Мөһим микән вакыт төшенчәсе...

Мөһим микән вакыт төшенчәсе,

Сулар өчен мизгел генә калган чакта?

Карашыңны якты төшкән якка төбәп...

Һәм бу мизгел гасыр булып тынып калса.

Һәм син үзең гаять кыйммәт бәһа биреп

Чапкан эшләр, борчылулар гүя тузан.

Гүя кояш таплары ки, күренми дә.

Бер сулышка тик беравык мизгел сыйган...

Бер дә таныш булмаган хис... Бар да анык –

Сәбәпләр дә, мәгънәләр дә ярылып ята,

Сорауларга җаваплар да... Менә хәзер,

Сулар өчен бары мизгел калган чакта... 

Оксана Ильюп

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: