Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Үзең ничек чыдыйсыңдыр?

– Тукта, Сөю, кабынма, – дип, – Тигез җирдә абынма, – дип, – Акыл күпме тукый торды...

– Тукта, Сөю, кабынма, – дип, –

Тигез җирдә абынма, – дип, –

Акыл күпме тукый торды...

Ә Мәхәббәт күтәрде дә

Әйтерсең лә ташка орды –

Сабыр канатларым сынды.

Каеннарым яфрак койгач,

Көзнең салкын сулышын тойгач,

Карашларың мине тапты.

Син каршымда елмайганда,

Күкләр зәңгәр, көннәр якты,

Гомеркәйләр шундый татлы.

Бу сөюем – соңгысыдыр,

Көемнең иң моңлысыдыр.

Судан алып, утка салып,

Юри мине сыныйсыңдыр.

Дөрләп януымны күреп,

Үзең ничек чыдыйсыңдыр?

Белмим, ничек чыдыйсыңдыр?!

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев