Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Сагыштан арала

Син миннән шулкадәр ераксың – Дәрьялар, кыялар арада. Җилләрең китергән суыктан Күңелдә мең сагыш ярала.

Син миннән шулкадәр ераксың –

Дәрьялар, кыялар арада.

Җилләрең китергән суыктан

Күңелдә мең сагыш ярала.

Мең сагыш ярала күңелдә,

Мең кабат ул үлеп терелә.

Беркайчан яз җитмәс, ахрысы (!) –

Кабаттан кышларга керелә.

Давыллар үзәгем телгәли,

Арыла диңгезең шавыннан.

Мин сине буранның көчләрен

Басарлык итепләр сагынам.

Сарылам суынган эзеңә:

Бу исәр сагыштан арала!..

Син миннән ераксың, ераксың –

Галәмнәр сыярлык арага.

 

"КУ" 03, 2019

 

Фото: "Казан утлары"

архивыннан


Ләйлә Хәбибуллина 1993 елда Буа районының Бик-Үти авылында туа. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлый. Хәзер Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

«Иделем акчарлагы – 2018» әдәби конкурсының Гран-при иясе.

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев