.
Түзә алмый
бу газапка, бу әрнүгә
сулый алмас
булдым бер мәлне.

Кул сузучы
кешем юк та, әнкәй.
Уйлар килә кайчак
ярдәмгә.
Йокы керсә,
тынычланып торам,
онытылып торам –
тик әзгә.
Ә уянгач,
шул ук газап, әнкәй.
Бимазалый
җанның сызлавы.
Кочак-кочак бәхетләрнең,
никтер,
тамчысы да
насыйп булмады.
Син дә ерак, әнкәй.
Мин ялгызым.
Көннәр кыска,
төннәр бик озын.
Йокы керми
интеккәндә,
менә кабат
күз яшьләрен
сөртә кызың...

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев