Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

"Язу – акыл һәм йөрәк эше..."

Д.Заһидуллинаның галим – әдәбият тарихчысы һәм теоретигы, фәнни традицияләргә нигез салучы, аларны үстерүче, яхшы оештыручы, югары мәктәп укытучысы...

2019 елның 1 октябрендә талантлы галим һәм педагог, Татарстан Фәннәр академиясе академигы (2011), филология фәннәре докторы, профессор, ТФА вице-президенты Дания Заһидуллинаның юбилее.

Д.Заһидуллинаның галим – әдәбият тарихчысы һәм теоретигы, фәнни традицияләргә нигез салучы, аларны үстерүче, яхшы оештыручы, югары мәктәп укытучысы буларак танылуы Казан университеты белән бәйле. Биредә ул филология факультеты студентыннан кафедра мөдиренә һәм яңа фәнни юнәлеш җитәкчесенә кадәр юл уза. Бүген республикада фән сәясәтен формалаштыручыларның берсе, Халыкара конференцияләрдә һәм форумнарда Татарстан вәкиле, гуманитар фәннәр өлкәсендә күренекле галим буларак, ул татар халкының гамьнәре белән яши, ХХ гасыр башы зыялылары кебек үк, «милләткә хезмәтне» беренче урынга куя. ХХ гасырның күренекле татар язучылары иҗатын өйрәнү белән бергә, ул тормышта да алар билгеләгән әхлак нормаларына – гаделлек һәм яхшылык идеалына хезмәт итә, кешеләргә хөрмәт, үзенә һәм башкаларга таләпчәнлек сыйфатлары белән аерылып тора. Намуслы, зыялы, югары профессионализмга ия, шул ук вакытта йомшак һәм яхшы күңелле галимә, тыйнак кеше, катлаулы мәсьәләләрдә принципиаль, үз фикерен яклый һәм үткәрә белә. Бу сыйфатлар фән дөньясында традицияләрнең кыйммәтле тәҗрибәсен сакларга ярдәм итә.

Дания Заһидуллина – 300 дән артык фәнни хезмәт авторы, аларның 18е – монографияләр, дәреслекләр, уку-укыту ярдәмлекләре. Аның әдәбият белеме фәненә, аның методологиясен булдыруга, теориясен формалаштыруга һәм үсешен андагы методлар байлыгына, милли үзенчәлекләргә таянып аңлатуга, татар классик әдәбияты тарихын, хәзерге әдәби барышны өйрәнүгә керткән өлеше зур.

Нәкъ менә Дания Фатих кызы кебек хезмәт сөючән, эзләнүчән галимнәр бигрәк тә филология кебек әдәби текстка сизгерлек һәм сүзгә, андагы мәгънәләр байлыгына игътибар таләп ителгән фәнне үстерәләр. Аның каләменә татар әдәбияты тарихы һәм теориясе өчен иң мөһим фактларны аерып ала белү, күзәтүчәнлек, эрудиция, философия, эстетика, мәдәни семиотика, тарих һәм әдәбият фәне өлкәләрендә тирән белемле булу, әдәби тоем, зәвык, өйрәнә торган материалга аналитик якын килү хас.

Дания Заһидуллинаның фән юлы илдә филология фәннәре узган юл белән тыгыз бәйләнгән. Әдәбият үсешенең тулы сурәтен тергезү өчен шартлар туган, укучыга «яшерелгән» әдәбият, тыелган әсәрләр кайткан бер вакытта ул титаник текстология эшен башкара. Аның тарафыннан фәнни әйләнешкә әдәбият теориясенә караган һәм моңа кадәр өйрәнелмәгән, аз билгеле хезмәтләр – Г.Сәгъдинең «Мохтасар кавагыйде әдәбия», «Мохтасар кавагыйде әдәбиягә гыйлавә», «Әдәбият ысуллары», «Әдәбият мөгаллиме», Г.Батталның «Нәзарияте әдәбия», Г.Ибраһимовның «Әдәбият дәресләре», «Әдәбият кануннары», Гата Исхакыйның «Әдәбият юллары» һ.б. кертелә. Болар аңа татар әдәби-теоретик фикеренең бөтенлекле формалашу һәм үсеш сурәтен тергезергә, борынгы заманнардан алып, ХIХ гасыр ахырына кадәр төп үсеш юнәлешләрен һәм этапларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Бу эзләнүләрнең мөһим нәтиҗәсе булып, «татар әдәбияты теориясе» төшенчәсе, аның Европа һәм рус әдәбияты теориясеннән үзгә эчтәлеккә ия икәнлеге ачыклана. Әдәби әсәр, әдәби иҗатның үзенчәлекләре хакындагы законнар һәм күзаллаулар тупланмасының – милли яшәеш фәлсәфәсенә һәм шуңа бәйле милли иҗади аңга бәйле булуы билгеләнә (Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият кануннары һәм заман / Татар әдәбияты нәзариясе барлыкка килү һәм үсеш этаплары: монография. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 271 б.).

Бер үк вакытта Д.Ф.Заһидуллина мәдәниятнең тирән диахрон үзгәрешләре яссылыгында ХХ гасыр башы әдәби-тарихи барышның һәм аның милли үзбилгеләнүен тәэмин иткән үзенчәлекләрне тикшерә. Аның тырышлыгы белән бер төркем язучылар мирасы халыкка «кайта»: Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин, Мөхәммәтхәнәфи Кайбышев, Фәйзи Вәлиев, Әхнәф Тангатаров, Шаһит Әхмәдиев, Нәкыя һ.б. Алар иҗатының бер кыйпылчыгы «Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы» (2003; 255 б.) монографиясенә кушымта итеп урнаштырыла. Моннан тыш, Д.Заһидуллина тарафыннан 2004 елда Гали Рәхимнең иҗаты, ХХ йөз башы проза әсәрләре тупланмасы (Рәхим Г. Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б.; Татар хикәяләре: ХХ гасыр башы. – Казан: Мәгариф, 2007. – 399 б.) нәшер ителә. Бу тикшеренүләр гасыр башы татар әдәбияты, аерым авторлар иҗаты хакындагы күзаллауларны үзгәртә: ХХ гасыр башы татар әдәбияты эстетик төрле һәм күпкатламлы, төрле әдәби юнәлешләр һәм агымнар янәшә яшәгән барыш буларак күренә.

ХХI гасыр башында әдәбият белеме социологик басымнан, тенденциоз һәм идеологик шәрехләүләрдән арына бара, әдәбиятны әдәби-эстетик яссылыкта өйрәнү кирәклеге ассызыклана. Гуманитар фикернең дөнья мәдәниятен Гареб моделе тирәсендә «үзәкләштерүдән» баш тартуы Шәрык мәдәнияте кыйммәтләрен, нигез сыйфатларын барлауга этәрә. Бу шартларда милли тарихи-әдәби барышны тикшерү, ХХ гасыр башы татар әдәбиятының тулы картинасын тергезү, аның тарихының төп принципларын ачыклау ихтыяҗы туа. Шул ихтыяҗга Д.Заһидуллина Н.Йосыпова белән язган ике китаптан гыйбарәт әдәбият тарихы дәреслеге җавап бирә (Заһидуллина Д.Ф. XX гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек / Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова 1 нче китап: XX йөзнең беренче яртысында татар әдәбияты. – Казан: Казан университеты, 2011. – 229 б.; 2 нче китап: XX йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты. – Казан : Казан университеты, 2011. – 196 б.).

Галимнең татар әдәбиятындагы яңа күренешләр хакындагы тикшеренүләре аеруча кыйммәтле. Бу – галимәнең яраткан темасы. Ул татар модернизмы һәм авангардының уникаль поэтикасын үзенә генә хас тирәнлек белән аңлата, аның әдәби-эстетик закончалыкларын ача, аларны өйрәнү өчен махсус инструментарий булдыра. Татар әдәбият белеме өчен катлаулы булган төшенчәләр («мәдәниятнең классик булмаган тибы», «сызлану әдәбияты», иҗади аңдагы экзистенциаль компонент, дөнья сурәте трансформацияләнү, әдәбияттагы эчке синтетизм һ.б.) аның каләме белән ачыклык һәм фәнни дәлилләнү таба.

Татар әдәбиятында модернизм күренешенә багышланган ике монографиядә (Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 255 б.; Загидуллина Д.Ф. Модернизм в татарской литературе первой трети ХХ века. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2013. – 207 с.) ХХ гасырның беренче чиреге милли әдәби барышында классик булмаган мәдәният тибының феноменологиясе һәм поэтикасы аңлатыла. Татар әдәбият белеме өчен бу хезмәтләр концептуаль әһәмияткә ия: алар ХХ гасыр башында милләтнең үсеш юлларын эзләүнең, яңа

тормыш кору һәм милли мәдәниятне камилләштерү мөмкинлекләрен барлауның – әдәби барышта үзенчәлекле үсеш баскычы булган модернизмның яңа агымнарында чагылыш табуын дәлилли. Фәнни әйләнешкә кертелгән материал, аның гыйльми дәлилләнүе һәм адекват эстетик бәяләнүе татар әдәбиятында модернизмның «соңармавын»: бу чор язучылар иҗатында әдәби аңның экзистенциаль тибы күзәтелгәнлекне; яшь авторларның максат итеп яңа, якындагы традиция чикләреннән чыгып киткән, тәҗрибәләргә йөз тоткан «стиль» булдыруын, әдәби сурәтләүдә символизмга һәм импрессионизмга, ә 1920 елларда футуризмга һәм имажинизмга хас принципларны һәм алымнарны үзләштерүен күрсәтә. ХХ гасыр башы татар модернизм әдәбиятында Д.Заһидуллина үзенчәлекле агым – «сызлану әдәбияты»н аерып чыгара, анда әдәби аңның экзистенциаль тибы һәм традицион, һәм яңа иҗат принциплары һәм алымнары системасы аша гамәлгә куелганлыкны исбат итә: ХХ гасыр башы татар прозаиклары үзләренең геройларын «чиктәш халәттә», экзистенциаль шомлану, чарасызлык, читләшү, курку, борчылу кебек кичерешләр өермәсендә сурәтлиләр, бу вакытта тормышның мәгънәсенә төшенү, яшәүнең чиклелеген аңлау, милли-мәдәни үзбилгеләнү күзәтелә. Гаять киң текстлар корпусын эчке, имманент анализлап, «сызлану әдәбияты»на хас булган әдәби форма үзенчәлекләре табыла: «аң агышы» алымына мөрәҗәгать итү, кыйссага тартым жанрлык бөтенлекләре хасил булу, лиризмның, автор-хикәяләүче сөйләмендә риторик-публицистик башлангычның активлашуы, сурәтләнә торган күренешләрне символлаштыру вакытында гомумиләштерү принципларының кулланылуы һ.б.

Әлеге материалны анализлау һәм гомумиләштерү галимәне «Кеше – Алла» оппозициясе тәртипләгән традицион дөнья сурәтенең үзгәрүе хакындагы киң колачлы нәтиҗәгә китерә: аңа алмашка ХХ йөз башы татар әдәбиятында мәгърифәт һәм белемсезлек каршылыгына корылган реалистик дөнья моделе килә. Д.Заһидуллина фикеренчә, бу чорның башлангычында татар әдәбияты эстетик күптөрлелеккә ия булу белән бергә, фәлсәфи концепцияләрнең төрлелеге белән дә аерылып тора: традицион суфичыл фәлсәфәгә нигезләнгән әсәрләр языла, бер үк вакытта традицион образлар, мотивлар үзгәрә, алар үзгә эчтәлек ала. Күп кенә яшь авторлар (Г.Исхакый, Ш.Камал, М.Хәнәфи, М.Гафури) идеализм фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итәләр, трансцендентализм һәм экзистенциализм белән кызыксыналар (Дәрдемәнд, Г.Тукай, М.Гафури, Н.Думави, Ә.Тангатаров). Дөньяны танып-белү мөмкинлеген шик астына куйган, агностицизм фәлсәфәсен белдерә торган (Ә.Тангатаров, «Хәят мәҗһүл»), субъектив идеализм, иллюзионизм тәгълиматы дулкынында (Г.Рәхим «Җәйге нәсер») әсәрләр языла. Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич шигырьләрендә, Ф.Борнаш, Н.Исәнбәт поэмаларында, фәлсәфи трактатларда (Г. Гобәйдуллин, «Юлдаш эзләгәндә») һ.б. күпсанлы әсәрләрдә эсхатологик тематика һәм проблематика чагылыш таба. Бу процесслар ярдәмендә галимә 1906-1908 еллар татар әдәбиятында мәдәниятнең классик булмаган тибына караган яңа дөнья моделе формалашуны исбат итә. Аның нигезендә түбәндәге оппозицияләр ятканлыкны ачыклый: реаль / трансценденталь; яшәү / үлем, үткән / бүгенге, макрокосмос / микрокосмос (әдәби сүз / кеше, әдәби сүз / милләт, кеше / тормыш, табигать / кеше һ.б.). Бу дөнья модельләренә тәңгәл поэтик принциплар булдырыла: көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятыннан алынган алымнар традицион шәрык структуралары белән керешә; төрле язучылар иҗатындагы тотрыклы билгеләр шәхси вариантларда гамәлгә куела һәм һәр язучының метод һәм стиль үзенчәлеге хакында сөйли. Бу катлаулы һәм төрле материал бөтенлекле һәм системалы төстә галимәнең яңача язылган монографиясендә тәкъдим ителә. (Дөнья сурәте үзгәрү: ХХ йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр: Монография. – Казан: Мәгариф, 2006. – 191 б.)

Әлеге теманың дәвамы булып 1960-1980 еллар әдәби-тарихи барышын татар әдәбияты тарихындагы үзенчәлекле дәвер – авангард эзләнүләр һәм тәҗрибәләр активлашкан чор буларак өйрәнү тора. «1960–1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр» (2015. 383б.) монографиясендә татар әдәбият фәнендә беренче булып «авангард», «яңачалык», «1960 еллар яңарышы», «алтмышынчы елгылар» төшенчәләре, «беренчел» һәм «икенчел» иҗат системаларын тикшерү ярдәмендә яңа күренешләр һәм процессларның әдәби-эстетик табигате ачыклана, мәдәниятнең классик булмаган һәм постклассик типлары нигезендә яткан иң мөһим багланышларның үзара мөнәсәбәтләре күзәтелә.

Татар гуманитар фәннәрендә иң катлаулылардан булган теманы сайлап, Д.Заһидуллина аны төрле аспектларда тикшерә: авангард эстетика һәм поэтика чикләрендә күп кенә күренекле шагыйрьләр (Г.Афзал, Ш.Анак, М.Әгъләмов, Р.Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Р. Харис, Р. Фәйзуллин, И.Юзеев) һәм прозаиклар (Г.Ахунов, Ә.Баян, Г.Бәширов, М.Галиев, А.Гыйләҗев, Ә.Еники, М.Мәһдиев, Х.Сарьян, Н.Фәттах, Ш.Хөсәенов, М.Юныс) иҗаты анализлана, авангардист-язучылар иҗатының нигезенә салынган әдәби-эстетик принциплар барлана, аларның ХХ йөз башындагы модернизмга нисбәтле дәвамчанлыгы билгеләнә, прозада һәм поэзиядә авангард эзләнүләрнең төп юнәлешләре ачыклана: экспрессионизм, символизм, сюрреализм, психологик абстракционизм шундыйлардан. Хезмәтнең үзенчәлеге булып 1960-1980 еллар әдәби барышындагы гына түгел, бәлки югарыда санап үтелгән язучыларның иҗатына хас эчке эстетик сыйфатлар һәм законнар, бу чор татар әдәбияты өчен мөһим текстлар билгеләнүне күрсәтергә кирәк.

Галимә әдәбиятта миллилек категориясенә: дөньяга милли-мәдәни караш формаларына, милли иҗат логикасына һәм традицияләргә, фәлсәфәгә, милли характер, менталитетка, этник кыйммәтләр һәм идеаллар системасына аеруча игътибар бирә. Тикшеренүләренең мөһим нәтиҗәсе булып, әлеге теманы һәм теоретик, һәм тарихи-әдәби яссылыкларда дәвам итү мөмкинлеге бирә торган гомумиләштерү ясала: «Татар әдәбиятында авангард тәҗрибәләр башка мәдәниятләрдәге мондый күренешләргә охшатып түгел, бәлки милли әдәбиятны халык җырына якынайту, аның образлар, алымнар һәм чаралар системасын киң файдалану, төрки-татар фольклорында шигырь төзелеше үзенчәлекләрен тергезү; поэзиядә – эзоп теле алымына мөрәҗәгать итү, яшерен эчтәлек һәм өстәмә мәгънәләр тудыру, татар прозасында исә – тәнкыйди башлангычның көчәюе, әдәби әсәрләрдә тыелган темалар һәм асылы белән милли проблемалар белән бергә, романтизм, психологизм, экзистенциальлек традицияләрен яңарту, шулай ук постромантизм, лирик проза, орнаментализм һ.б. яңа күренешләр барлыкка китерү аша башлана. Шулай итеп, ХХ гасыр уртасы татар әдәбиятында яңарыш аерым язучылар һәм шагыйрьләрнең милли әдәбиятның киләчәге хакындагы күзаллауларыннан чыгып башкарыла. Бу очракта без авангард сәнгать милли әдәбиятка алып кергән эстетик яңалыкларга гына түгел, авангардның «үзгә чынбарлык философиясенә» әйләнүенә дә игътибар итәбез» (Д.Заһидуллина, 2015).

«Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык)» (2006, 255 б.) монографиясендә гасырлар чиге әдәби-тарихи барышының үсеш-үзгәреш теориясе элеккеге идеологик һәм мәдәни кыйблалар үзгәргән, иҗади тәҗрибәләр һәм яңа әдәби алымнарны үзләштерү башланган күчеш чорына бәйләнә. Гасыр чигенең төп билгесе итеп Д.Заһидуллина төрле әдәби системалар (реализм, романтизм, модернизм һәм постмодернизм) үзара бәйләнештә яшәгән татар прозасының синтезга омтылышын күрсәтә. Синтетизм милли иҗади фикерләүнең фундаменталь үзенчәлеге, тарихи-әдәби барышның универсаль закончалыкларын чагылдыра торган күренеш, бер үк вакытта әдәби системаларның милли-мәдәни үзбилгеләнүенә ярдәм итә торган процесс итеп карала. Галимә фикеренчә, 1980 елларга татар прозасының алга таба үзгәрешен тәэмин итәрлек стиль тенденцияләре формалашып җитә, болар – анда лирик-эмоциональ, тәнкыйди, публицистик башлангычларның көчәюе, психологизмның тирәнәюе...

«Татарская поэзия рубежа ХХ-ХХI веков (1986-2015): эстетические ориентиры и художественные поиски» (2017, 268 с.), «Современная татарская проза (1986-2016): основные тенденции историко-литературного процесса» (2017, 246 с.), «Татарская поэзия и проза рубежа ХХ-ХХI веков: эстетические ориентиры и художественные поиски» (2018, 287 с.) монографияләрендә беренче тапкыр советтан соңгы дәвер татар әдәбиятының тулы һәм ачык картинасы тергезелә. Алдагы монографиядәге кебек үк, татар әдәбияты үсешендәге яңа этап төп әдәби юнәлешләр: «романтизм», «яңа романтизм» һәм «постромантизм», «реализм» һәм «яңа реализм», «модернизм» һәм «постмодернизм» хәрәкәте аша күзаллана, аларның татар әдәбиятында үзгәлеге, әйтик, рус әдәбиятындагы эчтәлеккә тәңгәл булмавы билгеләнә. Әдәби юнәлешләр һәм агымнар типологиясе һәм күренекле шагыйрьләр (Р.Аймәт, Ш.Гаделша, Л.Гыйбадуллина, Р.Зәйдулла, Б.Ибраһим, И.Иксанова, Й.Миңнуллина, М.Мирза, Р.Мөхәммәтшин, Г.Салим, Ф.Сафин, Сөләйман,) һәм прозаиклар (Ф.Бәйрәмова, Р.Бәшәр, М.Вәлиев, Р.Вәлиев, Р.Габделхакова, Р.Галиуллин, Г.Гыйльманов, Н.Гыйматдинова, В.Имамов, М.Кәбиров, Ф.Латыйфи, Т.Миңнулин, Ф.Садриев, Ф.Сафин, З.Хәким һ.б.) иҗат дөньясының модельләре, шуларның әдәби принципларда һәм сурәтләү алымнарында чагылышы анализлана.

Хәзерге әдәбият белеме фәненең методологик эзләнүләре контекстында «Татарская поэзия рубежа ХХ-ХХI веков (1986-2015): эстетические ориентиры и художественные поиски» монографиясендә тәкъдим ителгән милли әдәби-тарихи барышның лирик субсистемасын өйрәнү принциплары да гаять перспективалы. Болар – индивидуаль поэтик сөйләмнәрне һәм әдәби системаны хәрәкәттәге шәхси эзләнүләр яссылыгында анализлау; иҗади новаторлык феноменының дөньяны модельләштерүгә, социомәдәни һәм шәхси поэтик контекстларга тәэсирен күзәтү; әдәбиятны синхрон һәм диахрон тикшерү.

«Современная татарская проза (1986-2016): основные тенденции историколитературного процесса» монографиясе башкача язылган. Күптөрле әдәби-тарихи материал анда дүрт проблемалы-концептуаль циклга тәңгәлләштереп урнашкан: «Реализмның үзгәрүе», «Хәзерге татар прозасы: романтик һәм экзистенциаль фикерләү типлары», ««Күчеш» чорында интеллектуаль проза», «Классик булмаган парадигма – постмодернизмга таба». Китапның кереш өлешендә автор үзенең төп теоретик-методологик максатын, материалны ничек сайлавын болай аңлата: «Татар әдәбиятындагы теге яки бу әсәрне анализ өчен сайлау аларның иҗади кыйммәте белән генә түгел, бәлки эстетик концепцияләренең яңачалыгы белән билгеләнде. Без, гомуми әдәби барыштагы төп хәрәкәт юнәлешләрен күзәтү өчен, татар прозаикларының үзгәрешләр, милли сүз сәнгатенең үсеше яссылыгында актуаль булган текстларны сайладык» (4 б.). «Яңачалык» төшенчәсе галимә өчен әдәби-эстетик үзгәрешләрне, аларның хәрәкәтен һәм эчке логикасын, мәгънәсен аңлауда иң мөһим кыйммәт булып санала. Шушы юнәлешне эзлекле үстерә барып, Д.Заһидуллина милли әдәбият тарихының системалы-динамик моделен эшли. Әлеге модель хәзерге чор әдәбияты үсешен – узган белән араны өзү һәм аңа әйләнеп кайту, традицияләр һәм яңачалык, «үз» һәм «чит», тотрыклылык һәм хәрәкәтчәнлек, универсальлек һәм уникальлек синтезы буларак шәрехләү өчен иң кулае булып тора.

Галимә тарафыннан әдәби анализ методологиясен һәм методикасын булдыру өлкәсендә зур эш башкарылган. Бу эзләнүләрнең фәнни кыйммәте, беренчедән, XIX–XX гасырларда булган әдәбият белеме концепцияләрен гомумиләштереп бөтенлекле һәм системалы шәрехләүдә; икенчедән, адекват тикшерү-анализлау инструментарие булдыруда; аның җитди сынау узуы исә гамәли куллану мөмкинлекләрен күрсәтә; өченчедән, хезмәтләр әдәбият белеменең үсеш процессын өйрәнүгә өлеш кертә.

Д.Заһидуллина катнашында һәм җитәкчелегендә әзерләнгән дәреслекләр, укуукыту ярдәмлекләрендә милли әдәби системаларның уникальлеген, үзенчәлеген ачуга, милли әдәби традицияләрне аларга хас һәм еш кына башка телгә күчерелә алмый торган үзенчәлекле семантик һәм образлар тирәлегендә тикшерүгә; әдәбият белемендәге билгеле методларны татар әдәбиятын анализлауда куллануга караган өлешләр аеруча кызыксыну уята. Материалның киң алынуы нәтиҗәләрне мөмкин кадәр тулы һәм барлык әһәмиятле чыганакларны файдаланып чыгаруда – иҗат психологиясен, текстның милли спецификасын тирәнтен аңлау, дәлилләрнең ышандырырлык булуы, теоретик һәм әдәби-тарихи материалның органик тоташуында чагылыш таба.

Д.Заһидуллинаның галим-тикшеренүче таланты укытучы һәм фәнни җитәкчелек сәләте белән аерылгысыз. Аның әдәбият теориясе һәм тарихы курсларында берничә буын филологлар тәрбияләнде. Үз фәнни өлкәсендә ул көчле рухны, югары идеалларны, гуманизмны, милләт язмышына кагылган гамьне аерып чыгара белә.

Казан университетында эшләү елларында Дания Фатих кызы студентларның хөрмәтле укытучысы, аларның яраткан курс һәм диплом эшләре җитәкчесе булды. Аның җитәкчелегендә 8 кандидатлык һәм 2 докторлык диссертацияләре якланган. Аспирантлар һәм докторантлар белән тема сайлаудан, максат-бурычлар билгеләүдән – документларны ВАКка җибәрүгә кадәр һәм аннан соң аларның язмышыннан ераклашмыйча яши белә ул.

Д.Заһидуллина – татар әдәбиятын популярлаштыруга, аның әдәби-эстетик тәҗрибәсен рус телле укучыга җиткерүче масштаблы проектларның инициаторы да. 2008 елдан Татарстан китап нәшриятында «Мир татарской литературы» дигән, урта һәм югары уку йорталары укучыларына, укытучыларга, шулай ук татар әдәбияты белән кызыксынган һәркемгә адресланган китаплар сериясе чыгып килә. Бу сериядәге китаплар ХХ гасыр татар әдәбияты классикларының әсәрләрен, авторларның тормышы, иҗаты хакында аналитик мәкаләләр, аерым әсәрләрнең анализын, мөстәкыйль эш өчен сораулар һәм биремнәрне үз эченә ала.

Дания Заһидуллина турында бик күп язарга мөмкин… Ул галим, педагог, җәмәгать эшлеклесенең үрнәге. Аның иҗат кредосын, минемчә, бөек татар язучысы Ә.Еники сүзләре белән формалаштырырга мөмкин: «Иҗат эше минем өчен башта ук шәхси эш, өзлексез уйлану белән бәйләнгән күңел һәм намус эше иде. Мин бары үзем белгәнне, үзем ышанганны гына язарга тиеш дип уйлый идем». Аннары Ә.Еники болай дип дәвам итә: «Язу – акыл һәм йөрәк эше – миңа калса, иң авыр эш. Таләпләр күп, җаваплылык бик зур. Менә шул җаваплылыктан курыкмас өчен, төрле таләпләр алдында югалып калмас өчен, язучы иң элек, ничек дим, үзенең төп максатын билгеләргә тиеш (кыйбласын дип әйтергә дә ярый). Ә максат ул – нәрсәгәдер ышану, нәрсәнедер бик нык теләү дигән сүз... Бары шул нигездә генә иҗат итәргә мөмкин».

«Дания Фатих кызы Заһидуллина» исеме инде күптән зыялылар арасында символик мәгънә алды, аның китаплары исә филологик мирасның алтын фондына керә.

Укучылары, коллегалары һәм дуслары галимәне юбилее белән ихлас күңелдән котлый, аңа ныклы сәламәтлек тели һәм яңа хезмәтләр көтә. Һәрвакыттагыча, алар татар әдәбиятын аңлауда яңа мөмкинлекләр ачар.

 

"КУ" 10, 2019

Фото: "Казан утлары"

архивыннан

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев