Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

"Меңнәр арасыннан сине күрәм..."

Мин җанымны мәңгелеккә урталайга бүләм...

Шигырем укырсың,

укыйсыңны беләм.

Гади сүзләр арасына

ихлас яратуым эләм.

Йөрәгемнең иң түренә

(кагылмаслык итеп!)

яшренгән синең исем.

Бүләк иткән чәчәгеңнең

Һәр таҗында – сөю исе.

Меңнәр арасыннан

сине күрәм.

Һәр очрашу саен

(хәтерләсәң!)

толымнарым үрәм.

Шигырем укырсың,

укыйсыңны беләм.

Мин җанымны

(бүгенгедән)

мәңгелеккә

урталайга бүләм.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев