Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Умарта (дәвамы)

Яңгыр яумады ул җәйне. Каракүллеләр иртән торсалар да, кич ятар алдыннан да үләннәрне күзәтә торган булып киттеләр: чык төшкәнме, төшмәгәнме? Һәркөнне айга карыйлар: яңа ай туарга тиеш иде, кырын ятып туганмы, яны беләнме? Ничек итеп тула? Тулган айны болыт каплаганмы? Кояш баеганда, болытлар артына тәгәрәп кермиме? Радио-телевизордан һава торышын әйтә башласалар, авыл сәҗдәгә киткәндәй тынып кала...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

...Мин туганда, Каракүл гөрләп торган авыл булган. Әле бик нәни
вакытымда ук капканың теге ягында яшәү дәрте белән тулышып торган хәрәкәт сизә идем. Ул хәрәкәт мине гел үзенә ымсындырып торды. Ләкин мин аны күрүдән, аңа кушылып китүдән мәхрүм идем, чөнки мин булган җирдә һәртөрле хәрәкәт туктап кала, һәм миңа телсез балбалларны гына күзәтергә насыйп була иде. Шулай да ул тормышны үлеп яраттым. Минем дә нәкъ шулай тулы канлы тормыш белән яшисем килә иде. Ул тормышның тәмен әллә кайсы күзәнәкләрем белән тоя белә идем.
Каракүлдә бөтен кеше умарта тотса да, иң беренче булып балны
Шакирҗан бабайлар аерта иде. Алардан соң китә-китә: әле бер йортта, әле икенчесендә бал аерткан, балавыз кайнаткан тавышлар ишетелә, авылbөстенә черек төтене, татлы бал, эрегән балавыз исе тарала. Әмма беренче бал аерткан көнне бөтен авыл: олысы-кечесе, яше-карты бергәләшеп көтеп ала. Шакирҗан бабай бөтен кирәк-ярагын әзерли, Әкълимә әби тәмле күмәч камырына баш куя. Таң белән алар ихатасында күңелле мәшәкатьләр башлана: Шакирҗан бабай рәт-рәт тезелгән умарталар янына чыгып китә, һәркайсы янында диярлек туктап-туктап тора, бал кортлары белән сөйләшеп йөри, Әкълимә әби камыр басып, ипи пешерергә керешә. Өйләгә табан авылга бал катыш яңа пешкән ипи исе тарала. Ул көнне иртәнге якта бала-чага Бал бабайның ихатасына якын килми, шулай да аның болдырын күрерлек кенә итеп, каршыда үскән өянкеләр тирәсендә кайнаша. Бал бабай яки Бал әби болдырга чыгып басып, кул изәүгә, аларга таба йөгерешә: хәзер Бал әби кетердәп торган хуш исле түгәрәк ипекәйне күкрәгенә терәп телемләп кисәчәк тә агач кашык белән бетоннан өр-яңа бал чумырып алып, ипигә ягып балаларга өләшәчәк. Бала-чага ашап туйгач, Бал бабай гармуннарын алып чыга. Башта тальянда, аннан кыңгыраулы яшелендә, аннан соң бөтенләй кечкенәсендә уйный-уйный бала-чаганы биетә. Дәртле бию көе минем күңелгә үзәк өзгеч бер моң булып ягылып кала.
Менә шундый тәмле бәйрәм ясыйлар иде алар авылда. Бала-чага
таралгач, Бал әби мул итеп бал яккан ипи телемен миңа да китереп китә. Беренче тапкыр ул ипине ашаганым һаман да истә. «Миңа дамы?» – дип бик аптыраган идем ул вакытта, чөнки үземнең башка балалар белән бер рәттән йөрмәвемә ияләшкән идем инде. «Сиңа», – дип сөенә әни. Ипекәйне иркенләп, валчыгын да коймыйча, тәмен белеп кенә ашыйм. Әнигә дә бирәм, ул: «Үз өлешеңне үзең аша, кызым»,– ди, ләкин мин ашап бетермичә,
күзен дә алмый карап тора. Әни бөтен җаны белән елмая ул минутларда. Кич белән безнең өйдә дә бәйрәм була: Илнур абый мандолинада уйный, мин биим, әни такмак әйтеп тора.
Менә шушы бал яккан ипекәй кебек тоела иде миңа капка артындагы тормыш: үзе йомшак, үзе кетердәп тора, үзе баллы...
Ләкин көннәрдән бер көнне авылдан бал исе юкка чыкты. Миңнегали бабай безнең умарталар янында озак утырды бер чакны.
– Синекеләр шәплерәк, Мостафа. Шулай да кыланмышлары бүтәнчәрәк тоелды: бер ишләре умарта авызына чыгалар да көньякка карап очасы урынга умарта астына кереп куналар. Нишләп торалардыр алар анда, һич аңларлык хәл түгел, ә? – дип бик хәвефләнеп сөйләде Миңнегали бабай әтигә. Әти, гадәттәгечә, дәшмәде. Соңрак әнигә генә: «Мин бер үзгәреш тә күрмим, сиңа ничек?» – дигән булды. Әни дә әтинең гадәтләрен үзенә
сеңдереп бетергәнгә: «Күз күрер. Чебешләрне көзен саныйлар, бал аертканда карарбыз», – дип кенә куйды. Шул көннән соң мин бал кортларын көн саен күзәтер булып киттем. Минем тагын бер шөгылем артты. Бал кортларының умарта астына кереп өелешүен бик озак күзәттем: аларны бал алып кайтмасалар, сакчы кортлар ояга кертми икән. Бигрәк кырыс инде тәртипләре: эштән буш кул белән кайтсалар, өйгә кереп тормыйча хәл җыялар да тагын китәләр.
Шулай да төп шөгылем – чишмә иде. Каракүлнең кечкенә генә инеше башланган чишмә безнең аяк очына терәлеп кенә ага. Умарталык аша юкәлеккә килеп керәсең дә, аның аша чыгуга инешкә килеп төртеләсең. Ул якта кеше-кара сирәк йөри – чишмәгә суга йөрмиләр инде, су һәркемнең ишегалдына ук кергән. Ә минем яраткан урыным ул. Чишмә өстенә үк иелеп әтинең дә колачы җитмәстәй юан өянке агачы үсә анда. Карт инде ул, мин туганчы ук аны яшен сугып, икегә ярган, эче куыш. Мин еш кына шул куыш эчендә утырам. Берәүгә дә комачауламыйм, үзем дә иркенләп
уйныйм. Чишмә миңа капка артындагы теге хәрәкәтне алыштыра иде, чөнки ул туктаусыз челтери. Ул һаман көлә-көлә ага. Аның янында мин дә көләм. Ә беркөнне бал кортлары янында озаграк йөрдемме, соңга калып кына төшсәм, чишмә пышылдап кына сөйләшкәндәй, тынып калган. Гадәттә, чишмә тавышы көзгә таба гына шулай бер тынып ала торган иде. Әле җәй башы гына бит. «Күз күрер», – дип уйладым мин дә әни сүзләре белән.
Әмма чишмә тынганнан-тына бара кебек тоелды. Бу турыда әтигә дә әйттем. Ул да төшеп, озак итеп чишмәне тыңлап торды. «Кызым, борчылма, була торган хәл. Күптән инде яңгыр яуганы юк, яңгырлар явып үтсә...» – дип әллә мине, әллә үзен тынычландырды. Ул кичне озак итеп кояш баешы ягына офыкка карап торды ул. Офыктагы кояш бер дә яңгыр вәгъдә итәргә
охшамаган иде.
Яңгыр яумады ул җәйне. Каракүллеләр иртән торсалар да, кич ятар алдыннан да үләннәрне күзәтә торган булып киттеләр: чык төшкәнме, төшмәгәнме? Һәркөнне айга карыйлар: яңа ай туарга тиеш иде, кырын ятып туганмы, яны беләнме? Ничек итеп тула? Тулган айны болыт каплаганмы? Кояш баеганда, болытлар артына тәгәрәп кермиме? Радио-телевизордан һава торышын әйтә башласалар, авыл сәҗдәгә киткәндәй тынып кала...
Кышкы бураннардан мул булып калган кар суының дымыннан туенып кына үскән арыш-бодайлар кыска гына башак чыгарып, вакытыннан иртә саргая башлаганда, көтүлекләрдә сарык бәрәне элеп кабарлык яшеллек беткәндә, Ләйлинур әбинең дә түземлеге төкәнде.
– Килен-балакайлар, кызлар, болай булмый. Поши каберенә барып дога кылырга кирәк, – диде ул, таң белән көтү куганда. – Көянтә-чиләкләрегезне дә алыгыз, бер йотым суга тилмереп җан бирде хайванкай...
Алар барысы да ак яулыктан иде. Ләйлинур әби поши кабере янына тезләнеп догалар укыды, яшьрәкләр авыл башындагы коедан көянтәләп, кабер тирәсенә су ташыды. Минем дә барасы килде анда. Ул поши минем өчен аеруча кадерле җан иде. Беренче тапкыр буран артыннан чыгып йөгергәндә үк очраган иде. Шуннан соң ул мине урман авызында көтеп ала торган булды.
Якын да килми, ерак та китми, озатып йөри. Киткәндә, нарат төбендә аңа дип алып чыккан ипи катыларын калдыра идем. Язгы ташулар төшкәндә, кемдер аңа атты. Ничек кулы күтәрелгәндер?! Мин тагын ялгыз калдым.
Бу юлы һәртөрле хорафатларга көлеп кенә карый торган аксак Хәләф абый да сүз әйтмәде. Карап-карап торды да кулын селтәп, аксак аягын өстерәп китеп барды. Аңа Миңнегали бабайдан кала башка ирләр дә иярде. Шул көнне кич телевизорлардан «җил көнбатыштан, яңгыр явуы көтелә» дип хәбәр иттеләр. Хәләф абый шунда гына телгә килде. Аның:
– Ләйлинур карчыкны каян белә икән ул синоптик дигәннәре? – дип башлаган сүзенә җавап бирүче булмады. Озак итеп, буранлап-буранлап яуды корылыктан соңгы беренче яңгыр. Юешләнәбез дип тормадылар, урам тулып кешеләр йөгереште. Икенче көнне иртән үк мин чишмәгә йөгердем.
– Ни хәл син? – дип соравыма ул шулай ук пышылдап кына җавап бирде. Яңгырда түгел иде аның хикмәте. Шулай итеп, барысы да элеккечә, дигән өметләрем акланмады. 

– Ләйлинур әбиең мәрхүм булган, – дип каршылады мине әни чишмәдән кайтуга. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем, гаҗәпләнмәдем дә бугай: бу хәбәр чишмәдән күңелемә салып алып кайткан хәвефнең дәвамы кебек кенә тоелды.
Ләйлинур әбинең җеназасын капка артыннан гына күзәтеп калдым.
Әмма беренче тапкыр минем шул кешеләргә ияреп, зиратка барасым килде. Моңа кадәр күрше-күлән бергә җыелып, шаулаша-шаулаша Сабантуйга ашыгып киткәннәрен капка артыннан күзәтеп калганым булды, ләкин ул вакытларда да мин Ләйлинур әбине озаткандагы кебек ямансуламаган идем.
Үтереп су эчәсе килгәндәге кебек бер мизгелгә дә кичектереп булмый торган теләк: минем кешеләр янында буласым, аларны үземә каратасым килә. Уйларым белән бернигә дә карамый халык артыннан иярергә дип карар итсәм дә, аякларымны тыңлата алмадым мин ул көнне: чуеннан коелган сыннар кебек җиргә береккәннәр.
– Әни, Ләйлинур әби анда үзе генә калдымы? – дип сорадым олылар кайткач. Зираттан тиз әйләнеп кайттылар ул көнне. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр: һәрхәлдә, әти белән әни капкага кагылганда, мин урынымнан кузгалмаган идем әле. Ләйлинур әбинең җеназасы да үзе кебек тыйнак һәм артык мәшәкатьсез генә булгандыр. Мине күрүгә әнинең күз каралары ук киңәеп киткәндәй булды.
– Балакаем, балам, курыктыңмы әллә? – дип ул мине тизрәк кочагына алды. – Юләр дә инде үзебез, кем инде үлем-китем вакытында баланың үзен генә калдыра? – дип үзләрен битәрләргә кереште. Әни минем сорауны үзенчә шулай аңлады, ә менә һәрвакыт җитди әтинең балтасына үрелгән кулы һавада эленеп калды.
– Юк, кызым, – диде ул, каядыр аяк астына карап. – Ләйлинур әбиең ялгыз түгел анда. Ул карты Газиз бабай янына, әтисе белән әнисе янына китте.
Әти шулай диде дә берәүгә дә карамыйча гына балтасын алып, бакча артына төшеп китте. Без әни белән өйгә керергә борылган идек, тәрәзә каршындагы миләш агачында утырган ак төстәге бер кошны күреп туктап калдык. Ул да төймә кебек чем кара күзләрен безгә төбәп карап тора иде.
– Әни, кара, нинди кош килгән безгә! – дип, әнинең итәгенә сарылдым мин. Гәрчә ул кошны әни дә шунда ук күреп алган иде. Әни тавышланма дигәндәй, бер кулын күтәрде. Шактый озак карашып тордык без. Кош ишетелер-ишетелмәс кенә бер чыркылдап алды да күккә күтәрелеп очып китте. Без өйгә кердек. Кич белән утларны сүндереп йокларга яткач, әни әтигә пышылдап кына болай дип сөйләде: «Борылып карасам, миләш ботагына ап-ак бер кош кунган. Ак күгәрченгә дә охшаган үзе, әмма безнең
якта андыен күргән юк иде әле. Бу гади күгәрченнән кечерәк кебек күренде. Күзләре... чем кара, шундый акыллы итеп карыйлар. Ләйлинур әбинең җаны кайткандыр, дип уйладым инде. Ләкин никтер Нәфисәгә кара тора иде бугай ул. Нигә икән?..»
«Нәфисә курыкмадымы соң?» – Бусы әтинең тавышы. «Ул бер сүз
дәшмәде, бер сорау да бирмәде», – ди әни.
Мин курыкмадым ул вакытта. Куркырга кирәк дип тә белмәдем. Моңа кадәр берәүнең дә минем күзгә туры караганы юк иде, ә менә Ләйлинур әбинең кошы карады. Минем өчен яңа, рәхәт тойгы иде ул. Шуңа да аны тагын күрәсем килә иде...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев