Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тәрәзәмә йолдыз кунды бүген...

Йолдыз кебек чая карашларың Бага иде сөеп – Тәрәзәмә кунган Сүнмәс йолдыз кебек…

Тәрәзәмә йолдыз кунды бүген,
Әйе, әйе.
Хәтерләмим, синең күзләрең дә
Йолдыз кебек
Зәңгәр иделәрме?
Зәңгәр кебек...
Алар да бит йолдызлардай
Карый иде көлеп.
Тәрәзәмә йолдыз кунды бүген,
Чынлап, чынлап.
Онытмадым, йолдызларны чүпләп,
Йөри идек икәү
Сукмак буйлап...
Япь-яшь идек...
Йолдыз кебек чая карашларың
Бага иде сөеп –
Тәрәзәмә кунган
Сүнмәс йолдыз кебек…

 

"КУ" 03, 2021

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев