Миллионлы шәһәремдә...

Миллионлы шәһәремдә
Миллион йөз чагыла.
Шул йөзләрнең барчасыннан
Берсе бик якын миңа.
Меңәрләгән машиналар
Тыз да быз чабып тора.
Җанга уелган санлысын
Күзләрем табып тора.
Йөзәрләгән таш биналар
Чатлары, почмаклары...
Һәркайсының бар күңелдә
Сакланырдай чаклары.
Бихисап исем-дәшүләр –
Ишетүем сак минем.
Берсен-бердәнберен генә
Күңелемдә саклыймын.
Миллионнан да, дистәдән дә
Табыла эзләгәне…
«Яратам!» – дип дәшсен иде
Өметем өзмәгәне...
"КУ" 11, 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз