Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәгънә табам

Гади, тирән мәгънә белән Дөньяңны корырга өйрән.

Мәгьнә табам һәрнәрсәдә:

Кышта, язда, җәйдә, көздә,

Җырда-моңда, ашта-эштә –

Кыскасы, бар яшәештә.

«Нигә бусы болай булган?»

«Нигә бер дә вакыт җитми?»

«Кайбер якын кешеләрне

Күңел нигә якын итми?»

«Мәгънәсе ни яшәвеңнең?»

«Өзгәләнәсең ни өчен?»

«Боҗрадагы тиен кебек

Бөтереләсең кем өчен?»

Тик бер нәрсә генә ачык,

Мәгънә бар шул сүзләремдә:

«Иң зур мәгънә тормышымда

Әниемнең күзләрендә!»

Тыныч кына елмаюмы

Дөньяның ак-карасына?

Сагыш катыш көрсенүме

Әниемнең карашында?

Тыныч картлык кичерәме?

Ут һәм сулар эчендәме?

Тормышыңны җайга салып,

Яна синең өчен дәме?

Исәнлеге аның ничек?

Ялгызлыктан интегәме?

Күз яшьләре белән  уза

Аның һәрбер киче дәме?

Шул сорауларга җавап бир,

Алар бик күп, булыр меңләп,

Янында бул әниеңнең!

Йөрмә башка мәгънә эзләп.

Ә бу мәгънә шундый гади,

Бу мәгънә ул шундый тирән.

Гади, тирән мәгънә белән

Дөньяңны корырга өйрән.
 

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев