Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Прәникле төшләрем...(дәвамы)

– Таптым... Ур-ра, таптым... Юлны таптым, әти, – дип, җан-фәрман кычкырып, башымдагы колакчынлы бүрегемне салып, югары чөеп җибәргәнмен.

– Таптым... Ур-ра, таптым... Юлны таптым, әти, – дип, җан-фәрман кычкырып, башымдагы колакчынлы бүрегемне салып, югары чөеп җибәргәнмен.

Әти дә тоемлады ахрысы минем тавышны. Ерактан ук бауга тотынып, аның миңа таба дәү-дәү адымнар белән якынлашып килүен абайладым.

– Нигә кычкырасың, улым? – диде ул, килә-килешкә.

– Юлны таптым, әти. Әнә, маягы да бар. Бу инде чын юл, туп-туры базарга, прәникле Өчилегә илтә торганы...

Үзе дә каты карга чыгып баскач, биегән сыман итеп, куанычыннан олтанлы зур итекләре белән шап-шоп тыпырданып алды.

– Маладис, улым, булдырдың, – дип мактады үземне. – Тапсаң син генә табарсың дип уйлаган идем аны...

– Бар, әти, атны алып кил. Мин монда көтеп торам, – дигәнмен шунда, эреләнә төшеп.

Миңа ни, юл табылгач, юыртып китеп барасы гына калгандыр төсле тоелган инде.

– Эшнең иң зурысы алда әле, улым. Атны туарырга туры килер, шунсыз юлга алып чыгып булмас үзен, – диде ул, мине хафага салып. Күңелем белән юлда, юлда гынамы соң, базарга ук җитеп килә идем бит инде мин.

Әти килгән юлдан без икәүләп ат янына әйләнеп кайттык. Безне күргәчтен дә, куанычыннанмы икән, ат пошкырып куйды. Аның яллары, ап-ак төскә кереп, буранга уралган иде инде. Аркасыннан сизелер-сизелмәс кенә җылы пар бөркелеп тора.

Аркалыкны күтәрә төште әти. Аннан дилбегә очларын эләктереп куйды.

– Син, улым, йөгән очыннан тартып, атны юлга таба әйдәрсең, ә мин тәртәләреннән күтәреп ярдәм итәргә тырышырмын, – диде ул. Әмма ат, ике-өч мәртәбә кузгалырга теләп талпынып караса да, кузгала алмады, гөрселдәп кире карга чумды.

Әти дәшми генә атны туарырга кереште. Хәер, туару дип, бөтенләй үк туармады инде. Камыт һәм ыңгырчаклары атның үзендә калды, түбән тартып торган чана тәртәләреннән аерды ул аны.

– Әйдә, малкай, тагы бер көчәнеп карыйк, – диде, ниһаять, йөгән очын үз кулына алып. Ат, әле очарга гына өйрәнеп килгән кош баласыдай, җан-фәрман алга тартылды.

Әмма аяклары кар көртеннән ничек килеп чыккан булса, шундый ук тизлектә кире кар астына кереп югалалар.

– Әйдә, бахбай, әйдә, – ди-ди тартты аны әти. Ул тагы ыргылды һәм тагы көрткә чумды. Тагы ыргылды...

Атның, ялларын җилгә таратып, болын сукмагыннан чабып барганын кем генә сокланып, хәйран калып күзәтмәгән икән бу дөньяда. Камиллек, җитезлек һәм сылулыкның үрнәге бит ул башын бераз артка ташлап, койрыгын дуга сыман күтәрә

төшеп чабып барган аргамак. Ат чабар өчен, җилдәй җилдерер өчен яратылган. Кар көрте өстеннән тырмаша-тырмаша үрмәләү өчен түгел. Әмма бу очракта башка чарасы юк иде бахбайның. Көрт өстеннән үрмәләү дип әйтү дөрес булгандырмы ул очрак өчен, йөзеп бару дип әйтүме... Ни итсә итте, өч-дүрт мәртәбә туктап хәл алаала, тояклары белән йомшак кар көртләрен ишеп, юлга чыгып җитте ул, ниһаять, һәм аяк астындагы юлны тоюдан, бар тәне белән калтыранып, өстенә ябышкан карны кагып алды. Шатлыгыннанмы, пошкырып кешнәп үк җибәрде. Буран артыннан чана

янәшәсендә бер ялгызы калган сыер мөгрәп җавап кайтарды үзенә. Хайван диген инде син аларны, әнә ич, нинди акыллылар.

 

Атны миңа калдырып, чана белән сыер янына китеп барды әти. Ул кушканча, йөгән очын кулыма урап тоттым да аның кире кайтуын көтә башладым. Башыма һич сыймый, күз алдыма китерә алмый азапландым – атсыз калган чана белән сыерны ни эшләтә, ничек алып килә инде ул хәзер.

Бахбай да шул хакта уйлана иде булса кирәк. Моңсу гына миңа карап тора. Буранда юл югалтуда, һәм безнең шул тикле тоткарланып изалануыбызда ул иң элек үзен гаепле

саный иде булса кирәк.

«Син гаепле түгел, малкай, бу буранда юлны табу түгел, маңгаең белән килеп төртелми торып, маякны да күрерлек түгел бит, әнә», – дип әйтәсем килде аңа.

Әти киткәнгә инде байтак гомер узды, ә ул юк та юк, һаман күренми. Пошаманга төштем, нигә шулай озак тора икән ул, бер-бер тавыш-хәбәр бирсә икән. Каршы да барып булмый, чөнки атны кулдан ычкындырырга ярамый. Бер урында селкенмичә торгангадыр, аяк-кулларга да суык үтә башлады инде.

– Әти, син кайда? – дип кычкырдым. Җавап ишетелмәде.

Атның яңакларын, борын очларын сыйпап тордым. Ул түзә, көтә бит әнә, мин дә сабыр итәргә тиеш, дип, үз-үземне тынычландырдым.

– Улым, – дигән тавыш ишетелде, ниһаять. Тавыш килгән яктан тонык кына булып әтинең шәүләсе шәйләнде бераздан. Ике тәртә арасына кереп, бата-чума ат чанасын өстерәп килүе икән аның. Үз аякларың белән атлау мөмкин түгел, ә ул анда ат чанасын өстерәп килә, әнә. Тавыш биреп, аны ашыктырганым өчен кыен булып китте, уңайсызландым. Әтинең колакчынлы күн бүреге астыннан пар бөркелә иде.

Чананы юлга тартып чыгаргач та, тәртә арасыннан чыгып, үзе урынына җәт кенә атны җигеп куйды ул. Шундук буран эченнән озын-озын итеп сузып ике мәртәбә сыер мөгрәгәне ишетелде. Ә мин сыер хакында бөтенләй оныткан да идем инде.

– Сыер үзе генә калдымы, әти? Ул анда ничек торыр, – дидем борчылып.

– Кая китсен, улым. Көрткә баткан сыер суга чумган балта кебек ул...

Чана өстендә яткан кожан торыпшаны алып, ул кире борылды.

– Ә монысы нигә? – дип кызыксындым, иске соры торыпшага күрсәтеп.

– Сыер ат түгел, улым, аны торыпша өстенә менгезеп булса, шуның белән өстерәп килми чара юк.

Аңлагандай баш кактым. Әти китеп барды. Ә вакыт үтә, буран да басылмый.

Көннең кай вакыты икән инде хәзер? Өчиледә базар башланды микән?.. Тарала гына күрмәсен инде. Без килеп җиткәнче көтсәләр ярый ла... Ат та тынгысызлана башлады,

басып торган җирендә аякларын тупырдатып, өстенә сарылган карны кагып алды.

Ә минем күз әти киткән якта, ак буран эченнән чираттагы мәртәбә аның шәүләсе күренгәнне көтәм.

Шәүләдән элек, аның авыр сулап уфылдаганы ишетелде бу юлы. Аннары – кар көрте өстеннән өстерәлгән кожан торыпша шыгырдавы. Унга кадәр саныйм да көтәм, унга кадәр саныйм да көтәм... Шулай санагачтын, алар якыная төсле иде. Һәм, ниһаять, су өстендәге көймәдә йөзеп килгән кебек, торыпша өстенә яткан сыер да шуып килеп җитте.

Яңадан җылы толып эченә төреп, чана түрендәге ышык урынга утыртты мине әти. Аякларым чираган, авыз-борыннарым күшеккәнлеген шунда гына аңладым.

Юлыбызны дәвам иттек. Үзебез юлда булсак та, күңелем белән инде Өчиле базарында идем мин. Прәник сатучы апалар янында...

Әтинең «трр» дип, ат туктаткан тавышына уянып киттем бу юлы. Ул кем беләндер сөйләшергә кереште. Мин толып эчендә изрәп оеган көе, күзләремне ачарга иренеп, ятуымны дәвам итәм.

– Заһидулла абый, исәннәрме? – дип, күптәнге танышын очраткандай, җылы итеп күреште әти.

– Мөхәмәтсафа, син түгелме? Бу кара буранда нинди җилләр ташлады үзегезне? Ничек җөрьәт итеп юлга чыктыгыз? – дип җавап кайтардылар аңа. Бераз карлыга төшсә дә, гаҗәеп тыныч, җанга үтеп керә торган ипле тавыш иде ул кешедә.

– Авылдан чыкканда, буранның заты да юк иде. Сезнең урманны чыккач кына башланды ул. Иң элек кар ява башлады, аннан җил кузгалды. Күзачкысыз буранга эләгербез, дип, кем уйлаган бит аны.

– Сыер да таккансыз икән. Җитмәсә, бер ялгызың. Син дөнья күргән кеше бит инде, Мөхәмәтсафа, кышкы көнгә ышанып буламыни...

– Мин үзем генә түгел, әнә, үсеп җиткән улым бар. Ул булмаса, эшләр харап иде әле... – дип, мине мактап алды әти.

Рәхәт булып китте. Кемнән-кемнән, әтидән мактау сүзләре ишетү еш тәтеми бит ул. Заһидулла абзый дигән кеше белән сөйләшә-сөйләшә, алар алгарак үттеләр.

Тавышлары тоныклана төшеп, ишетелер-ишетелмәс булды.

Бераздан әтинең үземне күтәреп алганын хәтерлим. Әмма күзләремне ачарга ирендем, җылы һәм рәхәт иде. Толыбым-нием белән мич башына кертеп салганнар үземне. Күземне

ачканда, өйдә ут алганнар иде инде. Өлкәннәр җиделе лампа яктысында чәй эчеп утыра.

Башына яшел бизәкле ак яулык, өстенә шундый ук ак алъяпкыч япкан апа уятты үземне.

– Улым, тор инде, төшәсеңме? Кайнар коймак белән чәй эчәрсең, – дип дәште ул миңа. Үз әнием тавышы дип торам, ул да шулай яратып, «улым» дип, тәмле ризыклар белән кызыктырып уята бит мине йокыдан. «Тор-тордан хәбәр килгән, торыгыз, улларым, торыгыз...» ди-ди такмаклап уята. Ә кайнар коймак минем иң яраткан ашым, «кайнар коймак», дисәләр, төн уртасында да сикереп торырга әзер мин.

– Рәхмәт, апа, – дидем, тартынып кына. – Бераз гына ятыйм да төшәрмен.

– Кәнифә... Кәнифә, дим. Бала-чаганың бар рәхәте йокыда бит аның. Ятсын, ник уятасың, йокысы туйгач торыр әле, – диде Заһидулла абый, хатынына эндәшеп.

– Ярар, атасы, ярар. Коймакны җылы чакта ашасын, эченә җылы керер, дип кенә әйткән идем. Ятып торсын алай булгач, – диде ак алъяпкычлы апа.

Бу уянмады дип уйладылармы, мине оныттылар.

– Базарга өлгермәдек инде, хәерлегә булсын, – дип, көрсенеп алды шунда әти.

«Ничек өлгермәдек?! Без бит базарга дип чыккан кеше. Өчиледә түгелмени без?» – дип кычкырып җибәрә яздым кинәт.

– Әти, без кайда, Өчиледә түгелмени? – дип сорарга җөрьәт иттем шулай да.

– Улым торган икән бит, – дип, башын күтәрде әти. Сизеп торам, кәефе үзенең дә бик шәптән түгел.

Аның өчен Заһидулла абый җавап бирде.

– Базар булмагандыр бүген. Мондый буранда җүнле хуҗа этен дә урамга чыгармый бит. Аннан, Мөхәмәтсафа, соңгы араларда базары да бик бәләкәйләнде, ярлыланды аның. Әүвәл заманнарда урамнарга сыймый торган иде Өчиле базары, мал сатучылар әллә кайлардан килә торганнар иде. Хәзер алыйм дисәң, малы юк, сатыйм дисәң – алучысы. Бетеп бара базар.

– Ә прәник... прәник бармы соң, абый? – дип аваз салдым мич башыннан.

Әмма җавап бирүче булмады. Әллә ишетмәделәр...

– И-и, Заһидулла абый, ул Өчиле базарын әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел иде бит, – дип, офтанып куйды әти. – Мин үзем әле колхозлашу башланганчы ук хәтерлим ул базарларны.

Ни генә булмый торган иде ул чактагы базарларда. Булмаса, шул кош сөте генә булмагандыр.

– Ул чаклар белән чагыштырырлыкмы? Һәр кешенең бер һөнәре яисә шөгыле бар иде ул елларда! – дип өстәде Заһидулла абый.

Өйдә бераз тынлык утырып торды. Мич каршында әвәрә килгән ак алъяпкычлы апа бүлде ул тынлыкны. Тәмле пар бөркеп торган бер коштабак бәрәңге китереп утыртты ул өстәлгә.

– Заһидулла абый, – дип, өй хуҗасына мут кына елмаеп күзен кысып алды әти.

– Минем чана башында бер чәкүшкә булырга тиеш, тамак чылатып алмыйбызмы?

– Анысы качмас, – диде Заһидулла абый. – Синең бит әле иң элек мал сатасың бар, Мөхәмәтсафа. Шуны хәл итик башта. Кәнифә, әнисе... карале, теге түбән очның Мөхәммәтҗан Газизҗаны, Кәти Газизҗанын әйтәм, сугымга мал эзли дип ишеткән идем, таптылар микән?

– Белмим шул, Заһидулла, – дигән җавап ишетелде. – Әнә, Мирсәет кайтты бугай, капка шыгырдады. Бәлки, ул белә торгандыр. Кайчан карама, шуларның Фазылҗаны

белән бит ул. Бүген дә бергәләп тауда чаңгы шудылар.

Ялт кына ишегалдына чыгып керде Кәнифә апа.

– Әтисе, – диде, сүзен дәвам итеп. – Мирсәетне төшереп җибәрдем. Хәзер белеп менәр, боерган булса.

– Рәхмәт инде, Заһидулла абый, сезгә мәшәкать тудырдым бит әле, – диде әти, итагатьлек күрсәтеп.

– Безнең Мирсәет үземә охшаган, җиңел аяклы, хәзер менеп җитәр, – диде Заһидулла абый, шаярган атлы итеп. – Синең бәхетең булса, Газизҗан үзе дә менәр әле. Малайларына атап ясаткан гармуны бар иде, аны да аласы бар.

Мирсәет дигән малайлары озак көттермәде, кайтып та керде. «Малай» дигәч тә, мин аны үзем кебек бер юеш борын дип уйлаган идем, ә ул буй җиткергән егет икән.

Чандыр гына үзе, озынча. Бит алмалары, борын очлары кызарып тора, ә авызы ерык.

– Газизҗан абый хәзер менеп җитәм диде, – дип хәбәр салды малайлары. Аннан, карга манчылып юешләнеп беткән киез итек һәм йон оекларын мич башына куярга дип килгәч, мине күреп алды.

Иң элек борынын җыерып, сүзсез генә, үземне үчекләп алды.

– Мич башында бер бәләкәй малай да утыра икән бит әле, – диде, авызын ерып.

«Бәләкәй» дигән була. Нинди бәләкәй булыйм инде мин...

Янган мич каршысына барып, кул-аякларын җылытып торды ул бераз. Миңа карап елмайды һәм күзен кысып тагы бер кат мине үчекләп алды.

Бу юлы инде мин дә югалып калмадым, әти янда гына бит, бияләй кадәрле телемне чыгарып күрсәттем үзенә.

Бераздан өйгә, Фазылҗан атлы дәү малаен ияртеп, башын кыңгыр салып, әзмәвердәй дәү гәүдәле, Газизҗан абый килеп керде. Тыйнак кына авыл өе кеше белән тулды, ул хәтта кысан булып китте.

Безнең әтинең белмәгән кешесе юк. Газизҗан атлы абзый белән дә күптәнге танышлардай күреште алар.

– Синмени әле бу, Мөхәмәтсафа?! – диде ул аңа, ике кулын сузып.

– Исәнме, Газизҗан абый. Саулармы?..

Хәл-әхвәл белештеләр беравык. Аннан Газизҗан абый дигәне безнең авыл кешеләрен сораштыра башлады. Дөнья кадәр икән таныш-белешләре. Тугантумачалары да бар икән, берәвен җизни, икенчеләрен кода-кодагый дип искә алды.

Миңа рәхәт, мич башыннан башны сузып, тик тыңлап утырам олылар сүзен.

Әтинең ни йомыш белән килеп чыгуын ачыкладылар. Шундый күзачкысыз буранда юлга чыгып, исән-аман килеп җитүебезгә гаҗәпләнде Газизҗан абзый. Сүз иярә сүз чыгып, сыерга да килеп җиттеләр, һәм шунда капылт кына өстәл артыннан торып, җилкәләренә туннарын салып, бер-бер артлы өчесе дә ишегалдына чыгып киттеләр.

Ак алъяпкычлы Кәнифә апа табын тирәсендә мәш килде. Ә теге ике малай – Мирсәет белән Фазылҗан – түрдәге шкаф каршына килеп, аның киштәләрендә торган гармуннар

белән кайнаша башлады. Мине искә дә алмыйлар, әйтерсең, мин бөтенләй юк.

– Менә бу гармунны әтигә Салих Сәйдәшев бүләк иткән, – диде Мирсәет, бер горурлык белән.

Мактанчык, дип уйлап куйдым үзалдыма. Сәйдәшевнең кем икәнлеген мин каян белим әле ул вакытта?! Ә Фазылҗан белә икән.

– Кит аннан, – дип куйды, соклануын яшермичә. – Кая, тотып кына карыйм әле, малай. Салих Сәйдәш үзе бүләк иткән, дисеңме?

– Теләсәң, мә, уйнап кара, – дип, гармунны дустына сузды Мирсәет.

Фазылҗанның бәхете, эченә сыешмыйча, эчкерсез елмаю булып, авызына, күзләренә бәреп чыкты. Теге, яшел күн белән чигелгән гармунны кулына алды да елкылдап торган телләренә, бакаларына басып-басып тарткаларга кереште.

Мин аны кычкыртып кына карый торгандыр дип уйлаган идем, ә ул уйный да белә икән. Ничек кенә уйный икән әле. Читтән карап торсаң, үзен бер дә гармунчы димәссең...

– Мал хуҗасына охшый, диләр. Бу гармун үзе уйный икән, малай, – диде Фазылҗан, бәхетеннән авызын җыеп ала алмыйча.

Ул гармунны Мирсәет ни рәвешле ипле генә кулына алган булса, шундый ук кадер белән кире урынына куйды.

– Монысы Вараксин, – диде, янәшәдә торган икенче гармунга күрсәтеп. – Әтигә аны Вараксин үзе бүләк иткән...

Гаҗәпләнүен яшерә алмый, тел шартлатып, башын чайкап куйды Фазылҗан.

Ихластан сокланып күзәтте ул бу гармунны да.

Ә Мирсәет һаман гармуннарын күрсәтә. Каян хәтерләп бетергән ул аларның исемнәрен. «Бусы – баян, монысы – ике рәтле хромка. Монысы – тальян...» Кайдан алынган һәм кем бүләге икәнлекләрен бәйнә-бәйнә сөйләп барды.

Иң соңыннан гына шкафларының аскы ишеген ачып җибәрде – анда да гармуннар икән, малай. Минем үз гомеремдә ул кадәр күп гармун күргәнем юк иде, безнең бөтен авылда булмагандыр алай. «Болар, нәрсә, шул тикле черегән байлар микәнни...» – дип уйлап куйдым. Алай дисәң, өйләре гади генә, әллә ни зур да түгел. Бу хәл минем башка сыймады. Мин ул гармуннарны санарга керешеп карадым. Унга тулды тулуын, әмма

аннан ары санын бутаганмын.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: юбилейлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев