Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Авылыма кайтсам

Авылыма кайтсам әгәр...

Авылыма кайтсам әгәр,

Эзләп яшьлек эзләрен,

Йөримен таңга кадәрле:

Җанга сыймый хисләрем.

 

Монда минем туган йортым:

Канат чыгардым, үстем.

Иске йорт каеннарының

Шифалы суын эчтем.

 

Шундагы бәхетле чаклар

Калган үткән заманда.

Тик ул еллар хатирәсе

Истән чыкмый һаман да.

 

Азат Вахитов 1953 елда Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында туа. 1968 елда Яңа Кәкерле сигезьеллык, 1970 елда Буа шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый. Казан төзелеш техникумында укый, соңрак Казан инженерлык-төзелеш институтында югары белем ала.

Татарстанның атказанган төзүчесе, Россия төзүчеләр берлегенең «Төзелештәге казанышлары өчен» ордены иясе; Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Чүпрәле районының Зәки Нури һәм Ульяновск өлкәсенең Габделҗәббар Кандалый исемендәге премияләре лауреаты.

«Гомерем агышлары», «Дөньялыкта үзем сунарчы» исемле китаплар авторы. Чүпрәледә яши.

 

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев