Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Дөнья сиңа гашыйк

Бу дөньяда тик син бар кебек...

Йомшак җилләр кулларыңны назлый,

кояш үбә битең очыннан,

дөнья сиңа гашыйк,

дөнья сине сайлый,

сине өстен күрә барысыннан.

 

Кошлар тынмый сайрый,

болыт сине коча,

бу дөньяда тик син бар кебек.

Әгәр кулың сузсаң, күбәләкләр кунар,

тарту көчең булуын сизеп.

 

Бу дөньяда кем бар

синең кебек сөйгән?

Кемнәр синең хәтле сөелгән?

Кемгә тагын сиңа биргән кебек

күңел тынычлыгы бирелгән?

 

Кемгә биргән дөнья, әйтче, кемгә,

наз, сизгерлек, йөрәк тойгысы?

Сиңа кала бары

бу бәхетне

көнчеләрдән яшереп саклыйсы.

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев