Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Йөгерәм дә чыгам, йөгерәм дә чыгам...

Түзәр чама бетте, олы юлга таңнан – йөгерәм дә чыгам, йөгерәм дә чыгам...

Мин югалмам, мин булырмын тамга –

Юл чатында киңәш көткәннәргә...

Сөләйман

Йөгерәм дә чыгам, йөгерәм дә чыгам –

барган сукмак кына чатнамасын...

Шундый таркау чагым, шундый зәгыйфь чагым –

торсаң идең көтеп... чатта басып...

Чаң сугарга әзер – чарасызлык иңдә,

эзләмим лә юл чатында тамга!

Үзең кирәк, сүзең кирәк, бер киңәшең –

бу мизгелдә, бу минутта җанга...

Шундый читен чагым – җил уйнаклый тагы,

аңа нәрсә?! – чакрымнарга чыдам...

Түзәр чама бетте, олы юлга таңнан –

йөгерәм дә чыгам, йөгерәм дә чыгам...

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев