Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Серле буран

Иртәгә дә серләшербез яме, буран, Ерак китмә, сине сагынып көтеп торам. Тагын кайтар балачагым дөньясына, Тылсымыңа ура да бер, серле буран!

Буран дулый, ишек кага, тәрәз шакый,
И тузына, и туздыра бар дөньяны.
Хуҗа булган урамнарга, басуларга,
Ду китерә урман дигән чытырманны.
Үпкәләр, дим, буран, ятсам өйдә генә,
Кидем итек, урандым да мамык шәлгә –
Чумдым мин дә ап-ак буран диңгезенә,
Сокланудан тынып калдым тик бер мәлгә.
Бөтереп алды ак бураным үз эченә,
Нидер әйтә, нидер җырлый кыш көенә.
Колагыма ак бураннар серен сөйли,
Син – хыялый, аңларсың дип, и сөенә.
И ак буран, җаннарны да агартасың,
Синең чиста саф җилеңнән ачыла тын.
Ак буранда адашулар шундый рәхәт,
Иләс-миләс күңелләрне юатасың.
Ап-ак булды мамык шәлем, итекләрем,
Авыраеп, түбән төште керфекләрем.
Тәгәрәдем ап-ак карда буран белән,
Сихерләнеп, көнгә бакты бу күзләрем.

Иртәгә дә серләшербез яме, буран,
Ерак китмә, сине сагынып көтеп торам.
Тагын кайтар балачагым дөньясына,
Тылсымыңа ура да бер, серле буран!

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев