Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

«Кояш нурларыннан тоярсың син җылылыгын күңелемнең...»

Сандугачлар аша юлладым мин тавышымны. Таныдыңмы?..

Бу җиһанның

кайсыдыр бер

почмагында

беләм синең

барлыгыңны.

Миннән искән

җылы җилләр

чәчләреңә килеп

кагылдымы?

Син —

йөрәгемә уелган

шатлыгыммы,

сагышыммы?

Сандугачлар аша

юлладым мин

тавышымны.

Таныдыңмы?..

Кояш

нурларыннан

тоярсың син

җылылыгын

күңелемнең.

Мин һәрдаим

юлларыңда

бер яктылык булып

күренермен.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев