Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Гомер китабы

Туймаса да кеше бу тормыштан, Китми калыр чара юк ла соң! Китабының соңгы битенә ул Ризалаша – куя ноктасын.

Аваз салу белән бу дөньяга,
Ача кеше яшәү этабын.
Төсле каләм белән яза шуннан
Ап-ак биткә гомер китабын.
Тиз языла китап битләре дә,
Онытабыз, өтер куймыйбыз.
Ашыгабыз, кая ашкынабыз? –
Яшәүләрдән һич тә туймыйбыз.
Язган саен китап калыная,
Таплар төшә аның битенә
Яшьлек үткән көнне тәгаенләп
Язып куеп булмый читенә.
Туймаса да кеше бу тормыштан,
Китми калыр чара юк ла соң!
Китабының соңгы битенә ул
Ризалаша – куя ноктасын.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев