Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ул таңнарга кабат юлыкмам

Таңнарымны күпме эзләсәм дә, Ул таңнарга кабат юлыкмам.

Язлар җитү белән чыгам эзләп
Без танышкан җылы шул таңны.
Шул таңнарда йөрим сине күзләп,
Таба алмыйм, өзә шул җанны.
Ул таңнарга буламыни тиңләп,
Меңләгән таң инде күрсәм дә.

Онытылмый, үтеп кергән тирән,
Онытырга теләп йөрсәм дә.
Онытырга теләп йөрим димен,
Ышанма син, һич тә онытмам.
Таңнарымны күпме эзләсәм дә,
Ул таңнарга кабат юлыкмам.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев