Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Умарта (дәвамы)

– Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, – дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләсен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыргыз)

Тавыклар бер җепкә тезгән кебек ниндидер бер көчкә буйсынып, җидесе бергә әтәч артыннан бардылар да каз оясы кебек киң авызлы кәрҗингә берәм-берәм сикереп менеп утырдылар. Иң соңыннан әтәч кунаклады. Зоя Фатыйма турында шундук онытты, соңгы биш минут эчендә булган хәлләр аны чын-чынлап кыен хәлгә куйган иде.
– Кара әле, Зоечка, – диде телгә килеп, кет-кет кеткелдәп Миңнегали карт. – Синең тавыкларың да үзең кебек артист икән...
Күрше мари авылында яшәүче Зояны тирә-якта белмәгән кеше юк,
олырак ирләр аның яшь чагындагы «әтчәйний» чагын хәтерләп, Зоечка гына дип йөртә иде.
– Авылыгыз белән бертөрле икәнсез, – диде ул тиз-тиз генә кәрҗиннәрен җыйнаштырып. – Җенле-пәриле. – Шулай диде дә туп-туры Фатыйманың күзләренә карады. Тегесен калтырау алды. Кызы туганнан бирле капканың бу ягында сирәк күренә торган Фатыйма кирәк-яракка дип, тиз генә базарга чыгып кермәкче иде, көтмәгәндә игътибар үзәгенә әйләнде дә куйды. Колак очларына кадәр кызарганын сизде ул: бу минутларда Зоя түткәй генә түгел,
авылдашлары да аны җенле, дип уйлагандай тоелды. Ул кешеләргә күзләрен күтәреп карарга да кыймыйча кайту ягына йөгерде.
Бу хәлләрнең шаһиты булган Энҗебикә дә базар көн ярминкәсенә алып чыккан каймак-эремчеген сатып тормыйча, тизрәк өенә ашыкты. Улын күрергә кирәк иде аңа.
– Синең хикмәтме? – диде ул өйгә керә-керешкә. Улының өйгә кайтып, аны көтеп утыруына тамчы да шиге юк иде аның.
– Юк, әни, ул үзе... – диде Камил.
– Синең ул китапларыңны тапмаган дип беләсеңме әллә? Әллә кайчан мичкә яктым инде мин аларны, – дип ысылдады әнисе. – Бохарны да син генә боздың, – дип түшәм ярыгына кыстырган сыек чыбыкка үрелде.
Энҗебикәнең чыбыкка үрелү мизгелен Камил дә, Бохар да бик яхшы сиземли. Шуңа да үсмер әнисеннән өлгеррәк булып чыкты, сыек чыбык эләккәнче, алар Бохар белән чыгып йөгерде.
– Мин ул китапларны яттан беләм! – дип кычкырды ул әнисенә ишек аша. Урамга чыгуга, Илнурны эзләп табарга кирәк, дип тапты.
Ул көнне имән төбендә Илнурны гипнозлап йоклатып карады ул.
Тәҗрибә уңышлы чыкты, ләкин Камилгә осталыгын арттыру өчен Илнур гына җитми иде. Дөресрәге, гипнозлап йоклатып җибәрү вакытын күз ачып йомган арага гына калдырасы бар иде. Чөнки Нәфисәне күрүгә, Камил алданрак гипнозлап өлгерсә, сер чишеләчәк иде, ягъни кызга тумыштан гипнозлау сәләте бирелгән дигән гипотеза расланачак иде. Хәер, вакыт бар әле: Нәфисә ата йортында яши, бакча артындагы аңа дигән мәһабәт сарай
яртылаш кына төзелгән. Аның каравы кызчыкны ике абыйсы укырга-язарга, санарга өйрәтә, китаплар укыйлар. Мостафалар турыннан кичкә таба үткән кеше, аларда һәрвакыт моңлы итеп җырлаган тавыш ишетә. Төскә-биткә генә гүзәл түгел балакай, тавышы да үзәкләреңне өзәрлек итеп чыга иде аның. Өстәвенә, абыйлары өйрәткән һәр сабакны тиз арада отып ала торган
үтә дә сәләтле бала булып чыкты.
Яшь гипнотизёр иптәш табылуына сөенеп туя алмады. Илнур өзми
дә куймый «мине дә өйрәт» дигәч, аны шәкерте итеп гипноз серләренә төшендерә башлады. Тиз өйрәнде тегесе. Авыл халкы Илнур белән Камилне һәм алардан бер адым да калмаучы Бохар мәчесен гел бергә күрергә тәмам ияләшеп бетте. Укуда да, эштә дә, спортта да алдынгы егетләр, маңгайларына булачак галимнәр дә, булачак чемпионнар да дип, бердәй тигез язылган. Тик бу үсмерләрнең башкалар белән әллә ни аралашмыйча,
үзаллы йөрүләре, күбрәк хайван, кош-корт тирәсендә мәш килүләре генә сәерсендерә иде. Гадәттәгечә, Зарифә белән Миңнегали картның очлы күзе мондый вакытта тагын да уяурак күрә башлый.
Бервакыт теге өчәү – Илнур, Камил һәм Бохар мәчесе имән төбендә мәрткә киткәндәй бер ноктага төбәлеп катып утырганда, яннарына Миңнегали карт килеп чыкты. Малайларның болай утыруы бер хәл әле, мәчесенә ни булган диген? Арт тәпиләрендә кымшанмыйча да басып тора бит! Телсез калды Миңнегали карт.
– Ыһым-ыһым, – диде ул үзенең барлыгын сиздереп, күзләренең дөрес күрүенә инангач. Тегеләр чыннан да сискәнеп киттеләр, алар октябрь ахырында кичке эңгер-меңгердә юкәлектә кеше йөрер дип уйламаганнар да иде.
– Әәә, Миңнегали бабай, исәнме? – диделәр егетләр сикереп торып.
Бохар агач башына менеп качты.
– Нишләп утыруыгыз булды бу, оланнар? Иманыгызга оедыгызмы? Әнкәләрегез беләме монда икәнегезне?
Егетләр дәшмәде. Әлбәттә, белми, белмәскә дә тиеш әле. Ә Миңнегали карт күргәч, әнкәләре генә түгел, иртәгә таңга кадәр бөтен авыл радиодан тыңлагандай булачак. Шуңа да алар бер-берсенә карашты да ым кагышты.
– Белә-белә, Миңнегали бабай, – диде алар һәм Камил әкрен генә килеп, Миңнегали картка кулын сузды. Карт буыннары йомшарып киткәнен генә тойды, калганын хәтерләми. Каравыл йортында аны төнгә эшкә килгән Зарифә уятты.
– Пост сдал, пост принял, – дип шаяртты ул Миңнегали картны. –
Нишләп соңга калдың? Өйдәгеләр югалтыр бит үзеңне!
– Урап кайтыйм әле дип чыккан идем... Аякларны ял иттереп алыйм, дип утырган идем... Картлык бит... – Миңнегали карт чыннан да берни дә хәтерләми иде. Бары тик берничә көннән соң теге ике үсмергә ияргән Бохарны күргәч кенә, күңел төбендә ниндидер бер хис хәтере кымшанып куйгандай булды, ләкин ул да искә төшкәнче онытылды. Миңнегали карт кичәгене түгел, ә моннан кырык-илле ел элек булганнарны яхшырак хәтерләр яшькә җиткән кеше иде инде.
Аның каравы Камил үзендә ниндидер тыелгысыз зур бер көч барлыгын сизде. Бу хис аңа тынгы бирмәс булды. Үсмер егет бу көчкә сөенергә дә, көенергә дә, аның белән алга таба ничек яшәргә икәнен дә белмәде. Ул хәзер кешеләр белән идарә итә ала иде. Нәфисә кебек. Кыз бер генә кеше белән дә түгел, ә гавам белән идарә итә ала, ләкин әле үзенең нинди көчкә ия булуын ваемламый гына. Ә менә Камилнең күңелен кытыклый башлады инде. «Алай ярамый, алай дөрес түгел», – ди эчке тавыш әнисе Энҗебикә тавышы белән. «Мин зыян итмим аларга, минем максатым башка!» – дип каршы төшә яңа Камил. Ләкин теләсә кайсы көчкә каршы көч бар дип аңлатты физика дәресендә укытучы Мансур абыйлары Ньютонның өченче законын. Монда да Зарифә булды шундый көч.
Көннәрдән бер көнне Камил Илнур белән ферма сарыклары янына
керде. Бохар да калмады. Сарыклар таныш булмаган әлеге ике үсмернең мыштым гына утарга керүләрен сагаеп каршылады. Печән кетердәтеп торган җирләреннән туктап, малайларга карап тора башладылар.
– Күз алдына китерәсеңме, болар сарык түгел, ә кешеләр, имеш. Клубта рәт-рәт тезелеп утырганнар да сиңа шушы сарыклар кебек карап катканнар, – дип көлде Илнур.
– Тс-с! – диде Камил. Ул чын фокусчы кебек яңа аудиториясен өйрәнә иде.
– Юк, күз алдына китер әле. Берничә мизгелдән барысы да йоклый.
– Йоклатырсың, бар, безнең авылларны. Хәләф абзый белән Зарифәттәй үлсә дә йокламаячак, – диде Камил өлкәннәрчә. Аның бу турыда уйлап караганы бар иде инде. Зарифәне искә төшерү белән үк сыртын чыбыркы әчесе яндырып үткәндәй булды. Ул каравылга төшкәнче өлгерергә кирәк иде. Илнур ферманың авыр ишекләрен эчтән бикләп куйды. Сарыклар селкенмичә дә бу икәүне күзәтә. Камил шәүлә кебек йөзеп кенә сарыкларга якынлаша башлады.
– Ничек? – Илнур түземсезләнә иде. Камил инде көтүгә килеп терәлә язды. Тегеләре һаман селкенми. Илнур эш пеште дип кулын уа гына башлаган иде, кинәт түшәм ишелгәндәй булды. Һәм аннан тавышсыз гына кемдер сикереп төште. Сарыклар дәррәү диварга ташланды. Ә теге кеше Зарифә иде. Үсмерләргә караганда, Зарифә елгыррак булып чыкты, тегеләр аны-моны аңышканчы, ул Камилне эләктереп алды да авызына яулык
каплады. Тегесе эрегәндәй, җиргә бөгелеп төште. Ул арада Илнур иптәшен коткарырга дип Зарифәгә (!) килеп ябышты. Тегесе бик җиңел хәрәкәтләр белән икенче үсмерне дә тынсыз итте. Боларны күзәтеп торган Бохар да читтә кала алмады, ул да Зарифәгә ташланмакчы булды, әмма каравылчы мәчене дә тегеләр янына сузып салды. Зарифәне ике аягында басып торган көйгә күргәннәре булмагач, егетләр болай да югалып калганнар иде,
өстәвенә түшәмнән төшсен әле!
Бераздан алар өчесе дә һаман да ярымаңсыз хәлдә каравыл өендә ята иде. Күп тә үтмәде, районнан милиция килеп төште. Милиция «уазигы» үткәнне күреп, Энҗебикә аларның эзенә бастырып килеп җитте. Икенче мизгелдә ишектә Мостафаның башы күренде.
– Улым! – дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Энҗебикә улының җансыз гәүдәсен күрүгә. Батырлык кылган кеше кебек гайрәтләнеп торган Зарифә почмакка елышты: Энҗебикә – улы өчен Зарифәнең дә, әлеге погонлы әфәнделәрнең дә бугазын чәйнәп өзәргә сәләтле ана. Мостафа балтасының да йөзе шундый итеп ялтырый: аңа карап күзгә сөрмә тартырга була. Милиция чакырып ашыкты бугай ул...
– Тавышланмагыз, исән алар, – диде участок милиционеры, беркетмә тутырыр өчен өстәлдә урын әзерләп. – Сөйләгез, ничек булды? Сорау Зарифәгә иде. Улын уятырга тырышкан җиреннән Энҗебикә колакларын торгызды, сагаеп калды. Чыннан да, ничек булды?
– Мин... мин аларны үтердем дип уйладым. Шуңа курыктым да тизрәк сезне чакыртырга булдым, – дип гаепне үз өстенә алды Зарифә.
Милиционерлар үзара карашып куйды. Каракүл халкы читләргә сер чишәме соң инде? Монда да хикмәт башка нәрсәдә икәнен сизә иде алар, ләкин җеп очын оста итеп яшерә беләләр бит. Ул арада малайлар бер-бер артлы баш калкыта башлады. Погонлы кешеләрне күрүгә янә йоклаганга сабыштылар. Хәтта Бохар да кымшанмаска кирәклеген аңлый иде булса кирәк.
– Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән
булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, – дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләсен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде...
Милиционерлар буш кул белән китәргә мәҗбүр булуларына пошынып, иске «УАЗик»ларын кабызганда, «Карагыз аны!» дип бармак янады. Тегеләре алтысы бер рәткә тезелеп, дивар хасил итеп, баш селкеп калдылар. «Болар безне генә кызык итте түгелме соң?» дип, баш кашыды соңыннан капитан, дәшмичә озак итеп тәмәке суырып барганнан соң.
Бу хәлдән соң, ике өйдә дә бик җитди сөйләшү булды.
– Әти, әни, Нәфисә хакына! Ул гомер буе кешеләр арасына чыга алмыйча яшәргә тиеш түгел! – дип акланырга тырышты Илнур.
– Колхоз сарыкларына Нәфисәнең ни катнашы бар? Шуны аңлат
син миңа!!! – дип җикеренде Мостафа. – Аларның, әнә, Зарифә белән милициядән башка эт-адәмгә дә кирәкләре юк!
– Әти, Камил аларны гипнозлап карамакчы иде. Ул шулай итеп
осталыгын арттыра. Әгәр дә кешеләрне дә бер караштан гипнозларга өйрәнсә, Нәфисәне дә аңлап булачак. Ул да бит...
– Нәфисә шулай булып туган ул. Аны үзгәртеп булмый! – Мостафа
әйткән сүзеннән кайта торганнардан түгел. Ул кызының үзгәрүен, кешеләр арасына чыгуын теләми дә бугай.
– Мостафа, – дип икеләнеп кенә сүзгә кушылды Фатыйма. – Бәлки,
чыннан да ярдәме тияр. Без дә бит мәңгелек түгел...
– Абыйлары бар аның! Ә Энҗебикә малаена әйт: юк белән булышмасын!
– Аларның үз тормышы, үз язмышы. Илсур да соңгы хатында хәрби хезмәттә калам дип язган. Илнур да укуын дәвам иттермәкче була. Өйләнерләр, үз балалары туар... – Фатыйма эчтән сулкылдап елый иде инде.
– Әйе, әти, абый офицер булып кайтам, диде. Кайтачак ул. Нәфисәбезне ул саклар. Ә мин табиб булачакмын, дәваларбыз. Әни, елама, без Нәфисәне ташламаячакбыз! – Илнур өчен дөнья катлы-катлы да, катлаулы да түгел иде әле. Ул әйткән сүзләренең нәкъ шулай буласына ихластан ышана иде.
Мостафа «Күрдеңме!» дигәндәй Фатыймага карады да бу сөйләшүләрне ишетмичә йоклап яткан кызы янына килде. Бу кадәр дә гүзәл, татлы булса булыр икән аның газизе. Юк, Нәфисәләре гаиләләренә имгәк түгел, киресенчә, байлыгы аларның. Ә байлыкны сакларга кирәк! Каракүлгә нигез салган нәсел баласы ул Мостафа. Борынгы нәсел. Зираттагы иң әүвәлге кабер ташы унҗиденче гасырга карый, Мостафаның уникенче буын бабасының кабере өстендә. Моңа кадәр авылның йөзек кашы булып яшәде, моннан соң да... Нәфисәне тел-теш, җил-яңгыр тидермичә саклап үстерү – аның ата-баба алдындагы бурычы. Мостафаның кан хәтере йөрәгенә шушы хакыйкатьне пышылдый иде. Шуңа да Камил белән Илнурның тырышлыкларына бик ышанып җитми: каш ясыйм дип күз чыгармагайлары.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев