Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яфрак

Яфрак буйлап әллә сулар ага, Әллә күз яшьләре тамчылый.

Каенымда сыңар яфрак калган,

Йолкып-йолкып көзге җил исә...

Нинди куәт тотып тора икән?!

Зәгыйфь кенә яфрак югыйсә.

Каенымда сыңар яфрак калган,

Көн дә карлы яңгыр камчылый.

Яфрак буйлап әллә сулар ага,

Әллә күз яшьләре тамчылый.

Авырлыклар баса иңнәремне,

Башкайларым һәрчак ваемда.

Чыдамлыкка гүя һәйкәл булып,

Сыңар яфрак тора каенда.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев