Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Минем төн

Тузан бөртегеннән җинел булган матдә Сыекчамы, әллә инде зәһәр төтен? Саташулар, онытылу, йому күзне Һич кирәксез, артык сыман... Бу – минем төн.

Тузан бөртегеннән җинел булган матдә
Сыекчамы, әллә инде зәһәр төтен?
Саташулар, онытылу, йому күзне
Һич кирәксез, артык сыман...
Бу – минем төн.
Син урлаучы минем җанны бер рөхсәтсез,
Син хурлаучы, юраучыга әверелдең.
Айга очу, ялгыз, тынчу, бу – минем төн –
Җыерчыклы алиһәсе тәүлегемнең.
Минем төн ул – икеләнү, җавап эзләү,
Акыл – кизләү. Кара – йөзләр, шомлы сүзләр...
Төрмәләрдә бөгәрләнгән ихласлыгым
Хафалана-хафалана хәреф эзләр.
Һәм ул сүзләр, галәм тынын яра-яра,
Өзелгәндә язар каләм очларыннан,
Шикләнер дә, тәрәзәгә карый-карый,
Бер кычкырып, ярсып елар борчылудан.
Сүз офыгы ерак, ләкин тәрәзә – чик.
Күкрәгемә мылтык төрткән бер сунарчы.
Ә мин корбан... Бу – мәңгелек вазифамдыр,
Чит-ят язмышларны даим кабатлаучы.
Бу – минем төн...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев