Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Синсез...

Күңелең коесына хыял чумгач Күз яшең тый, туктарга тырыш, Бәлки, син дә төшенерсең шул мәл: Әҗәлгә тиң миңа синсез тормыш...

Шәһәр асфальтының күлдәвеге
Күргән чакта сүнгән күзләрне
Көзнең зыңгылдаган салкыннары
Үткенләнде, төсе үзгәрде.
Подъездларның җансыз икәнлеген
Бәян итсә купкан диварлар,
Күзең йомып, син ярлыка мине!
Ялгышымны кемнәр абайлар?
Ялгышымны йөрәгеңә алып,
Җылы өйгә ашык, хафалан.
Адым саен догада бул бары:
«Хәтеремне чистарт, йа Аллам!»
«Тукталышта очрашырбыз», – диеп,
Нәтиҗәсез генә хыяллан.
Миллион язмыш узар синең яннан,
Әйтерсең лә, дөнья – пыяла.
Бар дөньясын, ертык кәгазь сыман,
Бар көчеңә кысып йомарла.
Аңга килгәч, җаның әрнеп ела,
Безнең хакка ела бер ара.

Күңелең коесына хыял чумгач
Күз яшең тый, туктарга тырыш,
Бәлки, син дә төшенерсең шул мәл:
Әҗәлгә тиң миңа синсез тормыш...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев