Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәдинә тавы (повесть)

Гөлшат республиканың берәр ерак районындагы үзәк хастаханәгә эшкә җибәрүләрен үзе сорады. Үткәне белән бернәрсә дә бәйләп тормасын өчен, ул хәтта кесә телефонын да алмады. Әтисенә дә, эзләмәүләрен үтенеп, язу гына калдырды.

Илшат Винзел улы Билалов 1967 елның 22 апрелендә Казанда туган. 1984 елда 83 нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, ул Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1990 елда аны Кызыл диплом белән тәмамлап, башта хирургия кафедрасында ординатурада, аннары аспирантурада укып чыга. Казанның 6 нчы хастаханәсендә эшли башлый. Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, медицина институтының йөрәк-кан тамырлары һәм эндоваскуляр хирургия кафедрасында студентларга белем бирә, бер үк вакытта «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә (МКДЦ) табиб булып эшли. Гамәлдәге табиб Илшат Билалов әнисе вафат булганнан соң кулына каләм алып, күңел кичерешләрен кәгазь битләренә төшерә башлый. Аның беренче язмалары 2014 елда «Шәһри Казан» газетасы битләрендә дөнья күрә. Бүгенге көндә ул табиблар хезмәтен сурәтләгән берничә повесть һәм хикәя авторы. Аның авыл табиблары тормышына багышланган «Мәдинә тавы» исемле әсәрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. 

Повесть (журнал варианты)

Җәйнең беренче көне булуга карамастан, урамда салкынча, яңгыр сибәләп тора. Шәһәр уянып килә, курткаларга төренгән, кулларына зонтиклар тоткан кешеләр эшкә ашыга. Гөлшат автобус тәрәзәсе аша Казан белән саубуллаша. Ул, интернатураны тәмамлап, министрлыктан яңа эш урынына юллама алды. Алда аны яңа тормыш, яңа кешеләр көтә. Казанга тагын кайчан кайтыр? Монда туды, монда балачагы узды. Беренче уңышлар, беренче мәхәббәт, беренче хыянәт. Күпме шатлыклы көннәр булды, авыр кайгылар да кичерергә туры килде. Бүген зур тормышның беренче адымнары. Казанда да калырга була иде, ләкин үзе теләмәде. Соңгы елда башына төшкән борчу-кайгыларны, хыянәтне ул оныта алмады. Аның беркемгә дә, хәтта әтисенә дә әйтмичә, чип-чиста биттән яңа тормыш башлыйсы килде. Гөлшат республиканың берәр ерак районындагы үзәк хастаханәгә эшкә җибәрүләрен үзе сорады. Үткәне белән бернәрсә дә бәйләп тормасын өчен, ул хәтта кесә телефонын да алмады. Әтисенә дә, эзләмәүләрен үтенеп, язу гына калдырды. Автобус кузгалып киткәч, Гөлшат: «Аллага тапшырдым, хәерле сәгатьтә, хәерле минутта!» – дип, эченнән генә үзенә хәерле юл теләде. Мәрхүм әбисе эш башлар алдыннан шулай әйтергә өйрәткән иде.

Автобус район үзәгенә килеп җиткәндә, яңгыр туктаган, болытлар арасыннан кояш та караштыргалый башлаган иде. Зур сумка һәм чемодан күтәргән Гөлшат хастаханәне эзләп тапты. Ул яңа булмаса да, тыштан матур итеп буялган, тирә-юне чиста. Бина янында «03» дип язылган ике яңа «УАЗ» машинасы тора. Беренче очраган ак халатлы ханымнан баш табибның кабул итү бүлмәсен сорашып, ул ашыкмыйча гына, шул якка таба китте. Баш табиб урынында булмады.

– Бер сәгать элек главага чакыртып алдылар, ашыкмасагыз көтеп торыгыз, – диде кабул итү бүлмәсендә утырган озын чәчле яшь, чибәр кыз.

Зур булмаган кабул итү бүлмәсе бик җыйнак һәм якты иде. Сәркатип өстәлендә компьютер, ксерокс, факс тора. Барысы да тәртиптә, бер генә артык кәгазь дә аунап ятмый.

– Сез Казаннан килгән яшь табиб булырга тиеш, ялгышмасам? – дип, сүз башлады сәркатип кыз.

– Ялгышмыйсыз. Каян белдегез? Маңгаема язылганмы әллә? – диде Гөлшат, елмаеп кына.

– Илдар Азатович мине: «Казан медицина университетын тәмамлаган яшь табиб килергә тиеш», – дип кисәтеп куйган иде. Юлда арыгансыздыр, өс киемегезне салып, монда элегез, хәзер чәй әзерлим. Сез нинди чәй яратасыз – каранымы, әллә яшелнеме? – Кыз, урыныннан торып, электр чәйнеген кабызып җибәрде.

– Рәхмәт, борчылмагыз.

– Мин Гөлнара булам, былтыр мин дә медицина университетына имтихан бирергә барган идем, ләкин керә алмадым. Илдар Азатович бер елга эшкә алды. Быел тагын барып, сынау биреп карыйм, минем дә табиб буласым килә. Ә сезнең исемегез ничек? – кыз, өстәл өстенә шкафтан чынаяклар, варенье, бал, печеньелар чыгарып куйды.

– Мин – Гөлшат Равилевна. Бик зур рәхмәт, чынлап та берәр чынаяк кара чәй эчсәң, Илдар Азатович белән сөйләшүе җиңелрәк булыр иде, – дип шаяртты Гөлшат һәм өстәл янындагы урындыкка күчеп утырды.

Озак чәйләп утырырга туры килмәде, бүлмәгә Илдар Азатович килеп керде. Кызлар көлешә-көлешә чәй эчеп утырган җирләреннән кинәт тынып калдылар.

Уйларыннан бер мизгелгә генә югалып калган Илдар Азатович Гөлнара белән бүлмәдә утырган сылу гәүдәле, ачык йөзле чибәр кызга башыннан аягына кадәр ирләрчә күз төшереп алды. Кызның чәчләре бик озын булмаса да, җыйнак кына артка үреп куелган, җиңелчә генә бизәнгән, ялтырап торган күзләрдән ниндидер эчке нур бөркелеп тора иде. Колакларында кызыл ташлы алкалар, муенында нәзек кенә чылбырга эленгән ай күкрәгенә кадәр төшеп тора. Күлмәге бик кыйммәтлегә охшамаган, ләкин гәүдәсенә бик килешә, аягында биек үкчәле туфли.

– Исәнмесез, Гөлшат Равилевна. Мин – Илдар Азатович. Бирегә, түр бүлмәгә узыгыз, сөйләшәсе сүзләр күп. Гөлнара, Ринатны эзләп тап, машинасы белән монда килеп җитсен, – диде дә, бүлмәсенә узды.

Илдар Азатович озын буйлы, таза гәүдәле булса да, бик җитез кеше иде. Бүген көтмәгәндә, район башлыгы аны үзенә чакыртып, бөтен планнарын бозып куйды. Кичә Сәламәтлек саклау министрлыгыннан шалтыратып, районга күптән көтелгән яшь табиб кайтуы турында хәбәр иткәннәр иде. Инде күптән пенсиядә булуына карамастан, терапия бүлеге мөдире булып эшләүче Румия Хатыйповнага ярдәмче бик кирәк. Участок терапевтларына түләүне арттыргач, бүлектә эшләгән табиблар участокка китеп беткәннәр, район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә эшләргә кеше калмаган иде. Ярый әле поликлиникада эшләүче терапевтлар ярты көнгә генә килеп булса да, үзәк хастаханәдә дә эш алып баралар. Район зур шәһәрләрдән ерак урнашканга күрә, яшь табиблар эшкә килергә бик атлыгып тормый иде.  

Район башлыгы юкка гына чакырмаган булып чыкты:

– Минем туганым Мәскәүдә ординатура тәмамлады, бу айда безгә эшкә кайта. Сез күптәннән кардиологлар җитми дип зарланасыз. Югары белемле яшь белгечне яхшы каршы алырга кирәк. Мин аңа үземнең фондтан фатир бирермен. Минем уемча, бу кызны терапия бүлеге мөдире итеп куярга кирәк. Румия Хатыйповнаны лаеклы ялга озатсагыз да була, ул пенсиядә бит. Әгәр хәленнән килсә, хастаханәдә гади табиб булып эшләр. Көтмәгәндә, районга тагын бер белгеч кайтуы турындагы бу хәбәр баш табибны уңайсыз хәлдә калдырды. Беренчедән, район башлыгына каршы сүз әйтергә ярамый, аның боерыгын үтәргә кирәк. Икенчедән, бүген-иртәгә министрлык юлламасы белән килергә тиешле яшь табибны кая урнаштырырга? Атна азагында булачак җыелышта яшь табиб өчен район башлыгыннан бер бүлмә сорамакчы иде бит ул. Хәзер бу сорауның җавапсыз калачагы көн кебек ачык. Румия Хатыйповнаны да утыз ел эшләгән урыныннан кинәт кенә чыгарып җибәрәсе килми. Яңа кызы нинди булыр бит әле, эшли алырмы? Кияүгә чыгып китеп барса, монда кем эшләр? Аннары аның район башлыгының туганы булуы да бик яхшыдан түгел. Башта куып чыгарып, соңыннан Румия Хатыйповнаны яңадан чакырырга туры килмәс микән? Иртән яхшы гына башланган көн, бик мәшәкатьле булып чыкты. Ләкин һәр мәсьәләнең үз чишелеше була, аны табарга гына кирәк.

Илдар Азатович район башлыгы яныннан шундый уйлар белән кайткан иде. Баш табиб кабул итү бүлмәсендә кызлар тавышын ишеткәч, бераз югалып калды. Бу мәсьәләне болай ук тиз чишәргә кирәк булыр дип уйламаган иде. Ләкин ул артка чигенергә яратмый.

– Бирегә узыгыз, – дип, Илдар Азатович Гөлшатны каршысына утыртты. – Әйдәгез, сөйләгез, ничек укыдыгыз, интернатураны кайларда уздыгыз, планнарыгыз нинди? – дигән сораулар белән вакытны сузды.

Бу кызның кайда, ничек укуын, әти-әнисенең кемнәр булуын, кайда, ничек практикаларын, интернатураларын узуын ул белә иде. Шулай вакыт сузып, ул килеп туган четерекле хәлдән чыгу юлын эзләде. Аның нишләптер бу кызны кире Казанга озатасы килмәде. Район үзәк хастаханәсендә дә Гөлшатны калдырырга мөмкинлек юк, чөнки Румия Хатыйповнаны эштән җибәрәсе килми, шулай ук башлык тагын бер бүлмә бирмәячәк, ә торыр урын юк, тулай торак тәкъдим итәсе килми иде...

Куркып кына кергән Гөлшат урындык кырыена барып утырды. Өстәлдә В.В.Путин белән М.Ш.Шәймиевнең бергә төшкән фотосы тора. Сорауларга ул университетта имтиханнар вакытындагы кебек җавап бирә башлады:
– Мин дәвалау факультетын тәмамладым, соңгы сынауларны «бишле»гә генә бирдем, интернатураны Республика клиник хастаханәсендә уздым, күпчелек өлеше кардиология буенча.

– Ник Казанда калмадыгыз, нигә әти-әниегезнең туган якларына кайтмадыгыз? – дип, кинәт сорау биреп бүлдерде аны Илдар Азатович.

Көтелмәгән сораулардан бераз каушап калган Гөлшат, имтихан вакытларындагы кебек, үзен кулга алып, яңадан сөйләп китте:

– Казанда хастаханәләргә урнашу авыр, поликлиникага барасым килмәде. Анда табиблар кәгазь тутырып вакыт уздыралар. Ә минем кешеләр белән эшлисем килә. Башта хирург буласым килгән иде, Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә дә барып йөргәләдем, ләкин булдыралмам дип курыктым. Аннары хатын-кызлардан яхшы хирурглар бик сирәк чыга, диләр, чыкса да, аларның күпчелеге тормышта бәхетсез була дигән сүзләр дә ишеттем.

– Сезгә дөрес әйткәннәр. Мин, үзем хирург буларак, бу сүзләрегезне дөрес дип саныйм, – дип әйтеп куйды Илдар Азатович, кинәт башында яңа фикер тууына сөенеп. – Кешеләр белән эшлисе килә, дисезме? Алайса мин сезне районыбызның иң гүзәл бер почмагына җибәрәм. Ул район үзәгеннән алтмыш чакрым ераклыкта урнашкан, утыз авыруга исәпләнгән хастаханә. Үзегез баш табиб булырсыз. Сезнең кул астында дүрт шәфкать туташы, өч санитарка, бер шофёр эшләячәк. Ничек, ризамы? – дип, мәсьәләнең шулай тиз чишелүенә шатланып куйды Илдар Азатович.

– Анда башка табиблар юкмыни? – диде, кешеләр белән эшләргә хыялланып килгән яшь табиб, борчылып.

– Ризалашыгыз. Анда хәзер бер теш табибы гына эшли. Район үзәгендә дә стоматологлар җитешми. Аны кире монда күчерәбез. Мин сезгә ышанам. «Без булдырабыз!» – ди бит безнең җитәкчеләр, – диде елмаеп, Илдар Азатович.

– Мин анда кайда торырмын икән? Мине бит министрлыктан биредә эшләргә дип җибәргәннәр иде. Тәҗрибәм дә юк, эшли алырмын микән? – Гөлшат бөтенләй куркуга төште.

– Телефон бар бит, шалтыратырсыз, ярдәм итәрбез. Анда бик яхшы өлкән шәфкать туташы эшли. Аннары ерак ара түгел, катлаулы авыруларны машина белән монда күчерерсез. Әйдәгез инде, ризалашыгыз. Андагы табигатьне күрсәгез?! Татарстанның иң матур урыннарыннан берсе ул. Табигатенә күрә, анда яшәүче кешеләре дә бик саф күңелле. Бер эшли башласагыз, кайтасыгыз да килмәс. Кияүгә дә шунда бирербез. Анда егетләр күп булмаса да, барысы да арысландай, берсеннән-берсе чибәр.

– Мин монда кияүгә чыгарга дип килмәдем, эшләргә, авыруларны дәваларга килдем, – диде Гөлшат, Илдар Азатовичның соңгы сүзләренә ачуы килеп.

– Мин сезгә эш тәкъдим итәм бит, сез шуны аңларга теләмисез. Егетләр турында әйткәнем өчен гафу итегез, ләкин хатын-кыз вакытында кияүгә дә чыгарга тиеш. Ничек, барасызмы? – диде баш табиб тыныч кына.

– Уйларга кирәк, – дип, үз көченә бик ышанып җитмичә җавап бирде Гөлшат.

– Озак уйлагач, булмый инде ул. Алдан ук әйтим, бер кимчелек бар, безнең ул авылыбызда кесә телефоны тотмый. «Киләсе елларга телефон вышкасы куярбыз», – дип сүз биргәннәр иде дә, булырмы, юкмы, төгәл әйтә алмыйм.

– Миңа кесә телефоны кирәкми, аннан шәһәрдә дә туеп беттем. Аннары, кем белән сөйләшим мин монда, туганнарым, танышларым юк.

– Алайса килештек. Әнә, Ринат та машинасы белән килеп җитте. Ул сезне илтеп куяр, – дип, баш табиб тәрәзә төбенә сызгырып килеп туктаган «УАЗ»икка ымлап күрсәтте.

– Ярар алайса. Мин риза, ләкин минем бер шартым бар. Әгәр ярдәм кирәк булса, озак көттерми, ярдәм кулын сузарсыз.

– Ризалаштык. Әйдәгез, кул биреп саубуллашыйк. Документларыгызны Гөлнарага калдырыгыз, ул бөтенесен җиренә җиткерер, борчылмагыз. Ул сезне бер күрүдә яратты, – дип, Илдар Азатович саубуллашырга кулын сузды.

– Яратканын каян белдегез?

– Чәй эчкәндә, каен җиләге вареньесын авыз иттегезме?

– Бар иде шул, бик тәмле иде.

– Ул варенье бик якын һәм кадерле кунакларга гына чыгарыла, – дип көлеп куйды баш табиб.

Селекторга басып, ул Гөлнараны чакыртып кертте:

– Гөлнара, Гөлшат Равилевна Каратау хастаханәсендә эшләячәк. Тиз генә документларының копияләрен ал да гариза яздыр, аннары кадрлар бүлегенә илтеп бирерсең. Чәең суынмаган булса, миңа да тиз генә әзерләп керт, каен җиләге вареньесын да алып керергә онытма, – дип, Илдар Азатович Гөлшатка карап, күзен кысып куйды.

Ләкин чәйләр эчеп утырырга туры килмәде, аны операцияләр бүлмәсенә чакырдылар.

– Гөлшат Равилевна, үпкәләмәгез инде, яхшы итеп каршы алып, сөйләшеп тә утыра алмадык. Районда тик утырырга бирмиләр. Эш күп, – дип, ул тиз генә чыгып китте.

– Очрашулар, сөйләшүләр күп булыр әле. Монда эшләргә килдем бит, – дип куйды Гөлшат.

– Шундый кызу кеше ул безнең Илдар Азатович. Кайвакытларны давыл кебек килеп керә дә бөтен дөньяны туздырып чыгып та китә, – диде Гөлнара.

Гөлшатның башыннан: «Аның давылларына миңа да эләгергә туры килер әле», дигән уй йөгереп үтте. Гөлнара тиз генә бөтен документларны әзерләп куйды. Бер сәгать дигәндә, Гөлшатны утырткан «УАЗ»ик, аның яңа эш урынына таба чаба иде. Машина йөртүче Ринат, яшь, чибәр табибә кызны күргәч, берничә тапкыр сүз башларга тырышып, шаяртып караган булды, ләкин Гөлшат үз уйлары-борчуларына чумган иде, сорауларның берсенә дә җавап бирмәде. Ринат ачуыннанмы, чибәр кыз алдында азрак масаерга теләпме, газга ныграк басып, машинасын тизләтте. Зур юлдан борылгач, машина тагы да катырак сикертә башлады. Ринат машинаны акрынрак алып барырга мәҗбүр булды. Еракта урманнар белән капланган таулар күренә башлады. Гөлшат сискәнеп киткәндәй сорап куйды:

– Зур юлдан авылга хәтле ничә чакрым?

– Юлдан ун гына чакрым, хәзер мин сезне тиз генә алып барып җиткерәм. Менә теге алдагы тауга күтәрелсәк, килеп җиттек дип әйтергә була.

Юл, чынлап та, тауга менеп китте. Тау башына менеп җиткәч, күз алдында зур авыл күренеше ачылды. Авыл тау итәгендә урнашкан иде. Шул тау авылны үз кочагында саклап тотып торадыр төсле. Йортларның күпчелеге агач бүрәнәләрдән салынган. Казан шәһәре янындагы зур-зур таш коттеджлар монда юк иде. Бөтен урамнар, балалар ясаган рәсемдәге кояш нурлары кебек, авыл уртасындагы иске зур таш бинадан төрле якларга таралган. Машина шул таш бина янына килеп туктады.

– Гөлшат Равилевна, сез бу ишеккә, кабул итү бүлмәсенә керә торыгыз, мин хәзер, биш минуттан килеп җитәм, – дип, Ринат ишеккә күрсәтте.

Гөлшатның башында «Мин кая килеп эләктем? Казаннан китеп ялгышмадыммы?» дигән уйлар кайнады. Университетта имтиханга кергәндәге сыман, аны ниндидер курку биләп алды, аяклары бер мизгелгә катып калдылар. «Бисмилләәһир-рахмәнир-рахиим, Аллага тапшырдым», – дип, бу иске бинаның ишеген ачып, эчкә узды...

Кабул итү бүлмәсендә беркем дә юк, тыныч иде. Гөлшат, туктап, як-ягына каранды. Бүлмәдә чиста һәм якты. Стеналар һәм түшәмнәр аксыл буяуга буялган. Ләкин игътибар белән карасаң, ремонт күптән ясалмаганлыгы күренеп тора – идәндәге линолеум урыны-урыны белән төссезләнгән, стеналарда буяу кубып төшкән җирләр дә бар. Бүлмәнең бер чатында ятак белән кечкенә тәбәнәк шкаф тора. Аның өстендә ЭКГ аппараты урнаштырылган. Тумбочка янындагы кечкенә өстәлдә стерильләнгән бинтлар һәм хирургия кораллары куелган. Каршыда өстәл һәм өч урындык. Гөлшат шул урындыкларның берсенә барып утырды. Ул бу хастаханәнең исен татып карамакчы булды. Театр кием элгеченнән башланса, хастаханә кабул итү бүлмәсеннән башлана. Ләкин озак утырып торырга туры килмәде. Ишек төбендә машина туктаган тавыш ишетелде, кабул итү бүлмәсенә урта яшьләрдәге ике ир-ат килеп керде. Берсенең аягын ак чүпрәккә ураганнар, ул кып-кызыл канда иде. Әлеге ир-ат иптәшенең җилкәсенә таянып керде дә ятакка барып ятты. Икенчесе, Гөлшатка игътибар итмичә генә, туры хастаханәгә кереп китте.

Гөлшат, тиз генә плащын салып, кулын юды да кушеткага кереп ауган ир-ат янына килеп:

– Сезгә ни булды? – дип сорады.

– Аягыма ялгыш кына болгарка тиеп киткән иде, итен ярып атты, – дип, ир-ат ак чүпрәккә уралган аягына күрсәтте. Гөлшат тиз генә аякка уралган чүпрәкләрне чишеп атты. Кысып бәйләнгән чүпрәкләрдән арынгач, тездән әз генә астарак булган зур ярадан кан ага башлады. Гөлшат, өстәл янына килеп, кирәкле инструментлар белән салфеткалар алды. Берничә генә секунд узуга да карамастан, кан идәнгә тама башлаган иде. Гөлшат сул кулы белән ярадан өстәрәк басты да әз генә яраны ачты, кан тагын да ныграк ага башлады. Бер генә мизгелгә яшь табиб югалып калгандай булды, ләкин тиз генә, үзен кулга алып, кыскычларны ярага кыстырды һәм кан агуын туктатты. Ятакта яткан ир-ат ап-ак булды, тешләрен кысып кычкырмаска тырышты. Кан агудан туктагач, Гөлшат тирән итеп сулап куйды. Ләкин аның канга баткан куллары әле һаман калтырый иде.

– Гөлшат Равилевна, халат һәм перчаткалар киегез, мин сезгә ярдәм итәрмен, – дип, олырак яшьтәге ак халатлы бер апа Гөлшатка халат сузды.
 – Исәнмесез. Гафу итегез, сез кем буласыз? Сез минем исемемне беләсез, мин сезнекен юк, – дип, Гөлшат бүлмәнең бер почмагындагы юынгычка барып, озак итеп сабынлап кулын юды һәм биргән халатны киде. Аның башына «Юләр, кем инде, кулын да юмыйча, перчатка кимичә, ярага тотына? Җитмәсә авыртуын басар өчен бернинди укол да ясамадым. Тагын берәр акылсыз адым ясамасам ярый инде» дигән уйлар килде.

– Мин – Фәимә Вахитовна, бу хастаханәнең баш шәфкать туташы булам. Миңа Фәимә апа дип эндәшсәгез дә була. Шул вакыт кушеткада ятучы абзый:

– Фәимә апа, аягымны нишләтәсез, минем турында оныттыгызмы әллә? Мин канап үләм бит инде! – дип тавыш бирде.

Фәимә апа йомшак кына тавыш белән абзыйны тынычландырды: – Хәзер, Идрис, үлмисең, сабыр ит. Сез, Гөлшат Равилевна, утырып торыгыз. Мин бу яралы егеткә уколлар ясап алам, аннары сез эшегезне эшләп бетерерсез. Бәлки, Айдар Юнысовичны чакырыргадыр?

– Ә кем соң ул?

– Ул – мин, – дип, кабул итү бүлмәсенә ак халат кигән яшь ир-ат килеп керде.

Айдар Юнысович, кушеткада яткан абзый янына килеп, ярасын карады:

– Яра канамый, бәйләгез дә район үзәк хастаханәсенә озатыгыз. Столбнякка каршы анотоксин ясарга онытмагыз. Гөлшат Равилевна, мин сезне табиблар бүлмәсендә көтәм. Эшне сезгә тапшырырга да, җыенырга кирәк, – диде дә бүлмәдән чыгып та китте.

Гөлшат, тиз генә өстенә – халатын, кулларына перчаткалар киде һәм яралы абзый янына килде. Каушаудан куллары калтырауга да карамастан, абзыйның аягындагы ярасын тегеп тә куйды. «Яшь булса да, куркаклардан түгел, бу кыз белән эшләп булыр, ахрысы», дигән уйлар белән Фәимә апа Гөлшатка ярдәм итте.

– Фәимә Вахитовна, яраны үзегез бәйләрсез, мин Айдар Юнысович белән сөйләшеп алам, – дип, Гөлшат, перчаткаларын салып, кулын юды.

– Идрис белән ни эшлибез? Районга җибәрәбезме, әллә монда гына калдырыйкмы?

– Тектегез бит инде. Мин районда нишлим? Монда калдырмасагыз, мин өйгә генә кайтам, – дип каршы килде Идрис. – Кара әле бу батырны, әле генә үләргә әзерләнгән идең түгелме соң? Гөлшат Равилевна ничек әйтсә, шулай эшләрбез, – дип, Фәимә апа сораулы караш белән Гөлшатка карады.

– Берничә көнгә монда гына калып торсын, куркыныч юк. Авыру тарихын ачарсыз, аннары, Айдар Юнысович белән сөйләшкәч, мин аны үзем тутырырмын, – дип җавап бирде Гөлшат, рольгә кереп.

Кинәт кабул итү бүлмәсенә машина йөртүче Ринат килеп керде. Ул Гөлшатның сумкасын алып килгән иде:

– Килмәс борын, сез инде эшли дә башладыгызмы? Эштән бәхетегез бар икән!

– Эш юләрләрне ярата, дип әйтмәкче буласыз инде?

Гөлшатның йөрәге дөп-дөп тибә, эчендәге калтырану әле һаман бетмәгән иде. Шуны яшерер өчен ул тизрәк бу бүлмәдән чыгып, хастаханәгә кереп китте. 
Хастаханә кечкенә түгел. Зур гына бүлмәләр, биек ак түшәмнәр бу бинаны эссе көннәрдә дә салкынча тота. Коридорда авырулар күренмәде. Уртадагы шәфкать туташы өстәле янында ак халатлы яшь кенә чибәр кыз нәрсәдер язып утыра.

– Исәнмесез, мин сезнең яңа табибыгыз булам. Айдар Юнысовичны мин кайда күрә алам? – дип, Гөлшат кызга эндәште. – Исәнмесез, Гөлшат Равилевна. Мин – Тәнзилә, монда шәфкать туташы булып эшлим. Мин хәзер Фәимә апаны табып килермен, – дип сөйләнә-сөйләнә, ул тиз генә урыныннан сикереп торды. Гөлшат аны тынычландырырга ашыкты:

– Борчылма, Тәнзилә, Фәимә апа белән мин инде таныштым, миңа Айдар Юнысович кирәк иде.

– Аның бүлмәсе түрдәрәк, ул әле генә шунда таба киткән иде, – дип, табиб бүлмәсенә күрсәтте Тәнзилә.

Гөлшат кергәндә, Айдар Юнысович өстәлен тәртипкә китереп маташа иде. Ул, кирәкмәгән кәгазьләрне ертып, чүп чиләгенә ташлады.

– Тагын бер тапкыр исәнмесез. Мондый тәртипсезлек өчен гафу итегез, мин хәзер. Һаман вакыт таба алганым юк.

– Борчылмагыз, мин үзем җыештырырмын. Монда бит хәзер миңа эшләргә. Сез миңа бу хастаханә турында сөйләсәгез, бик шат булыр идем. Хастаханәдә күпме кеше эшли?

– Бер баш шәфкать туташы, дүрт шәфкать туташы бар, өч санитарка. Бу хастаханәнең хуҗабикәсе Фәимә апа, ул гомере буе монда эшләгән. Авылдашларын бик яхшы белә, аны да бик яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Дөресен әйткәндә, ул кайчакларда табиб урынына да калгалый. Үз һөнәренең остасы, минем дә аңардан күп тапкырлар киңәш сораганым булды. Ул чирләрне дә билгели белә, бала да таптыра, кечкенә операцияләрне дә үзе ясый ала. Авыр чакларда киңәш сорарга оялма, ул – бик акыллы хатын. Тәҗрибәсе зуррак булса да, беркайчан да табибларны кимсетми. Монда коллектив бик яхшы, авылда да бик яхшы кешеләр генә яши. Табигать тә искиткеч матур. Гөлшат көлеп җибәрде:

– Бу сүзләрне миңа берничә сәгать элек Илдар Азатович та әйткән иде, шуңа күрә кызык булып китте. Мине кайда урнаштырырлар икән?

– Борчылмагыз. Бу мәсьәлә тиз арада хәл ителәчәк. Ә хәзергә хастаханә белән таныша торыгыз, – дип, Айдар Юнысович тагын бер кат бүлмәсеннән, өстәленнән күз йөртеп алды.

– Гөлшат Равилевна, әйдәгез, юлдан соң чәйләр эчеп, ашап алыйк. Айдар Юнысович, сез дә юл алдыннан тамак ялгап алыгыз, – диде бүлмәгә килеп кергән Фәимә Вахитовна.

– Бик зур рәхмәт, Фәимә апа, минем әле җыенасым да бар, сез Гөлшат Равилевнаны сыйлагыз. Ул монда каласы кеше.

– Әйдә, әйдә, күп сөйләнеп торма, ярты сәгать безнең белән чәй эчүдән бер җирең дә кимемәс, җыенырга өлгерерсең. Ринат барыбер туганнарына китте әле, тиз генә килмәс, – дип, йомшак кына әйтеп куйды Фәимә апа.

– Менә шулай, Гөлшат, бу апаның сүзе монда закон, каршы килергә ярамый. Киттек, чәй эчеп алабыз, аннары сезнең өчен экскурсия үткәрербез, бу – бик тарихи хастаханә, – диде Айдар Юнысович, җыенуыннан туктап һәм Гөлшат белән Фәимә апа артыннан иярде.

Өлкән шәфкать туташы бүлмәсе артык зур түгел, ләкин кечкенә дип тә әйтеп булмый. Бүлмә уртасында өстәл әзерләнгән иде. Өстәлдәге ап-ак җәймә өстенә ике төрле варенье, бал, гөбәдия куелган. Бүлмәгә тәмле чәй исе таралган. Гөлшат игътибар белән бүлмәне күзәтте.

– Бу – әлеге «патша сарае» хуҗабикәсенең бүлмәсе. Табиблар киләләр дә китәләр, Фәимә апа гына беркая да китмичә, менә инде утыз елга якын монда эшләп йөри, – диде Айдар Юнысович, бүлмәгә кергәч.

– Син мине бөтенләй картайтып бетердең. Синең сүзләреңнән соң мин үземне убырлы карчык кебек хис итә башладым, – дип, Фәимә апа өстәлгә өч чынаяк китереп куйды.

– Ә без өчәү генә булабызмыни, нишләп башка шәфкать туташларын да чакырмыйсыз? – дип сорап куйды Гөлшат.

– Сез каршы булмасагыз, мин кызларны чакырам, – диде бүлмәнең хуҗасы.

– Әлбәттә, әлбәттә, шунда барысы белән дә танышырбыз, өстәл янында күңеллерәк тә булыр. Гөлшат кая утырырга, нәрсә эшләргә белмичә югалып калды.

– Сез бүген кунак, шуңа күрә менә монда түргәрәк утырыгыз, – дип, Фәимә апа тәрәзә янындагы урындыкка күрсәтте һәм ишек ачып кына кызларны чакырды. Аларны яшь табиб килү турында кисәтеп куйганнар иде, шуңа күрә барысы да танышырга җыелышканнар. Чакыруны ишеткәч, гөрләшеп килеп тә керделәр. – Менә бусы – Асия, озын буйлысы – Гөлгенә, ә менә бу – гөбәдия пешереп алып килгән Тәнзилә, – дип, сүзне озынга сузмыйча, Фәимә апа арттан кергән кызга ишарәләп күрсәтте.

– Ә мин – Гөлшат Равилевна, сезнең яңа табибыгыз булам. Айдар Юнысовичны районга алалар, – диде Гөлшат, утырган урындыгыннан торып.

– Кызлар, сез кунакка килмәдегез, барыгыз әле үзегезгә урындыклар алып керегез, – дип, Фәимә апа кызларны борып чыгарып җибәрде. Кызлар озак көттермәделәр, урындыклар күтәреп, яңадан килеп керделәр дә өстәл янына тезелешеп утырдылар.

– Фәимә апа, син утыр, мин чәйләрне үзем ясыйм, – дип, Тәнзилә, Фәимә апа гөбәдия кискән арада, чәйләр әзерли башлады.

– Чәегез бигрәк хуш исле, әллә инде Һиндстан тауларының үзеннән китереп бирәләр, – дип, Гөлшат сүз башлады.

– Безгә Һиндстан да, Цейлон да кирәк түгел. Безнең үзебезнең болыннарда, тауларда үскән тәмле-тәмле, хуш исле үләннәребез бар. Менә авыз итеп карагыз әле, – дип, Тәнзилә беренче чынаякны Гөлшатка сузды.

– Тәнзилә, гөбәдияң искиткеч тәмле, – дип мактый-мактый Гөлшат гөбәдияне авыз итте. Шулай чәй эчә-эчә кызлар бер сәгатькә якын сөйләшеп утырдылар. Айдар Юнысович кына бер чынаяк чәй эчүгә үк:

– Җыенасым бар, – дип, чыгып китте.

Гөлшат бу кешеләр арасында үзен бик иркен хис итте. Танышканына бер сәгать кенә булса да, кызлар аңа күптән белгән, күптән бергә эшләгән дуслары кебек тоелды. Нинди холыклы кеше булыр икән яңа табибыбыз, дип борчылган Фәимә апа да тынычланды. Ул кабул итү бүлмәсендә курыкмыйча эшкә алынуын күрү белән үк Гөлшатны ошатты. Кызлар белән үзен тиң тотуын күргәч, бөтенләй тынычланды, үзебезнең кеше, гади, Казан кызы булса да, саф татарча да сөйләшә, дип уйлады.

– Ярар, кызлар, эшләргә кирәк. Сезгә ирек бирсәң, көн буе өстәл яныннан тормассыз, – дип, Фәимә апа гөрләшеп утырган кызларын туктатып, бүлмәдән чыгарып җибәрде.

Фәимә апа белән Гөлшат бүлмәдә икәү генә калдылар.

– Фәимә апа, мин монда кайда торырмын икән? Илдар Азатовичтан да сорарга онытканмын, ул үзе дә бу турыда бер сүз дә әйтмәде, – дип сорап куйды Гөлшат, тәрәзәдән кич җиткәнен күреп.

– Борчылма, без сине бер әбигә урнаштырабыз. Ул ялгыз, өе зур. Эштән бергә кайтырбыз, мин сине озатып куярмын. Ул бик яхшы карчык, килешерсез дип уйлыйм. Син бар, Айдар Юнысович белән сөйләшеп кал, ул тиздән китеп тә барыр.

Гөлшат, бүлмәдән чыгып, Айдар Юнысович утырган бүлмәгә таба китте. Гөлшат кергәндә, ул җыенып беткән, машина йөртүче Ринатны гына көтеп утыра иде:

– Бик вакытлы кердегез, эшне тапшырам да китәргә кирәк.

– Мин сезне игътибар белән тыңлыйм, – диде Гөлшат күтәренке күңел белән, үзенең яхшы коллективка, яхшы кешеләр арасына килеп эләгүенә шатланып.

– Безнең хастаханәбез утыз кешелек, ләкин аның хәтле кешенең биредә беркайчан да булганы юк, күпчелек унбиш-егерме авыру ята, бик сирәк кенә егерме бишкә тула. Күпчелек әбиләр, бабайлар. Бүгенге көндә ун авыру. Унынчысын сез үзегез кабул иттегез. Күбесендә картлык чирләре – артроз, йөрәк, югары кан басымы. Сирәк-мирәк районнан бу авылда һәм якын-тирәдә яшәүчеләрне операциядән соң монда китерәләр. Аларга дәвалау белән бергә яраларын бәйләү дә кирәк булгалый. Кайчак юлда һәлакәткә очраучыларны алып киләләр. Ел буена миңа өч тапкыр бала таптырырга туры килде, дөресрәге, мин карап кына тордым, дип әйтергә дә була, бөтенесен Фәимә апа эшләде. Ләкин әйтеп куям, бала таптырган өчен Илдар Азатович һәрвакыт орыша. Дөресен әйткәндә, күп эшне монда Фәимә апа башкара, мин бит стоматология факультетын тәмамладым, кайбер нәрсәләрне бөтенләй белмим. Менә мин сезгә бернәрсә дә яшермичә сөйләп бирдем. Әйдә, хәзер экскурсиягә алып барам, – дип, алар табиблар бүлмәсеннән чыгып, хастаханә буйлап киттеләр.

– Монда процедуралар бүлмәсе, ЭКГ аппараты кабул итү бүлмәсендә, амбулатория карточкалары да шунда ук. Авырулар тарихларын мин үземнең бүлмәмдә калдырдым. Үзегез карарсыз, аңламаганны Фәимә ападан сорагыз, оялмагыз, ул күп нәрсәне табиблардан да яхшы белә. Операцияләр бүлмәсе дә бар. Заманында монда бик оста табиб эшләгән, операцияләр дә ясаган. Ул инде күптән вафат, ә менә җыйган инструментлары, оештырган операцияләр бүлмәсе хәзер дә саклана.

– Монда лаборатория бармы?

– Кан, бәвел... кебек кайбер анализларны Фәимә апа үзе эшли, кайчакта Тәнзиләгә куша, катлаулыракларын районга җибәрәбез. Монда УЗИ, рентген аппаратлары юк. Үзеңне патша заманындагы табиб төсле хис итәсең, шул дарулары гына заманча. Хастаханә бинасы да патша заманыннан калган. Бу – зур алпавыт йорты, аны мондагы кешеләр «хан сарае» йә «патша сарае» дип йөртәләр. Шулай итеп, син «хан сарае» кызы буласың.

(Дәвамы бар)

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев