Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бүләк

Күпсенмәче, дөнья, бәхетемне...

Син яшисең җирдә. Һәр мизгелдә
Барлыгыңны тоям җаным белән.
Яннарымда бары син булганга
Тормыш өермәсен җиңеп киләм.
Син яшисең җирдә. Кояш һәм ай –
Олы мәхәббәткә шаһит алар.
Без бит бәхет өчен яратылган!
Җилләр ярсып-шашып кабатлыйлар.
Син яшисең җирдә. Язмышыма
Бүләк булып. Ходай миңа биргән.
Күпсенмәче, дөнья, бәхетемне,
Яшим әле ярсу йөрәк белән.

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев