Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Иң кыска көн

Яшәртә Җирне, кешене Мәңгелек тарту көче.

Төннең зур кара пәрдәсе

Көн күзен япты кебек.

Елның иң кыска көне! – Тик

Күңелдә якты өмет.

 

Йолдыз булып балкый өмет,

Хыял канаты куйсаң,

Озын, салкын төннәр аша

Язның сулышын тойсаң.

 

Ни өчен җанны җылыта

Нурларга саран бу көн? –

Чиксез галәмдә туган җир

Язына атлый бүген.

 

Җир борыладыр Кояшка

Җылы, наз тату өчен;

Яшәртә Җирне, кешене

Мәңгелек тарту көче.

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь яңа исемнәр поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев