Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)

– Суфияның Минвәлидән алты айлык авыры бар икән! – Буран тынган иртәдә Зөлхәбирә өчен коточкыч шушы хәбәрне Хисмәт җиткерде. – Армиядән чакыртып кайтарасылар, никах укытасылар, ди, имеш... Башта ул моңа ышанмады. Аннан хурлыклы хис бөтен күңелен биләде...

Романның башын монда басып укыгыз.

Йолдыз булып ялтыра!..
Кыш соңгы көннәрдә хәйран тузынды – котырып буранлады. Кар мул яуганга аны як-якка ыргытырга да авыр була башлады.
Зөлхәбирә иртәнге савымнан кайтып, чәй эчте дә капка төбенә кар көрәргә чыкты. Тыгыз, авыр көртне кистереп ала да җилләп еракка ыргытырга тырыша. «ЮМЗ» тракторы белән урам карын эттереп юл салып йөргән Хисмәт бу юлы сәлам генә биреп үтмәде. Кабинасыннан төшеп, классташы белән озаклап сөйләште. Ул Хәбир белән хат алыша. Алар ферма буенда очрашканда, хатта язылганнар буенча гәпләшеп алалар. Бу юлы Хисмәттән ишеткән хәбәр аяктан ега язды аны. Хисмәт бу хәбәрне Зөлхәбирә белә дип ялгышты. Белми иде, белми иде!..
– Суфияның Минвәлидән алты айлык авыры бар икән! – Буран тынган иртәдә Зөлхәбирә өчен коточкыч шушы хәбәрне Хисмәт җиткерде. – Армиядән чакыртып кайтарасылар, никах укытасылар, ди, имеш...
Башта ул моңа ышанмады. Аннан хурлыклы хис бөтен күңелен биләде. Өйгә кергәч, тыела алмыйча, Минвәли көчләмәкче булган караватка авып, тәгәрәп-тәгәрәп елады. Очраклы гына килгән Зәйтүнә апасы тынычландырам дип, киресенчә, бу хәбәрнең дөрес булуын раслады гына. Елаудан туктау белән бар җиһанга күрә алмас дәрәҗәдә нәфрәт күзләре белән бакты. Барысын да күз 
алдына китерде. Әйе, эштәгеләр башкача карый. Нидер әйтмәкчеләр, ләкин әйтмиләр. Кибеттә арттан озаклап карап торалар сыман. Лилия очрашмаска җай эзли кебек тоелды. Кадыйр абыйның байтактан инде сөйләшкәндә, башы аска иелгән... Их, мин бит боларны ятимә булганга кызганалар дип уйладым. Кызганмасыннар дип, көчле булырга тырыштым. Их! Нинди мыскыл! Бу ярсу, хурлыклы халәттә ятып торып булмый иде – сикереп торды да шкаф тартмасыннан ике пакетка бүленгән хатларны ярсуын тыя алмыйча алып ташлады. Берсендә Минвәлидән килгән хатлар булса, икенчесендә – Хәбирдән иде. Берсе калтыранган куллардан шуып чәчелеп китте. Идәнгә, әйтерсең, корама юрган яптылар. Ак җирлеккә зәңгәрсу җеп белән аңлаешсыз бизәкләр чигелгән кисәк-кисәк корама өстендә басып тора ул. Өзелмәс, нык җепләр белән ихлас йөрәктән тамган хисләр чигелгән иде боларда! Саф иде алар! Ниләр язган иде? Баш эшләми. Бары кыңгыраулар чыңлый! Бары кыңгыраулар аваз сала... Уйлау сәләтен югалтты микәнни? Тукта! Нигә шул кадәр сызгыра ул җиһан? Соңгы айда Минвәли хатлар язмады. Менә хикмәт кайда икән! Оятсыз! Ах!..
«З-з, ч-ч, ш-ш-ш, сь-щ-щ, ц-ц...» Җиһан авазлар көйли! Ниләр сөйли?!. Минвәлидән корсаклы!.. Баш гүли...
Ул сөйгән егетенең барлык хатын ертты, ахыр чиктә йомарлады. Әйтерсең, шуның белән ул аннан үчен, ачуын алды. Сөю хатларын йомарлаган саен йөрәге куырыла, колаклар чыелдый, ерткан саен күңелен хыянәт кисә. Бераздан ул үзенең чын мыскылга калуына төшенде.
– Адәм көлкесе! Ах! Ул бит Суфияны да сөеп йөргән. Сукыр, сукыр икәнмен...
Бер ноктага төбәлде. Күзләре кысылды, иреннәре бөреште. Күңелне чиркандырып, пычрак хис – чиксез нәфрәт ярып керде. Мәгънәсез аваз белән шаулаган тоташ буш дөнья да аны үчекләп, ачуын китерде:
– Ш-ш-ш, ч-ч-ч, щ-щ, ыс-с, ц-ц-с-с-с...
Юк, басып калып булмый иде бу хурлыклы, хыянәтле мәхәббәт каршында – ул кабат караватка ауды. Әле үткән җәй башында гына Яшьлек аланында кулга-кул тотынып йөрүләре, Баланлы тау итәгеннән йөгереп төшүләре, «ялгыш» егылып, бер-берсенә тартылулары, Минвәлинең кыңгырау чәчәк җыеп, бүләк итүе, үбәргә омтылуы, үзенең үптермичә шаяруы – беренче саф мәхәббәтнең матур, бәхетле мизгелләре күз алдыннан үтте. Күз читеннән кайнар яшьләре тәгәрәште. Аннан Минвәли белән аралашкан соңгы өч көн күз алдына килде. «Их! Без өч кызны бергә күргән саен «өчлек союзы» дип үчеклиләр иде ләбаса. Дуслык! Син кая югалдың? Лилия! Бу хәлләрне белә идең дип уйлыйм. Нигә әйтмәдең? Минвәлигә тугрылык саклап, клубка да чыкмадым, шуңа синең белән, Лилия, аралашулар да бик сирәк була иде шул. Таңнан торып, фермага эшкә барасы булгач, иртә ятып йокланылды. Әйе шул, хезмәттәшләрем өлкән хатын-кызлар булгач, өлкәннәр фикере белән яши башладым. Бәлки, шуңа яшь кызлар кебек чытлыкланып, клубта йөрергә теләгем дә булмагандыр. Вакыты да җитмәде бугай...» Күңелдән үз-үзе белән әнә шулай сөйләште ул.
Минвәли китү белән, авыл советы башлыгы Зөлхәбирәне нәкъ өч тапкыр клубка мөдир вазифасына чакырды. Ризалашмады. Аның анда эшләргә теләге юк иде. Әйтерсең, әнисе аңа өйрәтелгән таналарын мирас итеп тапшырган, ә ул ташламаска сүз биргән. Иртән йокыдан торулар авыр булса да, сыер саварга йөрүен дәвам итте ул.
Зөлхәбирәнең өендә, ул теләгәндә генә аваз салучы, баш түбәсендә кыңгырау сыман түбәтәе булган, тере сыман бердәнбер хәрәкәт итүче нәрсәсе – будильнигы бар. Әгәр аны терегә санаса, өй эчендә башка хәрәкәт итүче бер генә нәрсә дә юк. Чәчәк атып утырган гөлләре бар икән, гөлләре! Тагын? Тагын күңеленә сүнмәс яктылык, җылы, көч биреп торган гәрәбәсе бар. Ул өстәлдән үрелеп, гәрәбә алды, куш учында януын-яктыруын карады. Әнисенең еш җырлаган җыры исенә төште. Урында яткан килеш тулы тавышына җыр сузды. Әгәр берәү өйгә керсә, кычкырып җырлап яткан кызны күрсә, тилергән дип кызганыр иде.
Сары-сары гәрәбә,

Югалмасмы әрәмгә?

Егет биргән муенса,

Нәрсә икән уенда?
Йа Ходаем, мин бит бу җырны өйрәнмәгән дә идем, каян җырлый алдым? Әллә фәрештәләр булышамы миңа? Булыша?! Һе, ни дим әле мин? И Аллам, газиз анам язмышын миңа да язган түгелме соң? Анасы атамны үзенә караткан, кызы – минем сөйгән ярымны... Ни бу? Бу ни? Очраклылык юк, диләр. Кабатланган хәл очраклылык булмый лабаса. Зөлхәбирә кабат кычкырып торып җырлап җибәрде:
Сары-сары гәрәбә,

Ярдан түбән тәгәрә,

Су төбендә калтыра,

Йолдыз булып ялтыра.
Их!.. Бөгәрләнеп килеп сулкылдады. Аннан тынып калды. Уйлар гына тынмады. «Егетле-ирле буласың килсә... Ни диде Сәлия түти безгә килгәч? Тукта! Сәлия апа әйткәннең кайчан алтын булганы бар? Очсыз сүздән түгел, халык җырларыннан хикмәт табаргадыр...»
Зөлхәбирә торып утырды. Тәрәзәгә таба борылды, анда йолдызлы күк! Әнисенең дә җаны шул йолдызлар арасында бит инде.
– Әнием! Син шулкадәр көчле булгансың! Кеше күрмәгәндә калтырап еласаң, кеше янында гәрәбәң кебек янып тордың, авылның бер якты йолдызы идең бит син!..
Күңеленә ныклык, көч ургылып керде. Чәй куйды. Гәрәбәләргә төбәлеп, һич тартынусыз чөмереп чәй эчте. Аягы белән генә урындыкны өстәл астына этеп кертте. Гәрәбәне кабат учына кысты.
– Ялтыра, гәрәбә! – диде ул үзалдына. Аннан, «ничек ялтыратырга бу гәрәбәләрне?» – дип, озак кына аларга сокланып карап торды.
Зөлхәбирә җырны тагы бер кат җырлады. Дөньяга битараф хис барлыкка килде. Ул ваемсыз гына урынын җәеп йокларга ятты.
Эш – адәм баласына иң сихәтле дәва. Әле генә томырылып эшләгән хезмәттәшләрнең, ике кулга бирелгән бер эшләрен тәмамлауга, Зөлхәбирәгә сынаулы караш ташлап, күзләре белән бораулаганнары инде яхшы сизә. Зөлхәбирә дөньяны өйрәнеп бара иде: әйтәсе килә боларның, әйтә алмыйлар. Бу карашлар күптәннән каезлый аны. Тома ятим булганга кызганып карыйлар дип, күп ялгышкан икән ул. Хәзер генә аңлады кыз. Димәк, бу вакыйга авылдашлар телендә күптәннән йөри. Юк, Зөлхәбирә, авызыңны да ачма! Сиздермә! Су төбенә төшеп калтыра, әмма җир йөзендә, кеше алдында үзеңне кызгандырма! Минвәлигә булган нәфрәт сыгылмаска көч бирә. Сыгылмаячак! Чөнки күңеленә чиркангыч нәфрәт хисе шулкадәр нык урнашты, хәтта бәгъре катты.
– Кайта торыгыз! Без Зөлхәбирә белән кайтабыз! – диде Мәүва.

Зөлхәбирә аңлады.
Ферма юлыннан авылга табан туры юлга төшкәч, Мәүва тамак кырып сүз башлады:
– Кызым! Син ишеткәнсеңдер инде?
– Ишеттем, бер сүз дә әйтмә башка яме, Мәүва апа! Алар минем өчен дөньяда юк!
– И-и кызым, әниең язмышы сиңа да язылган микәнни соң? Мәхәббәт өчен көрәшәләр! Зинадан ясалган корсагын теләсә нишләтсен! Сөйгән ярны алай тиз генә бирмиләр. Яшьли сөйгән яр гомер-бакый онытылмый. Күңелеңдә төзәлмәс ярасы калыр.
– Ярасын ямармын.
– Ай, балакаем, Халисә кебек бигрәк үҗәт, үзсүзле син! Ир бирмәк, җан бирмәк, диләр. Яраткан егетеңдер бит?!
– Мәүва апа, минем өчен ул юк. Булды! Башка әйтмә!

– Ярар. Уф-ф... Ярар, балакаем... Хәбир язамы?
– Яза! Мин дә язам.
– Ярар, балакаем!
Зөлхәбирә капкадан керү белән күңелендә туган җырны җырлады:
Сары-сары гәрәбә,

Минем йөрәк – мәгарә,

Су төбендә калтыра,

Тау башында ялтыра.
Иллә дә рәхәт булып китте Зөлхәбирәгә. Җыр юаныч кына түгел, үзең җырлаганда, куаныч та була ала икән. Болдырга баскач, иркен итеп сулыш алды. Көн туды. Хәйран яктырып килә. Бу яктылык кыз күңеленә дә күчте. Ул үзалдына усал гына елмаеп куйды. Кем әйтә аны горурлык начар хис дип?

Дәвамы бар.

"КУ" 9, 2020

 Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев